31.10.2013 - Икътисад

Газ өчен бурыч тупланган

29 октябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов табигый газ сату өлкәсендәге түләүләр тәртибе турында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә барышында “Газпром” җәмгыяте башлыгы Алексей Миллер ил эчендә газ өчен түләүнең аванс системасына күчәргә тәкъдим итте. Дмитрий Медведев бу идеяне хуплады. Ул ресурслар белән тәэмин итүче компанияләрдә ерактан торып мәгълүмат алу мөмкинлеге бирүче исәп приборларын урнаштыру буенча тәкъдимне дә хуплады.

— Кызганычка каршы, менә шундый катгый чаралар күрергә туры килә. Моны барысы да аңласын иде. Монда сүз энергия һәм газ белән тәэмин итү килешүләре кысаларында хокук саклау органнары тарафыннан күрелергә тиешле катгый чаралар һәм суд структуралары аша бирелүче җәзалар турында да бара, — диде Хөкүмәт Рәисе.

Газ кулланучыларның ил буенча 100 миллиард сумнан артык бурычы бар, Башкортстанда ул 1,6 миллиард сум.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»