31.10.2013 - Икътисад

Мәскәүдә хупладылар. Эре бизнес аяк чалмасмы?

Башкортстанда урманнар 6 миллион гектардан артыграк мәйданны били. Шуның 22 процентын гына ылыслы агачлар алып тора. Кызганычка каршы, соңгы ике дистә ел дәвамында ил күлә­мен­дә табигать әйләнә-тирәлек сафлыгын тәэмин итүче байлык буларак түгел, күбрәк табыш алу чыганагы рәвешендә файдаланыла башлады. Республикада да урманнар күптән сатылып беткән, дигән хәбәр йөри. Болай дип әйтергә урын да бар кебек, чөнки Белорет якларындагы “инвесторлар”ның эшчәнлеге зур канәгатьсезлек туды­ра. Алар урманнарны тергезү белән шөгыльләнми диярлек. Бары тик республика Урман хуҗалыгы министрлыгының законлы таләпләре генә аларны берникадәр “тәртәдә тота”.

Урман гомер бакый халык байлыгы булып ка­ла. Әмма бу һич тә рөхсәтсез агач кисүне аң­латмый. Сер түгел, соңгы елларда урман байлыгын законсыз үзләштереп, аны бизнес чыганагына әверелдерүчеләр дә арта. Әйтик, Русиядә, рәсми чыганак буенча, рөхсәтсез урман кисү елына 1,2 — 1,3 миллион кубометрга җитә. Бу — гомум хәзерләнгәннең бер процентыннан азрак. Әмма бәйсез экспертлар икенчерәк фикердә. Алар, законсыз хәзерләнгән агач күләме 35 миллион кубометрга җитә, дип дәлилли, ягъни гомум күрсәткечнең 20 проценты дигән сүз.

Башкортстанда рөхсәтсез урман кисүгә каршы көрәшү буенча тәҗрибә бар. Тармак министрлыгы илебездә беренчеләрдән булып “Киселгән агач материалын автоматлаштырылган исәпкә алу буенча” бердәм мәгълүмат системасын эшләде һәм гамәлгә кертте. Күптән түгел Дәүләт думасында үткән Югары экологик совет утырышында Башкортстан урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин бу өлкәдә эшләүче галимнәрне, депутатларны һәм Русия төбәкләренең урман хуҗа­лыклары җитәкчелеген әлеге яңалык белән таныштырды. Редакция кунагы — Рәҗәп Байгонды улы белән әңгәмәбезне әлеге чара белән таныштырудан башладык.

— Рәҗәп Байгондович, республика Урман хуҗалыгы министрлыгында эшли башлаган әлеге система турында берничә ел элек “Кызыл таң”да күләмле язма дөнья күргән иде. Сез шул вакытта ук аның икътисади яктан файдалы булуы һәм аны ил күләмендә файдалана башларга кирәклеге турында сөйләгән идегез. Белүемчә, соңгы ике елда Башкортстан тәҗрибәсен берничә төбәктән килеп өйрәнделәр. Ни-һаять, сезнең “тавыш”ны Мәскәүдә — Дәүләт думасында да ишеттеләр.

— Башкортстан урманга никадәр бай булса, аны саклау һәм нәтиҗәле файдалануга таләпләр дә шулкадәр үк катгый булырга тиеш. Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре әлеге системаны әзерләгәндә иң элек шул максаттан чыгып эш итте. Автоматлаштырылган исәпкә алу системасының асылы шунда: без аның ярдә-мендә һәр районның урман хуҗалыгында кайчан һәм күпме агач киселеп, аның кайда озатылачагын алдан белеп торабыз. Бу системада йөк машинасы водителе турында тулы мәгълүмат теркәлә. Билгеле ки, бу яңалык федераль һәм республика законнары кысасында эшләнде. Әлегә федераль законда каралмаса да, без урман участокларын сату-сатып алу, арендалау турындагы килешүләрдә урман хуҗа-лыклары өчен өстәмә мәгълүматлар керттек. Анда, мәсәлән, агачны хәзер-ләү срогы, чыгару вакыты, машина номеры, агачның сорты һәм йөкне озатучы, кабул итеп алучы турында тулы мәгълүмат бар.

Дәүләт думасы Советындагы киңәшмәдә Башкортстан тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты. Бәхәсләр булды, сорауларга җавап бирдек. 400дән күбрәк кеше катнашкан киңәшмәдә Югары экология советы рәисе Владимир Кашин, Русия табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары — “Россельхоз” җитәкчесе Владимир Лебедев, Дәүләт думасы рәисе урынбасары Николай Левичев һәм башка иптәшләр чыгыш ясады. Урман ресурсларын саклау, аларны тергезү буенча дәүләт сәясәтенә яңа законнар белән ярдәм итү проблемасы тикшерелде.

Шундый мәртәбәле чарада Башкортстан урманчылары фикерен тыңлау, минемчә, эшчәнлегебезгә зур бәя дә булып тора. Бер нәрсә борчый, әлбәттә: безнең тәҗрибә илнең эре бизнес вәкилләрендә теләктәшлек табармы? Әлегә теге яки бу дәүләт сәясәтен үткәрүдә депутат-лоббистлар фикере өстенлек алучан.

— Автоматлаштырылган система теге яки бу закон бозуны теркәгәннән соң нинди чара күрелә? Соңгы ике елда, мәсәлән, бу яңалык нинди файда китерде?

— Әлбәттә, министрлык урман байлыгын саклау буенча ялгызы гына берни дә эшли алмас иде. Дәүләт думасы утырышында да Башкортстан тәҗрибәсе буенча фикер алышканда законсыз агач кисүчеләргә каршы көрәшүдә безнең башка ведомстволар белән берлектә эшләвебезне билгеләделәр. Без Эчке эшләр министрлыгы, Башкортстан таможнясы, республика Салым хезмәте идарәсе белән берлектә дүртьяклы килешү төзедек. Хәзер республика урманнарында агач хәзерләүдә катнашучы һәр подразделение мәгъ-лүматларның автоматлаштырылган исәп системасында теркәлүе белән үзләре кызыксына. Әйткәндәй, юлларда полиция хезмәткәрләре йөк төягән машинаны тикшергәндә агач язмышы турында әлеге системадан оператив мәгълүмат алала.

Нинди нәтиҗәләр бирде, дигән сорауга килгәндә, беренчедән, закон бозучылар саны кискен кимеде. Төрле ведомстволар белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәсен күрәбез. 2009 елдагы белән чагыштырганда, мәсәлән, былтыр рөхсәтсез агач кисү очрагы 1,6 тапкыр кимеде, ә законсыз хәзерләнгән агач күләме 1,9 тапкыр азрак тәшкил итте. Шушы чорда республика урман хуҗалыгына китерелгән зыян ике тапкырдан күбрәккә кимеде.

Шунысы да игътибарга лаек: инспектор тикшерүләре еш кына рөхсәтсез малтабарлык белән шөгыльләнүчеләрне ачыкларга булышлык итте. Монысы инде өстәмә салым чыганагын тулыландыруга мисал. Әйтик, узган елда салым органнары белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә, казнага 184 миллион сум өстәмә түләнде. Бердәм мәгълүмат системасы, гомумән, алдашуларга юл куймый. Ышанам, Башкортстан урманчылары тәҗрибәсе илебез киңлекләрендә таралыр, яклау табар. Чөнки, бәхеткә, әлегә урман байлыгы дәүләт карамагында. Һәм бу байлыкка ымсынучылар ныклап кул сузганчы, табигый байлыкларыбыз исәпкә алынырга, аны нәтиҗәле файдалануда контроль көчәергә тиеш.

— Рәҗәп Байгондович, форсаттан файдаланып, урман хуҗалы-гының бүгенге эшчәнлеге, проблемалары белән дә кыскача таныштырып үтсәгез иде. Урман хәзерләү — эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе. “Санитар тазарту” дигән төшенчә дә бар бит әле. Әйтик, өлгергән һәм корыган агачларны еллык кисү күләме — 8,7 миллион кубометр, ягъни ел саен шулкадәр агач киселергә тиеш. Чынлыкта ул 3,3 миллион кубометрдан артмый. Димәк, эш 40 процентка гына башкарыла. Бу нәрсә белән бәйле?

— Бөтен бәла шунда — агачның сыйфатлысы гына кисеп эшкәртелә. Әлегә республикада агач чималын тирәнтен эшкәртү сәнәгате үсешмәгән. Билгеле, республикада берничә инвестицион проект тормышка ашырыла, тик алар гына аз.

Мин бу юнәлештә урта һәм кече бизнес эшчәнлеген үстерергә, алар уңышлы эшләсен өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк дигән фикердә. Без Караидел, Бөрҗән, Баймак, Учалы һәм Аскын районнары малтабарларын үрнәк итеп куябыз. Анда агач чималыннан, хәтта сыйфатсызыннан да менә дигән продукция җитештерәләр. Ләкин эшкәртү җиһаз-корылмалары кыйммәт тора, шуңа аны һәркем сатып алалмый. Бәлки, кемгәдер коопера-циягә керергә кирәктер. Сәүдә базарында агач материалына ихтыяҗ кимеми бит. Якынча исәпләүләр аның 1,5 миллион кубометрга җитүен күрсәтә.

— Фикерегезне дәвам итеп, алдагы сорауга төгәлрәк җавап бир-сәгез иде. Министр буларак, Сез урманны кисү һәм аны кабат тергезү нисбәтен ничек бәялисез?

— Бу проблема киселгән агач күләмен контрольдә тотуга караганда да катлаулырак. Башкортстан урманнарында исемнәре ил күләмендә билгеле инвесторлар эшли. Кызганыч хәл, әмма аларның күбесе үзләре өчен генә, ягъни шәхси бизнес мәнфәгатен алга куеп кына эш итә. Килешүдә каралган күләмдә урман тергезү белән шөгыльләнми. “Кызыл таң” гәзитенең дә бу турыда кыю тәнкыйть белән язганын хәтерлим. Шулай да министрлык бу эшкә битараф түгел. Инде суд юллары да аз тапталмады.

Хәтеремдә, 1990 елда тоташ агач кисү күләме республика буенча 28 мең гектарда башкарыла иде һәм ул шулкадәр мәйданда тергезелде. Республикада инвестицион проектларның берсен тормышка ашыручы “Селена” җәмгыяте, мәсәлән, килешү шартларын үтәмичә, ылыслы агачлар хәзерләү белән генә шөгыльләнә. Соңгы өч елда исәпле урман кисү планы үтәлеше уртача 26 проценттан артмады. Шуның 70 проценты — ылыслы агачлар. Шуны да билгеләргә телим без һәр елны кимендә 10 мең гектар мәйданда урманнарны тергезү белән шөгыльләнәбез.

Табигый байлыкларыбыз арасында нефть һәм газдан тыш, урманнар да мөһим урын тота. Шул ук вакытта, без аны әрәм-шәрәм итүгә юл куярга тиеш түгел. Алга киткән илләрдә урман сәнәгате секторы өлеше илнең тулай продуктында 5 процент чамасы урын ала. Ә Русиядә соңгы елларда бу күрсәткеч 1,5 процент кына тәшкил итте. Русия куәтле урман державасы булырга тели икән, безгә дә шул 5 процентка ирешергә кирәк. Ә бу максатка без илнең урман хуҗалыгында анык юнәлеш һәм дәүләт сәясәте, законнар төгәл үтәлгән очракта гына ирешә алачакбыз.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»