25.01.2014 - Икътисад

Яңа елда яңа югарылыкта

Соңгы өч елда Прези­дент Рөстәм Хәмитов рес­публиканы үстерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә җәел­дергән күпчелек мөһим башлангычлар яңа елда яңа сулыш алды. Атап әйт­кәндә, дәүләт власте орган­нарының эшчәнлеген ары­таба камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә берничә җит­ди карар кабул ителде. Президент Хакимиятендә һәм аерым министрлыклар җитәкчелегендә кадрлар алмашынуы, тәү чиратта, шушы максатны күз уңында тота, дияргә кирәк.

“Халык өчен эшләргә!” Башкортстан Президен­тының әлеге чакыруы бүген инде республикадагы һәр дәрәҗә җитәкче эшчәнлегендә төп өстенлеккә әверелде. Әйткәндәй, Рөстәм Хәмитов­ның яңа елдагы тәүге эш атнасы да республика районнарына чыгып, халык белән очрашудан, аларның яшәеше, борчыган мәсьәләләре белән танышудан башланды. Атап әйткәндә, 10 гыйнварда Президент Уфа районында булды. Таптыково авылында ул инженер Альфред Фәйзуллинның  ябыштырылган борыстан җылытылып төзелгән энергия саклаучы йортын карады һәм әлеге юнәлеш республикада киң үсеш алсын өчен тиешле дәүләт структураларына күрсәтмәләр бирде. Зубово авылында исә Рөстәм Хәмитов ел ахырында ачылган теннис үзәгендә булды. Булгаково авылында төзеклән­дерү эшләре һәм транспорт инфраструктурасы эшчәнлеге белән танышты.

11 гыйнварда Башкортстан җитәкче­се Белорет районына юлланды. Биредә дә, тәү чиратта халыкны борчыган мәсьә­­ләләр, аларның социаль яшәе­шен яхшырту юнәле­шендәге чаралар Президент­ның игътибар үзәгендә булды. Атап әйткәндә, Тирлән авылында республика җитәкчесе торак йортларда һәм социаль объектларда җылыту системасын ре­кон­струк­цияләү буенча проектны тормышка ашыру барышын тикшерде. Халык белән аралашу барышында тирләнлеләр Президент алдында иске торак фондын ремонтлау һәм балалар өчен уен мәйданчыклары төзү мәсьәләсен дә күтәрде.

— Авылны төзекләндерүне без, һичшиксез, дәвам итәчәк­без, — дип ышандырды Рөс­тәм Хәмитов.

Тирләнгә эш сәфәре барышында Президент мондагы кибеткә дә керде һәм урыннарда күбрәк республикада җитештерелгән продукциягә өстенлек бирү бурычы куйды.

Аңлашыла, республика җитәкчеле­генең елны шушы рәвешле халык арасына чыгудан башлавы очраклы түгел. Чөнки нәкъ шундый ачыктан-ачык сөйләшүләр, социаль яшәештәге теге яки бу мәсьә­ләне урынга чыгып тикшерү нәтиҗәсендә дәүләт дәрәҗә­сендә мөһим карарлар кабул итү республикада гадәти күре­нешкә әверелде. Иң мөһиме, аларның барысы да халыкка якын, киң катлам граж­данна­рның мәнфәгатьләрен күз уңында тота һәм, аңла­шыла, шуңа күрә җәмәгатьче­лек тарафыннан да зур хуплау таба. Бу җәһәттән Башкортстан Президентының 2014 елда да коммуналь түләүләрне компен­сацияләү турында карарын, һичшиксез, шундыйлардан дияргә кирәк. Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, бу карар тарифлар үсү нәтиҗәләрен йомшарту мөмкинлеге бирәчәк.

— Күп кенә кешеләр өчен 200-400 сум — тоемлы акча. Шуңа да без халыкка ярдәм итәр­гә тиешбез. Мин 2014 елның гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен өстәмә түләүне дәвам итү турында карар кабул иттем. Быел ул гариза буенча түләнәчәк. Әгәр кешенең керемнәре аз һәм аның коммуналь хезмәтләр өчен түләү мөмкин­леге чамалы икән, ул социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Анда түләү күләме яңадан исәпләнәчәк, тарифлар үскән очракта, компенсация бире­ләчәк. Әлбәттә, мондый бурычны үз өстебезгә алу җиңел түгел. Әмма кемнеңдер торак-коммуналь хезмәтләр өчен тулы күләмдә түләү мөм­кинлеге юк икән, без андыйларга ярдәмгә килергә тиешбез, — диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстанда агымдагы елда да мәктәпләрдә укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү саклануын да Президент тарафыннан җәел-дерелгән “халык өчен эшләргә!” сәясәтенең ачык чагылышы, дип билгеләргә кирәк. Моңа кадәр өстәмә түләүләр федераль һәм республика казналары исәбенә булса, быелдан ул фәкать Башкортстан бюджетыннан башкарыла.

Бер сүз белән, югарыда бәян ител­гәннәрдән чыгып, алдагы чорда да халыкның социаль яшәешен яхшырту мәсьәләләре республикада үзәктә калачагын, ул гына түгел, бу юнәлешкә игътибар­ның сизелерлек артуын ачык күзалларга була. Һәрхәлдә, тәүге эш атналарында бу җәһәттән дәүләт дәрә-җәсендә күрелгән мөһим чаралар социаль сәясәт стратегиясенең яңа баскычына күтәрелүен вәгъдә итә.

Ә моның өчен төп икътисади нигез булып, аңлашыла, республикага күбрәк инвести­цияләр җәлеп итү бурычы тора. Соңгы өч елда Президент башлангычы һәм турыдан-туры катнашлыгы белән республика бу уңайдан күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртуга иреште. Һәм Рөстәм Хәмитовның ел башында ук әлеге юнәлештә бик җитди очрашу үткәрүен исәпкә алганда, агымдагы ел да инвестицион эшчәнлектә республика өчен уңышлы булыр, дияргә кирәк. Атап әйткәндә, 15 гыйнварда Президент Рөстәм Хәмитов I.A.S. International (Катар) компаниясе җитәкчесе Иссам Абдул Салам белән очрашты. Очрашуда республика җитәкчесе компания башлыгын Башкортстандагы инвестицион процесста катнашырга чакырды. Якларны кызыксындырырлык өстенлек­ле юнәлешләрдән Рөстәм Хәмитов югары сыйфатлы корыч җитештерү буенча тау-металлургия комплексы төзе­лешен, глюкоза һәм фруктоза алу буенча ашлыкны тирәнтен эшкәртү комплексы булдыруны, нефть химиясе һәм химия өлкәсендә эре индустриаль парк төзүне, авыл хуҗалыгын, берничә инфраструктура проектын атады. Үз чиратында Иссам Абдул Салам ул җитә­кләгән компа­ниянең бүгеннән нефть-газ өлкәсендә берлек­тәге проектларны тормышка ашырырга әзер булуын белдерде. Кыскасы, әлеге очрашуда республикада инвестицион эшчәнле­кне үстерү юнәлешендә янә бер мөһим башлангычка нигез салынды.

17 гыйнварда Президент Рөстәм Хәмитовның Кытайның “Хайчен Нефтемаш” кампания­сенең генеральный директоры Ван Чжэнжуан белән очрашуы да инвестицион эшчәнлеккә зур уңышлар вәгъдә итә.

Югарыда без Рөстәм Хәми­тов Башкортстан Президенты вазыйфасында җәел­дергән дәүләт стра-тегиясендә өч мө­һим юнәлешкә — кадрлар сәясәте һәм идарә итү нәтиҗә­лелеген күтәрү, халыкның социаль якланганлыгын яхшырту, инвестицион эшчәнлекне үстерү юнәлешләренә генә аерым тукталып үттек. Күренүе­нчә, ел башы белән һәр өч юнәлештә дә эшчәнлек яңа сулыш, яңа күтәрелеш алды.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»