03.06.2014 - Икътисад

Төпкел төбәктә офис җиһазы җитештереп буламы?

Районның социаль-икътисади үсеше аның географик урнашуы һәм урман сәнәгате тармагы, авыл хуҗалыгы, туризм үсеше белән турыдан-туры бәйле. Караидел урманчылары сәнәгать җитештерүендә матур гына уңышларга ирешә һәм ул күрсәткечләр елның-елында яхшыра бара. Бу тармакка арта баручы инвестицияләр үз нәтиҗәсен бирә: яңа предприятиеләр һәм җитештерү күләмнәре арта, урындагы халыкка эш урыннары булдырыла. Районда былтыр 71 эшсез нәкъ менә яңа оештырылган җәмгыятьләрдә эшле булган. Былтыр Караидел районында бу тармакта 206,4 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырсак, үсеш 118 процент тәшкил итә. Ә агач хәзерләү күләменә күз салсак, ул өч тапкыр (!) арткан.

Югарыда китерелгән күрсәткечләр артуына бу юнәлештә эшләүче кече предприятиеләр дә зур өлеш кертә, районда аларның саны өч дистәдән артып китә. Шуларның берсе, узган елның көзендә генә оештырылган “Техноспецсервис” җәмгыятенең эше белән без Яңа Муллакай авылында таныштык. Аның җитәкчесе, булдыклы эшкуар Владимир Тупицын, һәрвакыттагыча, ашыгыч эшләр белән сәфәрдә иде. Безне авыл хакимияте башлыгы Вячеслав Кальсин каршы алды һәм предприятие бригадиры Роман Зверев белән таныштырды.

— Дөресен генә әйткәндә, без аякка басып кына киләбез әле, әмма инде уңышларыбыз да бар, — ди Роман Евгеньевич. — Менә кичә генә Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәренә тышкы һәм бүлмәләр өчен тәгаенләнгән 8 ишек, агачтан эшләнгән 2 евротәрәзә озаттык, анда алар күргәзмәгә куелачак. Район үзәгендәге “Мастер” кибетендә дә безнең продукция үрнәкләре бар, әле менә Уфа өчен әзерлибез.

Роман әйтүенчә, әлеге җәмгыятьне “игезәкләр” дип тә атап буладыр, чөнки мебель җиһазларын эшләү өчен чималны шундый ук булдыклы малтабар Фидрат Ахунов җитәкләгән кече предприятие әзерләп бирә. Аның пилорамасы янәшәдә генә урнашкан, ул агачны кирәкле калынлыкта һәм озынлыкта ярдырып, такталарны киптереп, тиешле кондициягә җиткерә.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»