13.11.2013 - Икътисад

Кытай Башкортстан белән Кызыксына

Уфага Кытай Халык Республикасының Цзянси провинциясеннән эш сәфәре белән делегация килде. Очрашуда сүз ике арадагы хезмәттәшлекне тагын да үстерү һәм яңа юнәлешләр буенча уртак проектлар турында барды.

Ике республика арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел үсә. Күптән түгел Кытайның Ухань шәһәрендә булуыбыз да шушы хакта сөйли.  Башкортстан — Русиянең иң зур төбәкләренең берсе. Җитештерү күләме буенча алдынгы урыннарны билибез. Республика  нефть продуктларына да бай. Кытай предприятиеләре дә бездән күпләп нефть продуктлары ала. Машина төзү, авиатехника җитештерү, авыл хуҗалыгы үсеше буенча да республика киң билгеле.  Сөт җитештерү буенча  Русиядә без беренче урында.  Сәүдә өлкәсендәге эшләрнең  үтәкүренмәле булуы да безнең абруйны күтәрә. Әмма әлегә Кытай белән Башкортстан арасында товар әйләнеше аз. Ике республика авиатөзелешләр, авыл хуҗалыгы, металл кою, туризм, торак, кунакханәләр төзү буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алыр иде, — диде республика Президенты Рөстәм Хәмитов.

Делегация  җитәкчесе Цзэнь Вэнмин Цзянси провинциясе турында сөйләде. 

Провинциядә 45 миллион кеше яши. Ул экологиясе, матур табигате, җир асты байлыклары белән киң билгеле. Аеруча төсле металл, химия тармаклары нәтиҗәле эшли. Сезнең белән авиация, машина һәм көймәләр төзү, металл кою, төрле өлкәгә кагылышлы техника җитештерү һәм сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итә алабыз. Шулай ук ике республика арасында студентлар белән алмашуны да үстерергә кирәк, — диде ул.

Очрашуда киләсе елда ике республика арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую турында да сүз барды.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»