12.02.2014 - Икътисад

“Альтернатива”ны “Уолт-Дисней”да үз итә!

Башкортстан икътисадын Русия дәрәҗәсендә таныткан  предприятиеләр арасында Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса әйберләр заводы да күренекле урын били. Үткән ел коллектив өчен әһәмиятле вакыйга белән билгеләнде – Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Балалар өчен товарлар индустриясе”  конкурсында катнашып, “Альтернатива” әлеге инвестиция проектына кертелде. Ил күләмендәге мәртәбәле чарада җиңүче исеме алу белән бергә, өстенлекле дәүләт инвестиция проектына керү республиканың йөзен билгеләүче халык куллануы товарлары җитештерүче предприятиегә Русия, шулай ук дөнья пластмасса базарында яңа мөмкинлекләр ача.

Илнең балалар товарлары базарында чит илләрдә чыга­рылган әйберләр өстенлек итүе  беркемгә дә сер түгел. Бу өлкәдә аеруча Кытай өлгерлек күрсәтә, бу дәүләттән кертелүче товарлар базарның 40 процентын алып тора. Әйткәндәй, аларга сыйфат күрсәткечләре буенча да дәгъва зур. Кытай уенчыклары, мәсәлән, еш кына экология һәм сәламәтлек саклау таләпләренә җавап бирми, бу товарлардан балалар­ның зыян күрү очраклары да шул хакта сөйли. Европа илләреннән кертелгән балалар товарларына да дәгъвалар бар.

Илнең икътисади һәм эко­логик хәвефсезлегенә бәйле әлеге мәсьәлә киң җәмәгать­челектә күптән ризасызлык тудыра. Балалар товарларының, нигездә, чит илләрдән кертелүе бездәге  җитештерүчеләрне авыр шартларга куя, акча да читкә ага. Күптән өлгереп җиткән мәсьәләгә Русия Хөкү­мәте йөз белән борылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2013 ел башында илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Балалар товарлары индустриясенең 2020 елга кадәрге үсеш стратегиясе” проекты әзерләнде. Русия Хөкүмәтенең 2013 елның 11 июнендә кабул ителгән карарына ярашлы, ул законлы көченә керде.

— Ил икътисады өчен гаять әһәмиятле бу документны без күптән көттек, — ди “Аль­тер­натива” җәмгыятенең генеральный директоры Раил Фәх­рет­динов. — Эш шунда, безнең предприятие дә Русия күләмендә киң билгеле “Балалар товарлары индустриясе ассоциациясе”нең (АИДТ) гамәли әгъзасы булып тора. Бу оешма илебезнең сәнәгать җитеш­терүчеләре мәнфә­гатьләрен яклаучы буларак чыгыш ясый, алда телгә алынган “Үсеш стратегиясе” инвестиция проектын әзер­ләүдә дә актив катнашты. Проектка керергә теләүче пред­приятиеләрне сайлап алу максатында Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан конкурс игълан ителде. Анда “Аль­тер­натива”ның катнашуы табигый, ни өчен дигәндә, пред­прия­тиедә моңа кадәр үк балалар өчен дистәдән артык төр про­дукция җитештерелде, алар Ру­сиядә зур сорау белән файдалана, эстетик зәвык буенча Европа стандартларына җавап бирә. Әлеге үзенчәлек конкурс комиссиясе әгъзалары игътибарыннан да читтә калма­гандыр, чөнки биш баллы система буенча бәяләгәндә “Альтернатива” товарларына 4,1 балл куелды. Шулай итеп, комис­сиянең 2013 елның 27 ноябрендә кабул ителгән карарына ярашлы, Ру­сиянең балалар товарлары чы­гаруда әйдәүче саналган 43 ком­паниясе белән берлектә безнең предприятие дә дәүләт әһә­миятендәге инвестиция проектында катнашу хокукы алды. Әйткәндәй, “Альтернатива” бу проектта Башкортстаннан кат­нашучы бердәнбер предприятие булып тора.

Русиянең  өстенлекле инвестиция проекты кысаларында предприятиедә үткән елда ук ныклы адымнар ясалган. Атап әйткәндә, балалар өчен товарлар ассортименты киңәйтелеп, 90 төргә җиткерелгән. Болар — балалар бакчалары өчен пластмассадан эшләнгән өстәлләр һәм урындыклар, балалар әйберләрен һәм уенчыкларын саклау өчен комодлар, контейнерлар, кәрзиннәр, ванналар һәм бәдрәф чүлмәкләре, кечкенә көрәкләр, су сиптергечләр һәм башкалар. Балалар товарларын бизәүгә аерым игътибар бирелә. Эшләнмәләргә бизәкләр ачык якты төсләрдә декор ысулы белән төшерелә. Әйткәндәй, предприятиедә балалар товарлары буенча махсус дизайн-конструкторлык бюросы оештырылган, андагы белгечләр шәһәрнең балалар бакчаларында даими булып, сабыйларның продукциягә карашын һәм мөнәсәбәтен өйрәнә.

2020 елга кадәр исәпләнгән инвестиция проектын тормышка ашыру кысаларында 140 миллион сум күләмендә инвестицияләр салу планлаштырыла. Проектка керү белән үк балалар товарлары җитештерү программасына 42 миллион сумлык инвестицияләр салынган. Атап әйткәндә, шушы акчага 57 пресс-форма һәм 4 станок сатып алынган. Моннан тыш, алдагы елларда да станоклар паркы даими яңартылачак.

“Альтернатива”ның  матди-техник мөмкинлекләре әле дә бәләкәй түгел. Ике мәйданчыкта урнашкан җитештерү куәтләре 115 мең квадрат метр тәшкил итә. Бу берничә футбол кырына бәрабәр. Җиһазлар һәм корылмалар паркы 100дән артык термопластавтоматтан һәм 1500 пресс-форма-станоктан тора, предприятиедә ике меңнән күбрәк кеше эшли. Җиһаз-корылмалар даими яңартыла, агымдагы елда, мәсәлән, аларның кырыклабы яңага алыштырылачак.

— Предприятиене җиһаз-станоклар белән Мәскәүнең, шулай ук Төркия һәм Кытайның киң билгеле фирмалары тәэмин итә, — ди бу уңайдан Раил Фәхретдинов. — Әлеге предприятиеләр белән озайлы килешүләр төзелгән, гомумән, алар озак еллар дәвамында ышанычлы партнерларыбыз булып тора. Мондый җиһазларда җитештерелгән продукциягә кулланучылардан бернинди дә дәгъва юк, алар иң югары таләпләргә җавап бирә.

Балалар товарлары җитештерү буенча дәүләт проектында катнашучы буларак, “Альтернатива”га чимал куллануда да җитди таләпләр куелган. “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятеннән алынучы полипропилен дөньякүләм стандартларга тулысынча җавап бирә. Ул экология ягыннан чиста санала, балаларга тәгаенләнгән товарлар җитештерүгә җайлаштырылган, сәламәтлеккә зыяны юк. Әйткәндәй, моны чималга бирелгән сертификатлар да раслый. Предприятие “Газпром Нефтехим Салават” акционерлар җәмгыяте белән дә ныклы бәйләнештә тора, аннан махсус рецептура буенча полистирол алына.

Хәзерге вакытта предприятиедә балалар өчен тәгаенләнүче хуҗалык һәм көнкүреш товарларын җитештерүне кискен арттыруга юнәлеш алынды, дигән идек. 2014 елда продукция төрләрен 1584 мең данәгә җиткерү күздә тотылса, 2020 елга бу күрсәткеч 2806 мең данә тәшкил итәчәк. Товар ассортименты исемлеген яңарту да күз уңыннан ычкындырылмый, проектны тормышка ашыру барышында аны 210-220 төргә җиткерү планлаштырылган.

Проектка кушылу предприятиегә 20 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирсә, алдагы елларда балалар өчен кирәк-яраклар җитештерүдә иллегә якын хезмәткәр мәшгуль булачак.

“Альтернатива” продукциясе Русиянең барлык төбәкләренә, БДБ дәүләтләренә һәм чит илләргә чыгарыла. Аның дилерлар челтәре һәм күмәртәләп сату базалары 1500 берәмлек тәшкил итә. Продукция сатып алучыларның күпчелеген кече һәм урта бизнес вәкилләре алып тора. “Альтернатива”ның даими клиентлары буларак, алар киләчәктә балалар өчен тәгаенләнгән товарларны турыдан-туры завод-җитештерүчедән сатып алачаклар.

Предприятиене дөньякүләм таныту буенча да ныклы адымнар ясала. Балалар дөньясында киң билгеле “Уолт-Дисней” компаниясе белән хезмәттәшлек урнаштырылган. Аның символикасы хәзер “Альтернатива” балалар продукциясен дә бизәячәк. Халыкара бренд Октябрьский белән бергә республиканы да дөнья күләменә чыгаруга ярдәм итәчәк.

Гомумән, “Альтернатива” җитәкчесе билгеләвенчә, проект  биргән мөмкинлекләр моның белән генә чикләнми. Җитештерү күләме арту балалар товарлары базарыннан Кытай әйберләрен кысрыклап чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Чөнки сатып алучылар өстенлекне үзебездә чыгарылган товарга бирә. Моны соңгы чорда “Альтернатива” катнашкан Русия һәм дөньякүләм халык куллануы товарлары күргәзмәләре дә раслый. 2013 елның сентябрендә Мәскәүдә үткән Халыкара күргәзмәдә предприятие эшләнмәләре, шул исәптән балалар товарлары да киң танылу алып, махсус бүләкләргә лаек булган. Моннан тыш, кулланучылар белән дистәләрчә миллион сумга килешүләр төзелгән.

 Октябрьскийның пластмасса эшләнмәләре заводы үткән елны саллы гына нәтиҗәләр белән тәмамлады. Предприятиегә икътисади өзеклек янамый, киресенчә, ул үсештә. Чыгарылучы продукция төрләрен яңарту дәвам итә, заманча технологияләр кертелә. Мәсәлән, өстенлекле юнәлешләрдән зур күләмле савытлар җитештерүне җайга салуны билгеләргә кирәк. Хәзер завод 300 литрлы пластмасса савытлар чыгара башлады. Алар бакчачыларда зур сорау белән файдалана. Янә бер яңалык — җыелма пластмасса өстәлләр һәм урындыклар җитештерү. Икенче мөһим юнәлеш тә кулланучылар күңеленә хуш килер, дип ышанасы килә. Чыгарылучы һәрбер товарга хәзер заманча технологияләр буенча бизәкле рәсемнәр салына. Шунысы да игътибарга лаек, монда товардагы  төсләр бер-берсен кабатламый. Бер сүз белән әйткәндә, Русия күләмендә дә “Альтернатива” республика маркасын югары тота.

Фәнүр Гыйльманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»