05.02.2014 - Икътисад

Тотрыклы үсеш мөмкинлекләре бар

2013 елда Русиядә җитештерелгән товар, сәнәгать секторында күрсәтел­гән хезмәтләрнең 2,7 проценты Башкортстанга туры килә. “Башкортстанстат” мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч буенча республика илдә җиденче урында.

Белгечләр фикеренчә, соңгы алты елда республиканың сәнәгать җитештерүе күләме уңай динамикалы, гомумрусия күрсәткеченнән югарырак. Якынча исәпләүләр буенча, узган елда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 102,3 процент булды. Русия буенча бу күрсәткеч 100,3 процент тәшкил итә. Идел буе федераль округында республика дүртенче урында.

Күп кенә сәнәгать продукциясе төрләрен җитештерү буенча республика алдынгы урыннарны били. Нефтьне беренчел эшкәртү, нефть, кальцийлаштырылган сода, бензол, корычтан тимерчыбык, бетонбутаучы һәм бетон насосллары автомобильләр җитештерү буенча Башкортстан Русиядә — беренче, этилен, пластмасса, синтетик каучук һәм гидроизоляция материаллары, технологик известь, металл кисүче станоклар, универсаль электр двигательләре, гражданнар өчен тәгаенләнгән вертолетлар җитештерүдә — икенче, каустик сода һәм троллейбуслар җитештерү буенча —  өченче урында.

Башкортстан — Русиянең эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче төбәкләренең берсе, республика бу күрсәткеч буенча илдә беренче “унлык”ка керә, Идел буе федераль округында икенче урында. Узган елдагы гаять катлаулы һава шартларында республиканың агро-сәнәгать комплексы югары нәтиҗәгә  иреште.

“Быел икътисадның тотрыклы үсешенә ирешергә кирәк. Бу безгә социаль бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Безгә территорияләрнең системалы үсешенә, производство потенциалы интеграциясенә ирешергә, яңа эш урыннары булдырырга, дәүләт һәм муниципаль финансларын сакчыл тотынырга, инвесторлар белән эшне дәвам итәргә кирәк”, — диде 29 гыйнварда үткән Хөкүмәт утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов быелга республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Бу проект үз эченә 113 юнәлеш һәм чараны ала.

— Беренче кварталда Башкортстанның  2020 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе эшләнеп бетәргә тиеш, — диде Рөстәм Мәрданов. — Документка кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә тулай төбәк продукты ел саен 10 процентка үсәргә, 2016 елга 500 миллиард сумга артырга тиеш. Төбәк сәясәтендә дә үзгәрешләр көтелә, алар Башкортстанның территориаль үсеш концепциясендә чагылыш табачак. Документны агымдагы елның икенче кварталында кабул итү планлаштырыла.

Быел республика бюджетының керем базасын арттыру, ә чыгымнарны киметү буенча планлы эш алып барылачак. Дәүләт унитар предприятиеләре белән идарә итү системасына үзгәрешләр кертеләчәк. Бу тупланган бюджетның керемнәрен 5 миллиард сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, быел муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәтү үзәкләштереләчәк, нәтиҗәдә, урындагы бюджет 10 процент акчаны янга калдырачак. Республиканың агросәнәгать тармагында сөт җитештерү һәм эшкәртүне киңәйтү, күмәк һәм шәхси хуҗалыклардан продукция сатып алуның нәтиҗәле системасын булдыру күзаллана. Кече малтабарлык субъектларының инвестиция проектларына ярдәм механизмы эшләнәчәк. Республикада социаль туризм үсеш алачак.

Быел 8 меңгә якын кеше социаль турлардан файдаланачак, дип планлаштырыла. Моннан тыш, төбәктә шифаханә-курорт системасы модернизацияләнәчәк. Яшьләрне торак белән тәэмин итү максатында торак-төзелеш кооперативлары оештырылачак. Авария хәлендәге һәм иске торакта яшәүчеләрне күчерү дәвам итәчәк, быел 6 меңнән артык кеше торак шартларын яхшыртачак. Яңа балалар бакчалары төзү, искеләрен кире кайтару нәтиҗәсендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә 11 меңнән артык өстәмә урын барлыкка киләчәк.

Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, югары җитештерүчәнле яңа эш урыннары булдыру, хезмәт хакын күтәрү, мөмкин-лекләре чикле гражданнарны эш белән тәэмин итү өстенлекле юнәлешләр булып тора.

Рөстәм Мәрданов фикеренчә, мондый мөһим документ беренче тапкыр эшлән­гән, Башкортстан Хөкүмәтенең 2014 елдагы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеш­ләре проекты республика дәүләт власте органнарының эшен конкретлаштыруга юнәл­телгән.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»