12.02.2014 - Икътисад

Эш хакы һәм хезмәт хәвефсезлеге

Былтыр Башкортстанда социаль хезмәткәрләрнең эш хакы — 69, ә социаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнеке 31 процентка арткан. Бу хакта хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ведомствоның киңәйтел-гән коллегия утырышында белдерде.

— Узган елда аерым категория хезмәт-кәрләрнең эш хакын күтәрү максатында республика бюджетыннан 4 миллиард 256 миллион сум бүленде. Якынча исәпләүләр буенча, без Русия Президентының “май указларын”да билгеләнгән дәрәҗәгә ирештек, — диде Ленара Хә­ким кызы. — Социаль хез­мәт­кәрләрнең эш хакы арту белән беррәттән аларның эш­чән­ле­генә таләпләр дә көчәя. Хәзер эшнең нәтиҗә­лелеге башкача бәяләнә, “нәтиҗәле контракт” дигән төшенчә керде. Дәүләт һәм муниципалитет эшне яхшырак башкаручы хезмәткәрне һәм оешманы сайлау, социаль хезмәтләндерүгә бүленгән акчаны аларга юнәл­тү мөмкин­леге бирелә.

Ведомство җитәкчесе фи­ке­ренчә, “Башкортстанда эш урыннары булдыру” программасын кабул итү, Европа социаль хартиясе семинарын үткәрү, 2014-16 елларга Башкортстан Хөкүмәте, Профсоюзлар федерациясе һәм эш бирүчеләр берләшмәсе арасында төзелгән республика килешүе узган елның мөһим вакыйгалары булып тора. Документ социаль сәясәт, хәвефсез эш шартлары булдыру, халык­ның мәшгульлеген тәэмин итү мәсьәләләрен үз эченә алган 190 йөкләмәдән гыйбарәт. Ки­лешүдә “1 сентябрь 1нче сыйныфка укырга баручы ба­ланың әнисе өчен ял көне” дигән пункт та сакланган.

Агымдагы елның 1 гыйнва­рыннан Русиядә 28 ел гамәлдә булган эш урыннарын аттес­та­цияләү процедурасы урынына хезмәт шартларын бәя­ләүнең махсус системасы кертелде. Аңа ярашлы хәзер илдә эш урыннары “оптималь класс”, “мөмкин булган класс”, “зарарлы класс” һәм “куркыныч класс”ка бүленә.

Дәүләт инспекцияләренең күзәтчелек буенча эшчәнлек принциплары үзгәрә. Башкортстан Русиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы үткәргән “Ачык инспекция” пилот проектында катнаша. Проектның максаты — хезмәт законнарын бозуны тикшерүдән аларны кисәтүгә күчү, эш бирүче һәм хезмәт­кәрләрнең белемен күтәрү, үзара конфликтларны булдырмау.

— Хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль окру­гының 14 төбәге арасында, Татарстан, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Самара өлкәлә­рен­нән кала, Башкортстан бишенче урында. Бүгенге көндә республикада уртача эш хакы 21943 сум. Уфа (31198 сум) һәм Салават (26372 сум) шә­һәр­ләрендә, Уфа (28037 сум) һәм Калтасы (26525 сум) районнарында уртача хезмәт хакы күләме республика күрсәтке­ченнән югарырак, — диде министр урынбасары Әлфир Садретдинов. — Бюджет өлкәсен­дә хезмәт салучыларның эш ха­кы уртача республика дәрә­җәсенә якынайды. Өч елда бюджет өлкәсендә эшләүче­ләрнең хезмәт хакын 1,5 тапкырга күтәрергә дигән республика Хөкүмәте йөкләмәсе үтәлде.

Югары хезмәт хакы билге­ләнү бер нәрсә, аны вакытында түләргә дә кирәк бит әле. Министр урынбасары сүзләренә караганда, хезмәт хакы буенча 2013 ел башында булган 55 миллион сумлык бурыч ел ахырына 2,3 миллион сумга калган. “Асылда исә хезмәт хакы буенча бурыч статистика мәгъ­лүматларында теркәлгән саннардан дистәләрчә тапкыр югары. Чөнки банкрот-пред­прия­тиеләрдән мәгълүматлар монда исәпкә алынмаган. Бу юнәлеш­тә эшне көчәйтү максатында республикада хезмәт хакы бурычларын бетерү буенча чаралар планы төзелде”, — диде Әлфир Садретдинов.

Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгъ-лүматларына караганда, 2013 елда республика икътисадында хезмәт салучы 70 кеше (2012 елда — 81 кеше) һә­лак булган һәм 151 кеше (2012 елда 203 кеше) авыр тән җәрәхәтләре алган. Авыл хуҗа­лыгы, электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин итү дәүләт идарәсе оешмаларында һәлак булучылар саны арткан. Белорет, Благовар, Илеш, Туймазы, Учалы районнарында, Уфаның Октябрь районында производствода авыр тән җәрәхәтләре алучылар саны үскән. Бу тер­ри­торияләрдә ел дәвамында 35-45 оешмада хезмәт хәвеф­сезлеген тикшерү буенча чаралар үткән. Благовар райо­нында исә бары тик 6 оешма гына тикшерелгән. Благовар, Учалы районнарында, башка­ланың Октябрь районында хезмәт хәвефсезлеген тикшерү ведомствоара комиссиясенең бары тик бер генә утырышы үткән.

Былтыр хезмәтне саклау бел­гечләре тарафыннан 1546 оешмада (2012 елда— 7812) тикшерү үткәрелгән, 6856 закон бозу очрагы ачыкланган. Калтасы, Краснокама, Тәтешле, Әбҗәлил, Баймак һәм Зилаер районнарында бу эшкә җитди игътибар бирелми.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә эш шартлары яхшырмый. Башкортстанда да бу җәһәттән күрсәткечләр мактанырлык түгел. Әлеге вакытта республикада 100 меңгә якын кеше, производствода эшләү­челәрнең 28,5 проценты зарарлы шартларда хезмәт сала.

Былтыр республикада 1572 оешма (2012 ел белән чагыштырганда үсеш 108 процент) эш урыннарына аттестация үткәргән. Авыл хуҗалыгында, агач эшкәртү сәнәгатендә аттестация үткәрү эше сүлпән бара. Эшкәртү сәнәгате, төзе­леш һәм транспорт тармакларында да аттестацияләү күр­сәт­кечләре түбәнәя. Архангель, Ярмәкәй, Зилаер районнарында эш урыннарын аттестац­ия­ләү бөтенләй үткәрелмәгән, ә Әбҗәлил, Аскын, Баймак, Борай, Гафури, Зианчура, Иглин, Калтасы, Стәрлебаш, Стәрле­тамак, Хәйбулла районнарында бу эш 1-2 оешмада гына үткән.

Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Илдар Ганиев чыгышында, хезмәт законнарын бозуга бәйле гражданнардан шикаятьләр саны артуы турында белдерде. Узган елда инспекторлар тарафыннан вазыйфалы кешеләр һәм юридик берәмлекләр 15 миллион сум штрафка тарттырылган.

Территориаль подразде­лениеләрнең эшчәнлеген ка­мил­ләштерү, 2015 елда көченә керәчәк “Социаль хезмәт­лән­дерү нигезләре турында” Федераль закон положениеләрен гамәлгә ашыру — министрлык 2014 елга билгеләгән бурычлар шулар.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»