05.02.2014 - Икътисад

“Башкортстан продукты” берләштерә

Уфада үткән II сәүдә-сатып алу конференциясендә тагын тугыз җитештерүче “Башкортстан продукты” проектында катнашучы дипломы алды. Шулай итеп, бүген әлеге бренд республикадагы 75 җитештерүчене берләштерә.

Хәбәр итүебезчә, быел Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты “Башкортстан продукты” проектында катнашучылар санын 200гә җиткерүне планлаштыра. Товарның тышлыгындагы әлеге билге көндәшлек итү өстенлеге бирә.

Башкаланың “Акбузат” ипподромына Стәрлетамактагы өч сәүдә челтәре компанияләре вәкилләре, бөтен республикадан йөзгә якын җитештерүче җыелган иде. Эре сәүдә компанияләре вәкилләре товар төрләре сәясәте һәм аларга таләпләр турында сөйләде. Республикадагы сәүдә челтәрләре җитәк­челәре Башкортстан җитештерүчеләре белән үзара аңлашып эшләргә әзер булуын һәрвакыт ассызыклый. Супермаркетлар киштәләрендә урындагы продукцияне тәкъдим итү алар өчен дә зур әһәмияткә ия.

Сәүдә-сатып алу конференцияләре чит илдә актив оештырыла. Бүген Башкортстанда да шушы эш башланды. Җитештерүчеләр бу чараның файдалы булуын билгеләп үтә. Берничә җитештерүче товар сатуга килешүләр төзегән дә инде, ә кайберләре сөйләшүләр алып бара. Киләсе сәүдә-сатып алу конференциясе Уфада 20 февральдә үтәчәк.

Галина Бахшиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»