30.01.2014 - Икътисад

Программа ысулы нәтиҗә бирә

Республика шәһәр һәм районнарының 2014-16 елларга бюджеты кабул ителде. Республиканың 895 муниципаль берәмлеге (54 район, 9 шәһәр округы һәм 832 биләмә) үзләренең төп финанс документын законда каралган вакытта раслады. Бюджет законнарына ярашлы рәвештә, Финанс министрлыгы дотация алучы 37 территория — 36 район һәм 1 шәһәр округының документларына экспертиза үткәрде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан муниципалитетлары инде икенче ел рәттән үз бюджетларын өч елга формалаштыра. Планлаштыруның программа ысулына күчүне гамәлгә ашыру дәүләтнең бюджет һәм салым сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

2013 елда Уфа шәһәре бюджетына 23 миллиард 227 миллион сум керем тупланды. 2012 елдагы белән чагыштырганда, Башкортстан башкаласы бюджетының керем өлеше 4 миллиард 128 миллион сумга (22 процент) артты. Бу Уфаның төп социаль-икътисади күрсәткечләренең нәтиҗәле үсешүен дәлилли. Муниципалитетта социаль әһәмияттәге барлык чыгымнар да тулысынча финансланды.

Башкортстан җитәкчелеге башкалага даими ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, бюджетара трансфертлар күләме арта. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның шәхси контролендә Уфада эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, былтыр Дим районында юлүткәргеч төзү тәмамланды.

Уфа шәһәр округының 2013-15 елларга бюджеты беренче тапкыр өч елга төзелде. Бу планлаштыруның программа ысулын гамәлгә ашырырга, максатлы программалар төзергә булышлык итте.

2013 елның 13 июнендә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка “2014-16 елларга бюджет сәясәте турында” дигән бюджет юлламасында илдә максатлы программа ысулын үстерү бурычын куйган иде. Юлламага ярашлы рәвештә, бюджетның программа ысулына күчү 2014-15 елларда тәмамланырга тиеш.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»