30.10.2013 - Икътисад

Нефть бетсә, нишләрбез?

Киләчәктә кешеләргә бензин бәяләре белән даими кызыксынып торырга кирәкмәс, ахры. Бөтендөнья энергетика советының еллык докладыннан күренүенчә, дөньяда табылган нефть запасы — 56, ә газ 55 елга җитәрлек кенә калган. Белгечләр фикеренчә, нефть базарының гомере дә санаулы гына калган, иң күп дигәндә, 22 елдан ул бетәчәк, имеш.

Бөтендөнья энергетика советы аналитиклары билгеле нефть запасын исәпләгән. Табылмаган нефть 223 миллиард тонна, газ 209 триллион кубометр тәшкил итә. Энергиянең альтернатив чыганаклары да әле киң кулланыш тапмый, электр энергиясен җитеште­рүдә аларның күләме 5 проценттан арт­мый. Ә менә нефть һәм газ бетеп бара...

Бөтендөнья энергетика советы белгечләре фикеренчә, йөзләрчә елга җитәрлек ягулык — ташкүмер бар. Ул — XXI гасыр икътисадының нигезен тәшкил итәчәк. Әйтергә кирәк, күп кенә алга киткән илләр “артка — киләчәккә” кайтып, ташкүмер куллана башлады. Бөтендөнья энергетика советы мәгъ­лүматларына караганда, Кытайда электр энергиясенең 79 проценты ташкүмер ягу нәтиҗәсендә җитеште­релә. АКШта бу күрсәткеч 40 процентка җитә. Тикшеренүләрдән күренүенчә, 2020 елга кадәр планетада ташкүмергә ихтыяҗ бермә-бер артачак. Фаразлаулар буенча, ташкүмергә ихтыяҗ нефтькә сораудан 15 процентка артып китәчәк.

“Ләкин ташкүмер нефтьне барыбер алмаштыра алмаячак. Чөнки ташкү­мер — барлык энергия чыганакларына караганда иң пычрагы, — ди Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге эксперты Рөстәм Танкаев. — Кытайда ул бик күп яндырыла. Нәтиҗәдә, бу илдә кислота яңгырлары да еш ява. Кытайлылар да, ташкүмернең зарарлы булуын аңлап, актив рәвештә газга күчә башлады”.

Нефтьнең тиздән “үлеме” турындагы имеш-мимешләр дә дөреслектән ерак тора. Рөстәм Танкаев фикеренчә, Бөтендөнья энергетика советы фаразы бары тик иҗтимагый фикер белән идарә итү инструменты гына булуы мөмкин. “Иртәгә барлык нефть запасы бетә дигән куркыныч юк. Сланец нефте запаслары гына да ким дигәндә 200 елга җитәрлек. Табу технологиясе гаять кыйммәт булганлыктан, әле аның яткылыклары актив үзләштерелми. Моннан тыш, битуминоз комнан нефть табуны да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Канада, Венесуэла һәм Русиядә аның зур яткылыклары бар. Кайбер фаразларга караганда, шундый комнарда нефть запасы буенча Русия дөньяда беренче урында тора”.

— 2013-14 елларда нефтьнең бер барреле 100 доллар булачак. 2015-16 елларда нефтьнең бәясе төшә башлаячак, дип күзаллана. Моннан 8-10 ел элек тә “нефть бетә” дип шаулашканнар иде. Яңа яткылыклар ачылды. Әле Брази-лиядә бай нефть яткылыклары табылды. Анда чимал яңа технологияләр ярдәмендә табыла, — ди БМОның энергетика буенча белгече, Мәскәү нефть клубы вице-президенты Тогрул Багиров.

Шуны да онытмаска кирәк: нефть­нең бик җитди көндәшләре бар. Бел­гечләр фикеренчә, 2035 елга дөньяның нефть базары яшәүдән туктарга мөмкин. “Кара алтын” ролен водород, электр энергиясе, метан башкарачак. Дөньяның бик күп эре компанияләре нефтьне алмаштыра алырлык альтернатив энергия чыганагы табу буенча җитди тикшеренү эшләре алып бара. Әлбәттә, альтернатив ягулык микъдары әлегә бик аз. Ләкин кем әйтмешли, “процесс башланды”. Мисал өчен, гибрид двигательле автомобильләр җите­штерелә башлады. Белгечләр фи­керенчә, 20 елда альтернатив ягулык нефтьне дөньяның төп ресурсы пьедесталыннан “төртеп төшерүе” бик мөмкин. Мисал өчен, телевизор яисә компьютер өлкән буын вәкилләренең төшенә дә кермәгән нәрсәләр иде бит. Бүген аларсыз яшәүне күз алдына китерүе читен. Альтернатив энергия чыганаклары белән дә шулай булачак.

Урынлы сорау туа — нефть беркемгә дә кирәкми башласа, Русия икътисады нинди хәлгә төшәр соң? Икътисади үсеш министрлыгы мәгълү­матларына караганда, Русия агымдагы елның гыйнвар-маенда 71,3 процент ягулык-энергетика товарларын читкә саткан. Димәк, ил икътисадын авыр хәлгә куймас өчен Русия җитештерелгән продукциянең ассортиментын киңәйтергә һәм башка төрле сату базарларын эзли башларга, кискен чаралар күрергә “кичә үк” тиеш иде.

Белгечләр фикеренчә, нефть-газдан алынган керемгә алмаш бар. Мисал өчен, дөньяда электр двигательләренә ихтыяҗ зур. Русия ул двигательләр җитештерүдә киң кулланылучы бакыр һәм аккургаш табуны арттырырга мөмкин. Бу чималны чит илләргә сатмыйча, үзендә двигательләр җитеш­терүне оештыра, шулай ук нефть һәм газ сатудан тыш, Русия авыл хуҗа­лы­гын, югары технологияләр базарын, авиация һәм химия сәнәгатен үстереп, икътисадын ныгыта ала.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»