03.10.2013 - Икътисад

Сочига сәфәр нәтиҗәле булды

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Сочида үткән XII Халыкара инвестиция форумында катнашты.

Делегация әгъзалары “түгәрәк өстәл”ләрдә, төрле дискуссияләрдә чыгыш ясады, ике яклы очрашулар үткәрде.

Икътисади үсеш һәм тормыш сыйфаты мәсьәләләренә багышланган пленар утырышта Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты.

Форум кысаларында Дмитрий Шаронов финанс структуралары вәкилләре белән очрашулар үткәрде, аларда Башкортстандагы төрле проектларны кредитлау һәм финанс лизингы мәсьәләләре тикшерелде.

Моннан тыш, Сочида Башкортстан Хөкүмәте, Внешэкономбанк һәм инвесторлар арасында республикадагы югары технологияле производство өлкәсендәге проектларны финанслау буенча үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Атап әйткәндә, ашлыкны тирәнтен эшкәртү комплексы төзү турында сүз барды.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән ике республика арасында мәгариф, фән һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен очрашулар турында килешүгә ирешелде.

Башкортстанның хезмәтне һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль үсеш сәясәтенә багышланган дискуссиядә чыгыш ясады. Анда, шулай ук, ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты.

Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев Франция-Русия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Эммануэль Киде белән очрашу үткәрде. Анда катнашкан Франция бизнесменнары Башкортстанда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте.

Галина Бахшиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»