24.10.2013 - Икътисад

Инвесторлар республикага ышаныч белдерә

23 октябрьдә республика Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән Хөкүмәт Президиумы утырышында 2020 елга кадәр Башкортстанның инвестицион үсеше стратегиясе тикшерелде.

— 2012 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 233 миллиард сумга җитте. Быел да республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча эш яхшы бара, бу өлкәдә адымнарыбыз ышанычлы. 2013 ел йомгаклары буенча күрсәткечләр узган елдагыдан 4-5 процентка югарырак булыр,  төп капиталга инвестицияләр күләме 250 миллиард сумга җитәр, дип ышанам. Бу планнар тормышка ашсын өчен барыбызга да актив эшләргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Чит илләрдән инвестицияләр агымы артты. 2012 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч өч тапкыр күбрәк. Бу әле чик түгел, дип уйлыйм. Быел да бу юнәлештә республика нәтиҗәле эшли.

Халыкара рейтинг агентлыклары республика үсешен югары бәяли. Бу — яхшы билге, димәк, республиканың финанс һәм бюджет системасы торышы яхшы.

Дөньяда икътисади кризис дәвам итүен яхшы аңлыйбыз, сәнәгать җитеш­терүе күләме акрынайды, тышкы сәүдә әйләнеше, продукциягә сорау кимеде. Бюджет предприятиеләр табышына салымның бер өлешен югалта. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 5 процентка төште. Дөрес, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хәл алай ук начар түгел. Ләкин без моның белән тынычланырга тиеш түгел. Безгә барлык төр салымнар буенча да “плюс” белән барырга кирәк. Моңа бары тик дөрес инвестиция сәясәте алып бару нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Башкортстан үзен  инвестицион стратегия буенча да лидер итеп күрсәтте. Республикада Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә Инвестицион эшчәнлек стандарты эшләнде. Мотлак үтәлергә тиешле 15 пунктның 13е гамәлгә ашырылган. Стандартны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек кысаларында 2020 елга кадәр Башкортстанның инвестицион үсеше стратегиясе эшләнде. Документны Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы һәм “Эксперт РА” белгечләре әзерләде.

Хөкүмәт Президиумы утырышында бу мөһим документ белән Икътисади үсеш министры Александр Марьин таныштырды. Стратегиягә ярашлы, республикада тулай төбәк продуктының уртача еллык үсеше 107 процентка җитәргә тиеш. Тулай төбәк продукты структурасында инвестицияләр күләмен 27 процентка кадәр (әле 22 процент) арттыру планлаштырыла. 2015 елга Башкортстан салым базасы үсеше буенча Русиянең биш алдынгы төбәге исәбенә керергә тиеш. Әлегә республика 8-9нчы урында. Тулай төбәк продуктында авыл хуҗалыгы өлеше 10 процентка җитәргә, авылда эшсезлек дәрәҗәсе 8 процентка кимергә тиеш.

 Фәнүз Мәхмүтҗанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»