28.05.2014 - Икътисад

Завод. Вертолетлар. Сәүдә үзәге...

Рөстәм Хәмитовның Ляонин провинциясендә “Хайчен Нефтемаш” корпорациясе җитәкчеләре белән очрашуы аерым игътибарга лаек. Эшлекле очрашуда Башкортстанда бораулау җиһазлары заводы булдыру буенча инвестицион проект тикшерелде. Атап әйткәндә, Башкортстан территориясендә авыр бораулау җиһазлары җитештерү буенча Русия-Кытай машина төзү предприятиесе булдыру турында сүз бара. Билгеле, проект гамәлгә ашса, ике як та отачак. Җәлеп ителгән инвестицияләр республикада яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк. Яңа сәнәгать объекты бюджетка салымнарны кертүне дә арттырачак. Башкортстанда эшләнәчәк җиһазга ил төбәкләреннән тыш, чит илләрдә дә ихтыяҗ булачагына өмет зур. Республиканың нефть чыгару һәм эшкәртү предприятиеләренә дә үзебездә эшләнгән җиһазларны куллану бары тик файдага булачак.

Шанхайда Башкортстан Хөкүмәте һәм Цзянси провинциясенең Халык Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар  өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.  Документка Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Цзянси провинциясе Губернаторы Лу Синьше кул куйдылар.

— Провинциядәге “Бакыр Цзянси” компаниясе дөньяда иң эреләрдән санала, — диде Лу Синьше әфәнде. — Былтыр компания вәкилләре Башкортстанда булып кайтты. Алар сезнең сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек булдырып, берлектә тау рудасы сәнәгатен һәм бакырны тирәнтен эшкәртүне җайга салырга тели. Бездә вертолетлар җитештерүче предприятие дә бар. Бу юнәлештә дә Башкортстан белән хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Цзянсидан бер компания Уфада сәүдә үзәге төзергә исәп тота. Тәкъдим ителгән проектларны хуплавыгызны сорыйбыз.

— Бакыр сәнәгате, вертолетлар төзү һәм табигый ресурсларны файдалану проектларын телгә алдыгыз, — диде Рөстәм Зәки улы. — Һәммәсе дә кызыклы. План төзеп, эшли башлаячакбыз.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Power China компаниясе җитәкчелеге белән дә очрашты. Компания Кытайдагы гидрокорылмаларның якынча 70 процентын төзегән. Шулай ук, дөнья күләмендә гидротехник эшләрнең яртысын диярлек башкара. Автомобиль юллары, күперләр, тоннельләр төзи. Күренүенчә, дөньяга билгеле компания белән хезмәттәшлек итү Башкортстанга яңа мөмкинлекләр ача.

Кытай белән Башкортстан арасындагы икътисади бәйләнешләрнең җанлануы — уңай күренеш. Көнбатыш белән АКШ Русиягә санкцияләр белән янаган өчен генә түгел. Безне Кытай белән элек-электән дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Дөньяга карашыбызда да уртак яклар күп. Иң мөһиме — алар икесе дә АКШ һәм үсешкән илләрнең сыбызгысына биергә, аларның колына әверелергә теләми. Ниһаять, бәйләнешләр яңа дәрәҗәгә күчте.  Эшкә тотынып, сәфәр вакытында нигез салынган проектларны гамәлгә ашыра алсак, икътисади санкцияләрнең йогынтысын әллә ни сизмәячәкбез. Алай гына да түгел, дөнья икътисады лидерына әверелгән Кытайның Русиягә якты йөз күрсәтүе,  Көнбатышны уйлануга этәреп, көнчыгыштагы күршесенә мө-нәсәбәтен уңай якка үзгәртүгә оеткы салырга мөмкин. Якын киләчәктә АКШ санкцияләре белән бер ялгызы торып калмагае...

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»