22.10.2013 - Икътисад

Инвестицияләр - киләчәк нигезе

18 октябрьдә Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Инвестиция климатын яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Русия Президенты каршындагы эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Борис Титов, Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин, министрлыклар, муниципалитетлар вәкилләре һәм малтабарлар катнашлыгында үткән утырышта көндәшлекне үстерү, бизнеска уңайлы шартлар тудыру һәм инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.

— Республикада инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлек нәтиҗәле оештырылган. Яңа предприятиеләр төземичә, яңа җитештерү куәтләре булдырмый торып, республиканы үстереп булмаячагын без яхшы аңлыйбыз. Узган елда республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча яхшы эшләдек, быел да адымнарыбыз ышанычлы, күрсәткечләр уртача Русиядәгедән югарырак, — диде Рөстәм Хәмитов. — Химия һәм азык-төлек сәнәгатендә күрсәткечләр планлаштырганнан түбәнрәк. Агросәнәгать комплексы яхшы үсешә. Шәхси инвесторлар һәм  компанияләр акчаларын җәлеп итәбез. Беренче яртыеллык йомгакларына караганда, тармакка 4 миллиард сумга якын инвестицияләр җәлеп ителде, бу узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр югарырак. 40 миллиард сумлык алты аграр проект өстенлекле дип табылды. Эре сөтчелек һәм дуңгызчылык фермалары төзү турында килешүләргә кул куелды. Ашлыкны тирәнтен эшкәртүне оештыру буенча эш бара.

Рөстәм Зәки улы кече һәм урта бизнесны үстерү буенча республикада максатлы эш алып барылуы, шул ук вакытта малтабарлардан шикаятьләрнең күп булуы турында әйтте. Былтыр Русиядә беренчеләрдән республикада Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил институты булдырылды. Һәр муниципалитетта вәкилнең иҗти­магый ярдәмчеләре, “Бизнес коррупциягә каршы”  үзәге һәм  федераль Вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли. Республикада Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлык төзелде.

— Муниципалитетлар дәрәҗәсендә эшкуарлар яклау тапмый. Шәһәрләрдә хәл яхшы гына, ә менә кайбер авыл муниципаль берәмлекләрендә XXI гасыр башы түгел, ә XX гасыр уртасы катего­рияләре белән эш итәләр, — диде Рөстәм Хәмитов. — Җирне рәсмиләш­те­рү, арендага һәм милеккә бирүдә административ киртәләр, бюрократия, башбаштаклык күп. Кешеләрне безнекеләр һәм читләргә аералар. Күпчелек муниципаль район җитәкчеләре бизнесның акча китерүен, яңа эш урыннары булдыруын аңлыйлар, әлбәттә. Шул ук вакытта, бизнесның мөһимлеген аңламаучы кешеләр дә бар.

Көндәшлек — базарның төп этәргеч көче, моторы, йөрәге. Безнең максат — цивилизацияле көндәшлеккә шартлар тудыру, базарда монополия урнашуга юл куймау.

— Илдә эшкуарлар хокукларын чикләү, коррупция һәм бизнесның үсешен тоткарлаучы административ киртәләр күп. Шуның өчен дә Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил институты булдыру очраклы түгел, — диде Борис Титов. — Башкортстанда без малтабарлыкны үстерү буенча максатлы эш алып барылуын күрәбез. Биредә илдә беренчеләрдән бизнес-омбудсмен институты булдырылды. Республикада эшкуарлар хокуклары буенча вәкил нәтиҗәле эшли — 500дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов чыгышында малтабарлыкны үстерүнең төп юнәлешләре һәм моңа шартлар тудыру турында сөйләде. Моның өчен, беренчедән, кадрлар әзерләргә һәм укыту сыйфатын күтәрергә, икенчедән, эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасын булдырырга, өчен­чедән, эшлекле мохитне үстерү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

—  Кешеләр һөнәр үзләштерми, ә белем ала. Югары уку йортлары икътисадка кирәкле белгечләр әзерләми. Мәгариф производстводан аерылган, эш бирүче яшь кешене яңадан укытырга, белемен күтәрергә мәҗбүр. Урта буын кешеләре өстәмә һөнәрләр үзләштерә алмый, нәтиҗәдә түбән хезмәт хакына эшләп йөри, — диде Дмитрий Владимирович. —  Квалификацияле кадрлар әзерләү системасы булырга, белемен күтәрергә теләгән  кешеләргә дәүләт ярдәм итәргә, мәктәп, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре бизнес өчен дә кадрлар әзерләргә тиеш.

Утырышта Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин, “Башкортстанның үсеш корпорациясе” җәмгыятенең үсеш буенча директоры Рөстәм Моратов, Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкның генеральный директоры Антон Крицкий чыгыш ясадылар.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»