21.05.2014 - Икътисад

Кече бизнес – чаң, монополистлар акча суга...

Страховка түләүләренең икеләтә артуы кече бизнесның хәлен тагын да авырайтты, нәтиҗәдә, аз куәтле предприятиеләр ябылырга мәҗбүр булды. Ни өчен закон кабул иткәндә малтабарларның фикере исәпкә алынмаган? Кече бизнесның яңадан-яңа киртәләргә юлыгуы кемнәр өчен отышлы? Дәүләт жыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты белән Татарстан Дәүләт советының икътисад, инвестицияләр һәм малтабарлык комитеты Туймазы районында берлектә утырыш үткәрделәр. Анда кече бизнесны үстерү һәм бу юнәлештә төбәкара хезмәттәшлек юллары каралды. Утырышны Дәүләт жыелышы-Корылтай комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин алып барды.

Башта делегация Октябрьский шәһәренең, Туймазы районының әйдәүче җитештерү һәм сәнәгать предприятиеләрендә булды. Утырышның пленар өле­­ше район хакимиятендә үтте.

– Башкортстанда 128 мең кече һәм урта бизнес субъекты бар, – диде республиканың икътисади үсеш министры урынбасары Рөстәм Казыйханов. – Бу сан 2012 ел күрсәткеченнән 9,5 процентка кимрәк. Бер бездә генә түгел, мондый хәл ил күләмендә күзәтелә. Сәбәбе – шәхси малтабарлар өчен страховка түләүләренең ике тапкыр арттырылуы. Бу очракта без нәрсә эшли алабыз? Малтабарларга төрле программалар аша ярдәм итәбез. Әйтик, бизнесны муниципалитетлар аша да субсидиялибез. Районның һәм шәһәрнең икътисади үсешенә бу­­лышлык итүче башлангыч­ларга өстенлек бирелә. Бизнес-инкубаторлар, малтабарлар мәк­тәпләре, мәгълүмат-консультация үзәкләре дә уңышлы эшләп килә. Башкортстанда ил төбәкләре арасында беренче­ләрдән булып малтабарлар хокукларын яклау буенча вәкил эшли башлады. малтабарларга эш башларга, яңа пред­прия­тиеләр оештырырга ярдәм кулы сузабыз. Ләкин бу гына җитми. Малтабарлар мондый ярдәмне ныклап аякка басканчы тоярга тиеш. Киләчәктә бу юнәлештә дә эшләячәкбез.

Ахыры PDF-версиясында


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»