23.01.2014 - Икътисад

Адреслы социаль түләүгә гариза яздыңмы?

Агымдагы елда торак-коммуналь хуҗалык тарифы үсешен компенсацияләүче адреслы социаль түләүгә Башкортстан бюджетыннан 500 миллион сум бүленәчәк. Бу төр компенсацияне республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яки күпфункцияле үзәкләргә гариза белән мөрәҗәгать итүче һәр граждан алачак. 14 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәтенең бу хакта тиешле карары көченә керде.

Адреслы социаль түләү — коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре 2013 елның июне белән чагыштырганда 12 процентка арткан һәр кешегә бирелергә тиеш. Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлар булмау — төп шарт.

Барлык адреслы түләү алучыларга  агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап компенсация билгеләнәчәк. Шул ук вакытта, граждан тарафыннан гаризаның кайчан бирелүе мөһим түгел. Ул бары тик 2013 елның беренче яртысында — 1 гыйнвардан 30 июньгә кадәр тапшырылырга тиеш. Гариза кайсы айда тапшырылса да, 1 гыйнвардан башлап барлык айларга компенсация җыеп түләнеләчәк. Адреслы социаль түләү торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен  түләү буенча кешенең аерым исәбенә күчереләчәк.

Компенсация алу өчен гражданның гаризасы, паспорт күчермәсе, торакка хуҗа булу яки аңардан файдалануга хокукын раслаучы документның күчермәсе (әгәр алар нотариаль расланмаса, үзең белән мотлак документның төп нөсхәсен алырга кирәк), соңгы айга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында документларның күчермәсе, исәп яки банк картасы исәбен ачу турында килешүнең күчермәсе кирәк.

Бер кеше бер генә адреслы социаль түләүне рәсмиләштерә ала. Адреслы социаль түләү ай саен компенсация яки субсидия алучы гражданнарга бирелә. Сүз коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре гаилә әгъзалары кеременең 20 процентыннан югарырак булганнар турында бара.

Республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары һәм бүлекчәләренең адреслары Башкортстан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында (www.mintrudrb.ru) урнаштырылган.

Уфада гаризаларны Бердәм исәп-хисап үзәге бүлекчәләрендә тапшырырга мөмкин. Әйткәндәй, башкалада яшәүчеләр адреслы социаль түләүне алу тәртибе белән коммуналь квитанцияләрдә таныша ала. Бу хакта мәгълүмат квитанциянең арткы битендә урнаштырылган.

Башкала хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Уфа халкына уңай шартлар тудыру максатында гаризалар кабул итү  пунктлары саны 7дән 40ка кадәр арттырылган.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»