15.02.2014 - Икътисад

Социаль-икътисади үсешне төгәлрәк фаразлау мөһим

Гәзит укучыларыбызны Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетларының  эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез. Республика парламентының Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш буенча комитетына Рузалия ХИСМӘТУЛЛИНА җитәкчелек итә. Бу комитетның эшчәнлек даирәсе, бурычлары һәм вәкаләтләре, әлеге вакытта нинди мәсьәләләр өстендә эшләвен тулырак  яктырту өчен без аның рәисенә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Рузалия Сафиулловна, Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре, аңа йөкләтелгән бурычлар турында сөй­ләп китсәгез иде.

— Комитетның аталышы ук аның эшчәнлегенең юнәлешләрен ачып бирә. Беренче чиратта, ул бюджет процессы белән бәйле законнарны формалаштыру, республиканың социаль-икътисади үсе­шен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне фа­разлау, Башкортстанның бюджет турындагы закон проектларын тикшереп, үзгә­решләр кертү, аларны Дәүләт җые­лышы-Корылтайга тәкъдим итү белән бәйле. Моннан тыш, Комитет Русия салым һәм бюджет законнары тарафыннан билгелән­гән, үзенә бирелгән вәкаләтләр­гә ярашлы, салым законнарын көйләү, Башкорт­станның Инвестицион һәм Юл фондларын формалаштыру, милек мөнә­сәбәт­ләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү, республикада милек белән идарә итү һәм башка мәсьәләләр белән шөгыль­ләнә.

Комитет Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан кабул ителгән Башкортстан законнары үтәлешен контрольдә тота, закон һәм башка норматив актларның гамәлгә ашырылуына анализ ясый, законнарга мониторинг үткәрә.

— Сезнең урынбасарыгыз кем, Комитет составына нинди депутатлар керә?

— Михаил Бугера (Бердәм республика сайлау округыннан сайланган) минем урынбасарым булып тора. Михаил Евгеньевич — дәүләт властеның вәкаләтле органнарында эшләүдә бай тәҗрибә туплаган шәхес. Ул 12нче чакырылыш Башкортстан Югары Советының Республиканы социаль һәм икътисади үстерү буенча даими комитетында эшләде, икенче, өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Дәүләт корылышы буенча комитеты рәисе урынбасары булды.

Рәис һәм аның урынбасарыннан тыш, безнең комитетка 14 депутат керә. Алар — республиканың эре предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре. Алтысы алдагы чакырылышларда депутат булып сайланган иде. Комитет әгъзалары — Артюхов Александр Викторович, “Уфа моторлар төзү берләшмәсе” җәмгыяте директоры (Бермандатлы 2нче Инорс сайлау округы), Әхмәтшин Альберт Әмир улы, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры (Бермандатлы 46нчы Чәрмәсән сайлау округы), Баһаветдинов Наил Җәүдәт улы (Бердәм республика сайлау округы), Галләмов Флүр Фәнәви улы, “Башкомснаббанк” идарәсе рәисе (Бердәм республика сайлау округы), Гатауллин Вадим Валерьевич, “Стройфедерация” инвестиция-төзелеш компаниясе директоры (Бердәм республика сайлау округы), Князев Николай Иванович, “Башспирт” җәмгыяте генеральный директоры (Бермандатлы 37нче Баженово сайлау округы), Кулаков Илья Игорьевич, “Витценман-Россия” предприятиесе директоры, “Макспром” җәмгыяте президенты (Бердәм республика сайлау округы), Мөсифуллин Альберт Рәис улы, “Уфа шәһәренең инвестицион-төзелеш комитеты” предприятиесе директоры (Бердәм республика сайлау округы), Нигъмәтуллин Ирек Газиз улы, “Газ-Сервис” “Уфагаз” җәмгыяте филиалы директоры (Бердәм республика сайлау округы), Павлов Валентин Николаевич, Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры (Бердәм республика сайлау округы), Хантимеров Фоат Галәветдин улы, Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлек­чәсе җитәкчесе (Бердәм республика сайлау округы), Чистяков Константин Вячеславович, “Башнефть” җәмгыятенең департамент директоры (Бермандатлы 50нче Туймазы сайлау округы).

Эре предприятие һәм оешма җи-тәкчеләре буларак, Комитет әгъзалары без кабул иткән законнарның гамәлдә үтәлешенә бәя бирә, шулай ук, республика икътисады өчен актуаль булган яңа законнар тәкъдим итә.

— Комитет нинди закон проектлары әзерләде һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәкъдим итте?

— Комитет тарафыннан “Русия Федерациясе Салым кодексына үзгәреш-ләр кертү турында” федераль закон проекты эшләнде. Бүген бу закон проекты Русия Хөкүмәтенә юлланды. Шулай ук, безнең Комитет тарафыннан “Башкортстан Республикасы Контроль-исәп палатасы турында”, “Республика максатлы программалары турында” закон проектлары эшләнде. Комитетның чираттагы утырышында “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Башкортстан Республикасы законнары үтәлешенә контроле турында” закон проектына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралачак.

— Комитетның ничә утырышы үтте, аларда нинди мәсьәләләр каралды?

— Комитет көзге сессиядә — 4, язгы сессиядә 1 утырыш үткәрде. Бишенче чакы­рылыш Дәүләт җыелышы депу­татларының беренче эш көннәреннән үк Комитет бюджет документлары — 2014 елга һәм 2016 елга кадәр чорга Баш­корт­станның социаль-икътисади үсеш фаразы, “2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында”, “2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы план чорына Мотлак медицина страховкалавының Башкортстан Республикасы территориаль фонды бюджеты турында” закон проектларын карады.

Шулай ук, Комитет утырышында инвестицион эшчәнлек белән шөгыльлә­нүче оешмаларга салым ставкасын ки­метү, оешмалар милкенә салым турында Башкортстан законнары үтәлеше тикшерелде.

— Комитетка документлар, гражданнардан һәм оешмалардан мөрәҗәгатьләр күп киләме? Депутатлар гражданнарны кабул итү үткәрәме?

— Узган елның октябреннән бүгенге көнгә Комитетка 154 документ килде.

Көзге сессия вакытында безнең комитет әгъзаларына гражданнардан — 416 һәм оешмалардан 106 мөрәҗәгать килде. Депутатлар үзләре сайланган округ­ларында, фракция әгъзалары “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси пар­тиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны даими кабул итә. Депутатлар 205 кешене кабул итте. Кабул итү турында мәгълүмат матбугатта, район һәм шәһәр хакимиятләренең рәсми сайтларында басыла.

— Сезнең Комитетка хат һәм мөрәҗәгатьләрне ничек юлларга?

— Мөрәҗәгатьләрне түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: 450008, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46.

Гражданнар, шулай ук, үз хатларын, мөрәҗәгать юллау формасын тутырып, Дәүләт җыелышы-Корылтайның “интернет кабул итү” бүлегенә юллый ала. Ул Дәүләт җыелышының рәсми сайтында, “Гражданнар мөрәҗәгате” бүлегендә урнаштырылган.

Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш буенча комитет рәисенең кабул итү бүлмәсе телефоны: (347) 250-19-87.

Фәнүз Хәбибуллин әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»