28.05.2014 - Икътисад

Безнекеләр дә Кытайны үзләштерсен!

26 майда Республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кытайга сәфәрдәге һәм Петербург халыкара икътисади форумындагы эшчәнлеккә йомгак ясады.

Мәгълүм булуынча, 18-21 майда Башкортстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына рәсми сәфәре үтте. Республика башлыгы андагы очрашулар һәм килешүләрне җентекле санап чыкты. Ул “Ляонин Нефтемаш” белән берлектә республикада авыр бораулау җиһазлары җитештерү өчен нигез булдырылачагы турында килешү төзелүен әйтеп үтте. Предприятие җитәкчесе июльдә үк республикага килергә һәм яңа производствоны урнаштыру вариантларын карарга әзер.

— Кытай Халык Республикасы белән бу эшне арытаба да алып барачакбыз. Безнең башлангычны Кытай компартиясенең Ляонин провинциясе комитеты секретаре да  хуп­лады. Без аның белән очраштык. Ул провинциядәге иң зур җитәкче, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика башлыгы Русия Президенты Владимир Путинның Кытайга рәсми сәфәре программасы кысаларында безнең республика Цзянси провинциясе Хөкүмәте белән Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелу турында әйтеп үтте. Моннан тыш, Цзянси провинциясе губернаторы Лу Синьше белән сөйләшүләр алып барылды.

— Тәгаен эш башлау өчен Цзянси провинциясе делегациясен якын арада кабул итүгә әзерләнергә һәм агымдагы елның сентябрь-октябрендә безнең республика делегациясенең Кытайга рәсми сәфәрен планлаштырырга кирәк. Бу атнада провинциядән безгә логистика үзәкләре, сәүдә предприятиеләре төзергә ниятләүче эшкуарлар төркеме киләчәк. Алар белән сөйләшүләр үткәрү мөһим. Кытай Халык Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча оештырылган эшләр Башкортстан Республикасы халкына файда китерергә тиеш. Монысын мин аеруча сызык өстенә алам, чөнки бездә Кытай бизнесы гына эшләргә тиеш түгел, безнең предприятиеләр һәм эшкуарлар да бу ил территориясендә эш алып баруда катнашырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика башлыгы Кытай предприятиеләре һәм территорияләре белән үзара бәйләнеш булдыру буенча эшче төркем оештырырга кушты.

— Эшче төркемне ике-өч көндә оештырырга кирәк. Аңа республика Хөкүмәте әгъзалары, Кытай эшкуарлары белән берлектә эшләү күзалланган бизнес-берлек, шәһәр, муниципалитетлар вәкилләре керергә тиеш. Төркемнең эш планын билгеләргә, бу килешүләрне үстерергә һәм шулай итеп Кытай ягы белән эшне дәвам итәргә кирәк, — диде Президент.

Республика башлыгы, шулай ук, Петербург халыкара икътисади форумының  төп йомгакларына тукталды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»