12.11.2013 - Икътисад

Сыйфатка контрольне көчәйтергә кирәк!

Республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту буенча иҗтимагый совет кулланучылар базарына чыгарылган товарларның һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерде. Хәлне  Совет әгъзасы, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Рамил Яфаев анализлады.

— Тикшерү вакытына продукцияне сертификатлаштыру мәсьәләләре белән Уфада гына 30лап коммерция оешмасы шөгыльләнә иде. Шулай булуга ка­рамастан, соңгы өч елда  азык-төлек базарында сыйфатның яхшыруы күзәтел­ми, — дип белдерде ул.

Ә 2002 елга кадәр Русиядә бердәм орган — Дәүләт стандарты эшләп килде. Ул азык-төлек, хезмәт күрсәтү сыйфатын, продукцияне тикшерүче оешмаларга аккредитация үткәрүне катгый контрольдә тотты.

Былтыр Уфада эчәк инфекцияләре белән 6957 кеше авырган, бу 2011 ел күрсәткеченнән ун процентка артык һәм уртача республикадагыдан 1,6 тапкыр югарырак. Шул исәптән ике тапкыр төркем белән чирләгәннәр, ягъни берьюлы 10-15 кеше авырган.  Монда төп сәбәп — ризык әзерләгәндә тех­нологияне үтәмәү.

Рамил Яфаев белдерүенчә, гамәл­дәге законнар буенча  күзәтүче органнарның җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләрен ачылганнан соң өч ел дәвамында тикшерү хокукы юк. Шул рәвешле ресторан, кафе хуҗалары ачылулары турында белдерә генә, ә анда клиентларга нинди ризык тәкъдим итәләр — билгесез. Өч елдан соң да тикшерергә килергә җыенуы турында күзәтүче орган алдан хәбәр итәргә тиеш. Ягъни ресторандагыларга җитеш­сезлекләрне тиз арада гамәлдән чыгару өчен вакыт бирелә. Шул рәвешле дәүләт контроле тәмам юкка чыга бара.

— Азык-төлекнең сыйфатын  тәэмин итүне көйләүче 29нчы һәм 184нче федераль законнар принципиаль мәсь­әләләрдә бер-берсенә каршы килгән­лектән, тулысынча гамәлгә ашырыла алмыйлар. Шул ук вакытта төбәк закон чыгаручылары федераль кануннарга каршы килүче закон кабул итә алмый, — дип билгеләнде утырышта. Анда, шулай ук, төбәкләргә дә контроль-күзәтү функцияләре бирелсен иде, дигән теләк яңгырады. Югыйсә, бизнеска дәүләт күзәтүенең йомшаруы әлегә  хуҗалык итүче субъектлар һәм малтабарлар арасында намуслы эшләүчеләр саны артуына, аларда җаваплылык тойгысы үсүенә китермәде.

Бүген республиканың кулланучылар базары урындагы предприятиеләр җитештергән азык-төлек белән бер­рәттән башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән китерелгәннәр белән тулган.  Башкортстан территориясендә 24 меңнән артык ваклап һәм күмәртәләп сату, җәмәгатьчелек туклануы оешмалары эшли, шул исәптән 900дән артык сәүдә челтәре бар. Агымдагы елның беренче кварталында үткәрелгән тикше­рүләр нәтиҗәләре буенча әйләнештән 446 партия сыйфатсыз һәм хәвефле азык-төлек алынган. Аларның иң зур күләме балык, ит һәм сөт продук­цияләренә, яшелчәләргә туры килә.

Гомумән, соңгы өч елда бракка чыгарылган  азык-төлек исемлегендә беренче урынны — чиста һәм минераль сулар, икенчесен — сутлар, өченче урынны кош ите били.

Хакы арзан булгач, түбән сыйфатлы продукцияне сатып алучылар күп. Чөнки кулланучыларның күпчелеге аны сайлаганда сыйфатка түгел, ә бәясенә игътибар итә. Еш кына киңкүләм мәгълүмат чараларында сатуга сыйфатсыз һәм хәтта  гомер өчен куркыныч тудырган  продукция чыгарылу турында күрсәтелә, языла. Әмма җитди чаралар  күрелми.

Совет әгъзалары Русия Дәүләт думасы депутатларына азык-төлек сыйфатына контрольне көчәйтүне законнар тарафыннан ныгытуны сорап мөрәҗә­гать итәргә булды. Әлегә җәмәгать­челекне “контроль сатып алу”га җәлеп итәргә, аның нәтиҗәләрен мәгълүмат чараларында яктыртырга кирәк. Бу өлкәдә халыкның белемен күтәрү зарур. Совет әгъзалары контрольлек итүдә пред­приятиеләргә эшләргә рөхсәт биргән муниципаль властьлар да катнашсын иде дигән теләктә.

— Дәүләтнең, үз гражданнарын якламыйча, бу рольне җәмәгатьчелеккә генә аударуы дөрес түгел. Ул дәүләтне алыштыра алмый. Җитешсезлекләрне бетерергә мәҗбүр итәргә кирәк, ә мондый механизм дәүләттә генә бар. Халыкны сыйфатсыз продукция белән агулауларын читтән генә күзәтергә тиеш түгел ул. Законнар кабул итсен, депутатларын эшләтсен. Безнең республикадан гына Дәүләт думасында 16 депутат эшли. Инициатива белән чыгыгыз, таләп итегез, — диде Совет җитәкчесе Петр Бобылев.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»