02.11.2013 - Икътисад

Бюджет социаль юнәлешле булачак

31 октябрьдә Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның икенче утырышы үтте. Аны Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Көн тәртибенә кертелгән 45 мәсьәлә каралды. Алты республика законы проекты кабул ителде. “Транспорт салымы турында” Законга үзгәрешләр кертү матор ягулыгы сыйфатында табигый газ кулланучы оешмалар һәм физик берәмлекләргә салым күләмен 20 процентка киметүне күзаллый.

Икенче укуда каралучы “Торак төзелешен үстерүгә булышлык буенча федераль фондның түләүсез сроклы куллануга яисә арзан торак төзү өчен арендага, шул исәптән, төзелә башлау максатында комплекслы үзләштерү өчен тапшырылган җир участокларында төзелгән яисә төзелеп килүче арзан торак алуга, хокуклы гражданнар исемлеген булдыру кагыйдәләре турында” Законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Елена Родина фике­рен­чә, бу документ “эконом-класс”ка караучы торак категориясен билгеләүдә ярдәм итәчәк. Закон проекты гражданнардан гаризалар кабул итү, исәпкә алу, карау тәртибен камилләштерә, документларга кул куйганда якларның бурычларын һәм хокукларын билгели.

Депутатлар 19 закон проектын, Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, юл хәрәкәте хәвефсезлеге, балыкчылык һәм су биоресурсын сак­лау, салым системасы эш­чән­­леге белән бәйле законнарга төзәтмәләрне карады. Шулай ук “Салым салуда патент системасы турында” Законга үзгәрешләр кертү тәкъ­дим ителде. Аңа ярашлы рәвештә, патент бирелүче эшкуарлык эшчәнлеге төрләре киңәя. Моңа кадәр булган 47 эшчән­лек төренә мебель җи­тештерү, мунча һәм солярий, күчермә ясау хезмәтләре өстәлә.

Утырышта бюджет документлары — 2014 елга һәм 2016 елга кадәр чорга Баш­корт­станның социаль-икътисади үсеш фаразы, “2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында”, “2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы план чорына Мотлак медицина страховкалавының Башкортстан Республикасы территориаль фонды бюджеты турында” закон проектлары кабул ителде.

Социаль-икътисади үсеш фаразы проектында тулай төбәк продуктының уртача еллык үсеше 5,2 процент күлә­мендә күзаллана. Җитеш­те­релгән продукция, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр, авыл хуҗалыгы продукциясе, хезмәт хакы фонды күләменең ел саен артуы фаразлана.

Федераль һәм республика бюджет законнарындагы барлык үзгәрешләрне исәпкә алып, 2014 елга Башкортстан бюд­жетының керемнәр өлеше — 109,6, чыгымнар өлеше 127,6 миллиард сум күләмендә бил­геләнгән, димәк бюджет дефицитлы. Алдагы елларда да чыгымнар керемнәрдән күбрәк булачак һәм дефицит 2015 елда — 14 миллиард сум, 2016 елда 9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бюджет социаль юнә­лешле, ул барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне күз уңын­да тота.

Мотлак медицина страхов­калавының Башкортстан Республикасы территориаль фонды бюджеты 2014 елда 34,9 миллиард сум тәшкил итәчәк, 2013 ел белән чагыштырганда үсеш — 10,7 процент. Аның алдагы елларда да артуы көтелә. 2015 елда — 40,121, 2016 елда 40,138 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең финанс гарантияләрен булдыра.

Утырышта 2014 елда пен­сиягә социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен яшәү минимумын күтәрү турында карар да тикшерелде.

Пленар утырышта Уфа, Белорет, Бәләбәй шәһәрләре, Дүртөйле һәм Туймазы районнары суд участокларына мировой судьялар сайланды.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»