26.10.2013 - Икътисад

Башкортстан таможнясы нәтиҗәле эшли

Русия таможня хезмәте өчен 2013 ел — истәлекле ел. Төгәл 360 ел элек, 1653 елның 25 октябрендә патша Алексей Михайлович Русиядә таможня эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт көйләвенә нигез салган Указга кул куя. Бу көнне хәзер Русия Федерациясенең таможня хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. 22 ел элек исә илдә Дәүләт таможня комитеты оештырылды, соңрак ул Федераль таможня хезмәте дип үзгәртелде.

24 октябрьдә үткән матбугат конференциясендә Башкортстан таможнясы начальнигы Юрий Владимиров ведомствоның агымдагы елның 9 аендагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

— Бүген Башкортстанда сәнәгать производствосын яңартуга һәм модернизацияләүгә юнәлтелгән бик күп инвестиция проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Башкортстан таможнясы бизнес вәкилләре белән конструктив хезмәттәшлек итә, таможня процедураларын үтү вакытын кыскарту чаралары күрә. Таможня хезмәте илдәге тышкы икътисади процессларны көйләүдә зур роль уйный, — диде Юрий Валентинович. — Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанда тышкы товар әйләнеше күләме 1810,1 миллион АКШ доллары, шул исәптән  экспорт — 1346,4 миллион доллар (тышкы товар әйләнешенең 74,4 проценты) һәм импорт 463,6 миллион доллар (25,6 процент)  тәшкил итте. 2012 ел белән чагыштырганда, товар әйләнеше шул ук күләмдә калды, экспорт 8,8 процентка артты, импорт 19,3 процентка кимеде.

Тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендәге 567 вәкил дөньяның 87 иле белән (2012 елның гыйнвар-сен-тябрендә — 101 ил) сәүдә бәйләнешендә тора. Быел ерак чит илләр белән сәүдә гомум товар әйләнешенең — 83, БДБ илләре белән 17 процентын тәшкил итә. 2012 елда бу күрсәткечләр 77,3 һәм 22,7 процент иде. Республикадан Кытай, Финляндия, Һиндстан һәм Украинага зур күләмдә товар экспортлана. Үзбәкстан, Германия, Кытай һәм Франциядән товарлар күпләп кертелә. Агымдагы елның 9 аенда Башкортстан таможнясы федераль бюджетка 3 миллиард 913 миллион сум күчергән. Бу планга карата 103 процент.

2014 елдан Интернет челтәрен кулланып, декларацияне мотлак электрон төрдә тутыру кертелә. Моның өчен Башкортстан таможнясында барлык тиешле шартлар да тудырылган. Әле декларацияләрнең 98 проценты электрон төрдә Интернет аша тапшырыла.

Быел Башкортстан таможнясы тарафыннан административ хокук бозулар турында 934  эш ачылган, 9 җинаять эше кузгатылган. 500 граммнан артык наркотик матдә әйләнештән алынган. Уфа аэропортының таможня постында “Чак” кушаматлы эт ярдәмендә 25 грамм наркотик матдә табылган. Тоткарланган Үзбәкстан гражданына карата җинаять эше кузгатылган.

— Таможня органнары структурасы кыскаруга карамастан, ведомство тышкы сәүдә эшчәнлегенә дәүләт контролен тиешле дәрәҗәдә башкара, — диде Юрий Владимиров.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»