04.02.2014 - Икътисад

“Russian Startup Tour” яңалыкка юл ача

3 февральдә Уфа дәүләт авиация техник университетында “Russian Startup Tour” роуд-шоу —  бөтенрусия инновацион эшкуарлыкны үстерү программасының икенче этабына старт бирелде. Русиянең үсеш институтлары экспертлары һәм инвесторлар төбәкнең стартап командалары һәм инновацион проектлар әзерләүчеләр белән очрашты.

Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Юрий Сапрыкин, “Сколково” фонды президентының стартаплар буенча советнигы Пекка Вильякайнен һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

— Бүген биредә үтүче чара фән, уйлап табу һәм инновацион эшчәнлекне производство белән якынайтуга тагын бер адым булып тора, — диде Рөстәм Хәмитов. — Илдә сәнәгать җитештерүе темплары акрынайды. Узган елда Русиядә сәнәгать җитештерүе индексы 100,3 процент тәшкил итә. 2012 ел белән чагыштырганда алга китеш юк. Бу — инновацион эшләнмәләрнең производствога кертелмәве нәтиҗәсе. Искечә эшләү, иске технологияләр куллану нәтиҗә бирми. Хезмәт җитештерүчәнлеге түбән кала.

Башкортстан югары җитештерүчәнле эш урыннары күрсәткече буенча илнең әйдәүче төбәкләре арасында. 2012-13 елларда республика Русиянең яхшы үсешүче биш төбәге исемлегенә керде.

Башкортстан Хөкүмәте мондый чараларны хуплый, инновацион эшчәнлеккә ярдәм итә. Республика Русиянең ун инновацион төбәге исемлегенә керә. Бу юнәлештә эшчәнлек әле башланып кына тора. Ул дәвам итәр һәм актив үсеш алыр дип ышанам. Инновацион эшләнмәләрсез һәм производствога модернизация үткәрми торып, без алга бара алмаячакбыз.

Юрий Сапрыкин бөтенрусия инновацион эшкуарлыкны үстерү программасы — уңышлы проектларның берсе, ул елдан-ел камилләшә бара, фән һәм инновацияләр белән кызыксынучы яшьләр саны арта, безнең төп максат — аларга ярдәм итү, дип белдерде.

Пекка Вильякайнен “Малтабар булу авыр, ләкин куркыныч түгел” дигән темага чыгыш ясады, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Европаның иң уңышлы эшләүче бизнесменнары исемлегенә керә. Финляндиядә  IT-фирма оештырып, аны телекоммуникацияләр буенча Европа лидерына әйләндерә, фирманың дөньяның 26 илендә филиаллары бар. 2011 елдан Пекка Вильякайнен “Сколково” фонды президентының стартаплар буенча советнигы.

— Ата-аналар балаларына эре дәүләт компанияләренә яки власть структураларына эшкә керергә түгел, ә үз бизнесын ачарга киңәш бирүгә күчсә, Русия яңа икътисади киләчәк төзүдә зур адым ясады дияргә мөмкин булачак, — диде ул.

“Russian Startup Tour” 20 гыйнвардан  27 апрельгә кадәр Владивостоктан  Санкт-Петербургка кадәр Русиянең 27 шәһәре аша үтә. Уфада — турненың икенче этабы башланды, аннары очрашулар Ульяновский, Чабаксар һәм Казанда үтәчәк. “Сколково” фонды, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, “РВК” акционерлар җәмгыяте һәм “РОСНАНО” чараны оештыручылар булып тора. Стартап-турның беренче этабы 20-24 гыйнварда Тольятти, Саранск, Пенза, Саратов һәм Воронежда үтте. Очрашуларда 1 мең 800дән артык яшь галим һәм технологик эшкуар катнашты. Экспертларга 77 төбәк стартап проекты тәкъдим ителде. 34 инновацион проект федераль программа һәм инновация-венчур экосистемасын үстерү институтлары конкурсларына кабул ителде.

Базарда ихтыяҗ зур булган югары технологияле һәм перспективалы инновацион проектларны табу; төбәкләрдә инновацион эшкуарлыкны үстерүне активлаштыру; яшь авторларга үз проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итү; уңышлы стартап-командалар оештыру — “Russian Startup Tour” ның төп максатлары шулар.

“Russian Startup Tour” былтыр февраль-апрельдә Русиянең 15 шәһәрендә үткән иде. Быел оештыручылар 27 шәһәр өчен төбәкнең инновацион инфраструктурасы үзенчәлеген исәпкә алып, уникаль программа әзерләгән.

Чарага инновацион проектларны эшләүче яшьләр, стартап-командалар, технологик эшкуарлар, вузларның өлкән курс студентлары һәм аспирантлары, бизнес-инкубатор һәм технопарк вәкилләре чакырылган иде. Очрашуда катнашучылар “Russian Startup Tour” белгечләре белән аралашты, үз проектлары турында аларның фикерләрен белде, мастер-классларда катнашты, маркетинг, бизнесны планлаштыру, коммерцияләштерү, патент һәм авторлык хокукы турында консультацияләр алды.

“Russian Startup Tour” экспертлары тарафыннан иң яхшы дип табылган проектлар сайлап алу этабын үтмичә, конкурс программаларында катнашу өчен чакыру алачак, оештыручыларның махсус бүләге белән билгеләнәчәк.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»