01.02.2014 - Икътисад

Мондый мөмкинлектән файдаланмау - зур гөнаһ

Сочи Олимпиадасының факелы Уфа аша үткәндә башкалабызда зур ажиотаж туды. Юллар ябылуын, вакытлыча уңайсызлыклар тууын шәһәр халкы, нигездә, аңлап кабул итте. Ул көннәрдә кинәт салкынайтып җибәрүгә карамастан, кешеләр, факел маршрутына чыгып, Ак Олимпия утын сәламләп калырга тырышты, аның фонында булса да фотога төште, кайберәүләр хәтта янәшә йөгереп барырга омтылды. Гадәти йөгерешчеләрдән тыш, бездәге маршрутка атлы җайдакларның да факел йөртүчеләр исемлегенә кертелүе бер үзенчәлек буларак кабул ителде.

Нәкъ бер айдан Олимпиада уты Дондагы Ростовка барып җиткәч, мәгълүмат агентлыклары бер-бер артлы андагы маршрут үзенчәлекләре турында шаулашты: Олимпия тарихында беренче тапкыр факелны... комбайн йөртте! Әлбәттә, бу мактаулы хокукка илебездә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган “Ростсельмаш” заводының “АСROS” комбайны лаек булды. “Дөньядагы иң мөһим спорт вакыйгасында безнең коллективның да катнашуы — зур горурлык ул. Безнең техниканың дөньяда Олимпия утын йөртүче беренче комбайн булуы икеләтә куанычлы”, — диде “Ростсельмаш” компаниясенең маркетинг буенча директоры Алексей Мошненко.

Быел 85 еллыгын билгеләя­чәк заводка дөнья дәрәҗә­сендәге беренче дан һәм билгелелекне 1937 елда ук “Сталинчы-1” китерә. Ул вакытта нәкъ шушы комбайн Парижда үткән халыкара күргәзмәдә гран-прига лаек була. Бүген инде бөтен дөньяга билгеле “Ростсельмаш” 85 еллык эш­чән­лек дәвамында 2,5 миллионнан артык комбайн җи­тештергән, ә факелчы-комбайн “АСROS” моделе Бөтенрусия “Иң яхшы авыл хуҗалыгы машинасы” конкурсында ике ел рәттән беренчелекне яулаган. 2007 елда җитештерелә башлаган “АСROS” комбайннары саны да бүгенге көнгә инде 10 меңнән артып киткән. Бу урында шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: былтыргы конкурста “АСROS-580” генә түгел, “Ростсельмаш”ның тагын ике техникасы — “АСROS-590 Рlus” ашлык һәм “DON-680M” мал азыгы комбайннары да “иң яхшылар” дип табылган.

Башкортстан басуларында чит ил­ләрдән кайтарылган “Кейс”­лар, “Нью-­Хо­л­­­­­­­­ланд”лар үт­кән елларда хуҗа булып алган иде. Үзебезнең ил җи­теш­терү­че­лә­ре­нә ярдәм ит­ми­чә, шулай итеп чит ил­ләр­нең икътисадын күтәр­дек, капиталистларын баеттык, фәлән миллион доллар чит илләргә оч­ты. Һәм менә, ни­һаять, илебез җитештерү­че­ләренә дә, крестьянга да йөз белән борылу нә­тиҗәсендә җир­не кара тире белән сугарган игенче җиңел сулый башлады.

Авыл хуҗа­лы­гын техника белән тәэмин итүгә яр­дәмне икегә бүлеп карасак, аның беренчесе — техника җитештерүче­ләргә ярдәм. Без­нең очракта — югарыда телгә алын­ган “Ростсельмаш”ка Русия Хөкү­мә­тенең суб­сидияләре. Бу яр­дәм заводның ашлык ком­байн­на­рының бәясен 15 процентка киме­тергә мөмкинлек биргән. Икенчесе — республи­ка аграрийларына Башкортстан Хө­күмәтенең ярдәме. Әле­­­ге төр комбайннарга үзе­без­­нең суб­сидияләр күләме бәянең 40 процентына кадәр тәшкил итә. Ә инде ике төр субсидияне дә кушсак, ташлама 55 процентка җитә. Бу бит яртысыннан да күбрәк дигән сүз! Димәк, Башкортстан аграрийлары бәянең яртысыннан да азрагын түли.

“Башсельхозтехника” дәү­ләт унитар авыл хуҗалыгы пред­приятиесе — республикада “Ростсельмаш” компаниясе техникасын сатучы иң эре оешма. Менә инде 50 елдан артык ул Башкортстан аграрийларына намуслы һәм ышанычлы хезмәт итә. Бердәм һәм, иң мөһиме, югары квалификацияле коллектив республиканың аграр тармагында стратегик әһәмияттәге бурычларны хәл итүдә армый-талмый эшли. Ул, бик бай тәҗрибәсенә һәм көчле инфраструктурасына таянып, төбәкнең агросәнә-гать тармагын заманча, ышанычлы, икътисади яктан отышлы авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итә.

— Предприятие белгечләре үзләренең иң төп бурычлары итеп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр иңенә яткан финанс авырлыкларын җиңеләйтүне күрә, — диде “Башсельхозтехника”ның генеральный директоры Илдар Тимергалин. — Клиент­ларның һәркайсына игътибарлы карашта, яхшы мөнәсәбәттә булып, предприятиебез республика игенчеләрен авыл хуҗа­лыгы техникасы белән тәэмин итүдә зур уңышларга иреште һәм бу юнәлештә Башкортстанда гына түгел, Идел буе федераль округында да алдынгы урыннарның берсен яулады.

Без “Башсель­хозтех­ника”­ның авыл хуҗалыгы машиналарын сату бүлеге начальнигы Алина Камалетдинова белән үткән елгы эшчәнлек нә­тиҗә­ләре һәм субсидияләр күләме арту турында сөй­ләш­тек.

— Былтыр безнең аша 70 ашлык комбайны сатылды, — диде Алина Марс кызы. — Ә инде техника сатып алучыларга дәүләт ярдәме программасына килгәндә, ул 2013 елга гына исәпләнгән иде. Аның 2014 елга да озайтылуы аеруча шатлыклы һәм республика аграрийлары өчен бик отышлы. Чөнки “Ростсель­маш”­ның ашлык комбайннарына Башкортстан Хөкүмәте суб­сидияләре 986 мең сумнан алып 2,5 миллион сумга җитә.

Бүлек начальнигы сүзләре­нә караганда, республикабыз Хөкүмәте әле ул субсидияләр­нең таблицада китерелгән быелгы күләмен раслауны, шул ук вакытта тагын да арттыру мөмкин­лекләрен карый.

Монда тагын шунысын да игътибарга алырга кирәк: әлеге программа буенча техника сатып алырга теләүчеләр күп кенә документлар җыеп тапшырырга тиеш, шуңа да күпләр бу мәшәкатьтән куркып кала икән. Ләкин агымдагы елга техниканың тагын да арзанлануын һәм моның сатып алучы өчен никадәр зур ярдәм булуын уйласаң, мондый гына мәшәкатьләрне һич авырсынмыйча башкарып чыгарга була. Һәм була гына түгел, тырышырга кирәк, чөнки моңа кадәр әлегедәй ярдәмне, дөресен әйтик, крестьянның күргәне дә булмады. Мондый мөмкин­лектән дә файдаланмагач, соңыннан елап, шыңшып йө­рүнең фәтвасы булмаячак. Әлеге бонусны яхшы аңлаган җитәкчеләр һәм фермерлар документлар пакетын әзерли башлаган да инде. Шулай бүген­ге заман яшәеше: чәйнәп каптырганны да йота белмәү­челәр ач утыра, тәвәккәлләр һәм булдыклыларга һәр эштә уңыш юлдаш.

Фәнис Гәрәев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»