09.10.2013 - Икътисад

Илләр - төрле, проблемалар бер үк...

24-26 сентябрьдә Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) проблемаларына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Уфа дәүләт авиация техник университетының социология кафедрасында үткән секция утырышында катнашучылар оешмага керүче илләр икътисадындагы үзгәрешләрнең социаль өлкәдә чагылышы турында фикер алышты. Анда чыгыш ясаган галимнәрнең берсе — социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллинның язмасын тәкъдим итәбез.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШОС) Кытай, Русия, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан керә. Бу халыкара оешмада әгъза булып торган илләрдә Җир шары хал­кының дүрттән бер өлеше яши. ШОС әгъзасы Кытай бүген эчке тулай продукт күлә­ме буенча дөньяда икенче урында тора.

Халык саны һәм табигать ресурслары, икътисад һәм сәя­сәт өлкәләрендә оешманың мөмкинлекләре зур. Аның Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, ә дөнья күләмендәге вакыйгаларга йогынтысы да арта бара. Яңадан-яңа илләр аның белән хезмәттәшлек итүе, дәүләт башлыкларының ШОС фикеренә колак салуы очраклы түгел.

Шуны билгеләргә кирәк, оешмада төрле дәрәҗәдәге илләр әгъза булып тора. Әйтик, Кытайда миллиардтан артык, Кыргызстанда биш миллион кеше яши.

Планетаның кыйсы кыйтгасында да социаль процесс бер төрле. Шуңа да илләр халык саны, социаль-мәдәни һәм этник күрсәткечләре, тарихи тәҗрибәсе, икътисади, фәнни-техник мөмкинлекләре белән аерылып торсалар да, бүген бер үк төрле проблемалар белән очрашалар.

Без, Уфа дәүләт авиация техник университетының социология кафедрасында үткән секция утырышында катнашучылар, ШОСка керүче илләр икътисадындагы үзгәрешләр­нең социаль өлкәдә чагылышы турында фикер алыштык. Барлык илләрдә дә кешеләр халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында табигатьне актив үзгәртү белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта, барлык дәү­ләт­ләрдә дә, шул исәптән ШОС оешмасына кергәннәрендә дә, кешенең табигатькә тәэсире гаять көчле булып кала.

Дәүләт һәм шәхси оешмалар шушы территориядә яшәү-че һәркемгә Ходай тарафыннан бирелгән табигать байлыгын үзләштерә. Аны үзләштерүдән алынган акчаны нәтиҗәле куллану Русия өчен генә актуаль түгел. ШОС ил­ләре җитәкче-ләре икътисад­ның көндәшлек сәләтен үсте­рүгә чимал сатып түгел, ә җитештерүне тиешенчә оештыру исәбенә генә ирешер-гә мөмкин булуын яхшы аңлый.

Элекке  СССР республикалары булган ШОС әгъзала­рында бер  үк проблема күзә­телә: халык социаль катламнарга бүленгән, яшәү дәрәҗәсе кискен аерыла. Күп кенә совет “кызыл командир”лары һәм партия-дәүләт җитәкчеләре дәүләт милкен хосусыйлаштыру исәбенә матди байлыкны кулга төшергән. Томанлы Альбионда сарайларда яшәүче бу “иптәшләр”не ил язмышы кызыксындырмый...

ШОС әгъзасы булып торучы барлык илләрдә дә хәер­челек проблемасы кискен булып кала. Статистика мәгълү­мат­ларына караганда, Русия халкының 9 процентка якыны хәерчелек чигендә яши. Русия Фәннәр академиясенең Социология институты галимнәре фикеренчә, әгәр яшәү өчен чыганакларны алу мөмкин­ле­геннән караганда, илдә гомер кичерүче һәр дүр-тенче кешене хәерчелектә көн күрә дип исәп­ләргә була. Әл-бәттә, хәерче­лекне билгеләүче анык критерийлар кирәк. Мисал өчен, Берләшкән Милләтләр Оешмасы хәерчелек чиген көненә бер доллар керем белән билгели. Әлбәттә, безнең илдә көненә бер доллар керемле кешеләр әлләни күп түгелдер. Аның каравы, аена 250 доллар керем белән дә тиешле яшәү дәрәҗәсе булмаганнар бихисап.

Халыкның урнашу мәсь­әләсе барлык ШОС әгъзалары өчен дә көнүзәк булып кала. Русиянең табигать ресурсларына иң бай Ерак Көнчыгышында халык саны кискен кими. Илнең өчтән бер өлешен алып торган гаять зур терри­ториядә Русия халкының нибары 4 проценттан артыгы яши. Заман үзгәрде, совет чорындагы кебек производстволарны планлы урнаштыру хәзер юк. Әлеге вакытта һәркем Себергә “тайга исе иснәр­гә” түгел, ә “озын акча” артыннан бара. Табигать байлыкларын табу һәм читкә сату буенча дөньяда илебез беренче урында булса да, кызганычка каршы, халкының яшәү дәрәҗәсе буенча бер дә алдынгы урында түгел шул. Кем өчендер бу бик уңайлы: территорияне төзек­ләндерергә, социаль инфраструктура булдырырга кирәкми, авылдагы һәм шәһәрдәге эшсез ир-егетләрне җыеп, вахта оешты­расың да, әйдә керем тәэмин итсеннәр! Тик бу “вахта”ларда эшләүчеләрнең гаилә хәле, алар арасында аерылышу очрак­ларының артуы, бала­ларының әтисез үсүе беркемне дә кызыксындырмый — нефть кенә агып торсын. Шул рәвеш­ле социаль өлкә үсеше­нә чыгымнарны экономияләү исә­бенә кемнәрдер югары табыш ала.

Индустриаль үсешне ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, соң-гы гасырда тормыш дәрә­җәсе күтәрелде. Кеше гомере озынайды, пенсия яшендәге халык саны артты. Шул рә­веш­ле, эшкә сәләтле халык иңенә күбрәк йөкләнеш төшә. Гадирәк итеп әйткәндә, эшкә сәләтле бер кеше берничә кешене туйдырырга тиеш. ШОС әгъзалары булган илләрнең һәрберсе үз демография сәя­сәтен үткәрә. Һәр дәүләт туымны дәртләндерү, халыкның гомер озынлыгын арттыру мәсьә­ләләрен үзенчә хәл итә. Шулай ук, ШОС дәүләтләрен урбанизация процессы, ягъни халыкның күпләп шәһәргә күчү мәсьәләсе дә борчуга сала.

Күрүебезчә, Шанхай хез­мәт­тәшлек оешмасы иллә­рендә проблемалар бер үк төр­ле. Бу җәһәттән, даими нигездә үткә­релүче  саммитлар оешма әгъза­ла­ры­на фикер алышу, үз илләренең социаль-икътисади мәсьә­лә­ләрен хәл итү буенча тәҗ­рибә уртаклашу өчен мәйдан булып тора. 2015 елда исә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышы һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуы Уфада үтәчәк.

Равил Насыйбуллин,

социология фәннәре докторы, профессор,

УДАТУның социология һәм социаль технологияләр

кафедрасы мөдире.

Посуточно снять квартиру в Уфе


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»