09.11.2013 - Икътисад

Сәүдә гөрләп тора

Республиканың күп кенә районнарында кулланучылар кооперацияләре бетерелеп, алар карамагындагы милек шәхси кулларга күчсә, Федоровка районында ул бүген дә нәтиҗәле эшли һәм куәтләрен елдан-ел арттыра бара. Бу җәһәттән “Гермес” кулланучылар җәмгыяте үз эшчәнлеген берничә төп юнәлештә, атап әйткәндә, сәүдә, җәмәгать туклануы, икмәк-күмәч изделиеләре, кулинария һәм иттән ярымфабрикатлар җитештерү юнәлешләрендә җәелдергән. Коллективта 109 кеше хезмәт сала, җәмгыятьнең 18 сәүдә ноктасы бар.

— Безнең предприятие табышлы эшли. Агымдагы елның тугыз аенда гына бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга 3,5 миллион сум күләмендә салым түләүләре керттек. Без җитештергән продукция югары сыйфатлы, шуңа күрә дә халык арасында зур сорау белән файдалана. Бу исә предприятие уңышының төп нигезен тәшкил итә, — ди “Гермес” кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Илдар Нурлыгаянов.

Ярымфабрикатларның югары сыйфатына исә, производствода фәкать табигый, экологик яктан чиста Федоровка районы җирлегендә үстерелгән яхшы сыйфатлы ит чималы файдалану исәбенә ирешәләр.

— Аңлашыла, яхшы ит бүген базарда арзан тормый. Бу без җитештергән продукциянең хакында да чагылмый калмый. Аның каравы, пилмәннәрнең, иттән эшләнгән башка ярым-фабрикатларның сыйфаты өчен йөзебез кызарырлык түгел, — ди бу җәһәттән Илдар Идгам улы.

“Гермес” җәмгыяте эшчәнлегендә янә бер мөһим юнәлеш — биредә халыкка сало, ит, балык ыслау хезмәтләре дә күрсәтелә. Әйтергә кирәк, бу хезмәт Федоровка районы халкы арасында гына түгел, якын-тирә районнарда яшәүчеләрдә дә сорау белән файдалана. Предприятиедә белдерүләренчә, аларга Стәрлебаш, Мәләвез, Зианчура районнарыннан да мөрәҗәгать итәләр икән.

Икмәк комбинатында һәм кондитерлык цехында җитештерелгән продукциягә дә ихтыяҗ зур. Биредә күпереп пешкән күмәч-икмәкләрне, тәм-томны чират торып алалар. Ә җәмгыять ашханәләрендә әзерләнүче тәмле ашлар иң таләпчән кулланучының да зәвыгын канәгатьләндерә. Шуңа да җәмгыять ашханәләре бервакытта да буш тормый.

Әйткәндәй, шушы юнәлеш тә предприятиегә ярыйсы гына табыш китерә.

— Җәмгыятьнең ике кече һәм бер зур залында көн саен диярлек коллектив чаралар үтә. Район һәм республика күләмендә үтүче һәртөрле мәртәбәле чараларга җыелучылар да, нигездә, бездә туклана, — ди бу җәһәттән Илдар Нурлыгаянов.

Заман белән бергә атлаучы коллектив эшчәнлекне камилләштерүгә, производствога яңа технологияләр кертүгә дә зур игътибар бирә. Әйтик, җитештерү цехлары тулысынча энергия саклаучы корылмалар белән җиһазландырылган. Бу исә үз чиратында чыгымнарны һәм җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен мөмкин кадәр киметү мөмкинлеге бирә.

— Район җитәкчелегенең, административ органнарның да даими ярдәмен тоеп эшлибез. Әйтик, кредит ставкаларының төшерелүе безгә лизингка корылмалар сатып алу мөмкинлеге ачты. Быел, мәсәлән, лизингка кондитер цехы өчен “Муссон-ротор 55-02” миче, кухня җи-һазлары, пилмән эшләү аппараты, ГАЗ-3302 йөк һәм ике “ВАЗ” автомобильләре сатып алдык. Бер сүз белән, адымнарыбыз ышанычлы һәм киләчәккә дә зур максатлар белән атлыйбыз, — ди Илдар Идгам улы.

Федоровка районында кулланучылар җәмгыяте системасы сакланып калу гына түгел, шушы рәвешле нәтиҗәле үсешкән кебек, биредә малтабарлык тармагы да киң колач алган. Моны район үзәгендә урнашкан “Әсәдуллина” шәхси предприятиесе мисалында да ачык күрергә мөмкин.

Предприятие җитәкчесе Алия Әсәдуллина Уфа кооператив техникумын тәмамлап кайтканнан соң, тәүдә урындагы базарда обойлар сата. 1999 елда исә ул үзен малтабарлык тармагында да сынап карарга була. 60 квадрат метрда кибет мәйданын арендага алып, шунда хуҗалык товарлары белән сәүдә итә башлый. Арытаба бу эшкә моңа кадәр район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән әти-әнисе Әлфинур һәм Нәҗип Мөхәммәтҗановларны да җәлеп итә. Баштагы чорда күрше-тирә районнарга да, хәтта Ырынбур өлкәсенә дә чыгып сәүдә итсәләр, 2006 елда Федоровка авылы үзәгендә 190 квадрат метрлы кирпеч бинаны тулысынча үзләренә сатып алганнан соң, бөтен товарны шушында алып кайталар.

Бу җәһәттән Алия Әсәдуллинаның “Уют” кибете бүген чын мәгънәсендә хуҗалык товарлары маркеты булып тора. Биредә сәүдә өч бүлектә — тукымалар, төзелеш материаллары һәм хуҗалык товарлары бүлекләрендә алып барыла.

— Нигездә район халкында, авыл кешесендә сорау белән файдаланучы товарлар алып кайтырга тырышабыз. Күмәртәләп сатучылар белән эш иткәч, бездәге бәяләр дә тешләшми. Иң мөһиме — һәр сатып алучы безнең кибеттә күңеленә яткан товарны алып, канәгать булып кайтып китә, — ди малтабарлык эшчәнлеге белән таныштырып, Алия Нәҗип кызы.

Бүгенге көндә “Әсәдуллина” предприятиесендә үзләреннән тыш сигез кеше эшли. Ягъни, федоровкалыларны иң кирәкле хуҗалык товарлары белән генә тәэмин итеп калмый, шушы кадәр кешене эшле һәм ашлы да иткән алар.

— Район җитәкчелегенә рәхмәт, һәр мәсьәләдә аңлау һәм яклау табабыз. Эшчәнлектәге һәр мәсьәлә урында һәм нәтиҗәле хәл ителә, — ди зур канәгатьлек белән Алиянең әнисе Әлфинур Мөхәммәтҗанова.

Алдагы чорда “Әсәдуллина” предприятиесе куәтләрен тагы да арттырып, хезмәтләндерү сыйфатын да арытаба яхшырту максаты белән эшли. Менә шулай, урындагы җитәкчелек тарафыннан тиешле игътибар һәм ярдәм булгач, кулланучылар кооперациясе дә, малтабарлык та нәтиҗәле үсешә Федоровка төбәгендә. Гомумән, районда бу юнәлештә алып барылучы эшчәнлек тәҗрибәсе республика күләмендә дә яхшы үрнәк була ала.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»