02.10.2013 - Икътисад

Кемгә җир түләүсез биреләчәк?

Русиядә дача, бакча һәм крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру өчен җирне бушлай бирә башлаячаклар. Дөрес, барлык кешегә дә түгел. Урындагы власть төбәккә кирәкле белгечләрне, мисал өчен, авыл мәктәпләренә һәм дәваха­нәләренә укытучыларны һәм табибларны шул рәвешле җәлеп итә алачак. Әлбәттә, җир турындагы законнарга Ру­сиянең Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән төзәтмәләр кабул ителсә. Алар 15 октябрьгә кадәр Русия Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.

Җир кайсы муниципаль берәмлектә бирелүен төбәк законы билгеләячәк. Әлбәттә, беренче чиратта сүз халык аз яши торган районнар турында бара. Мәскәү һәм башка эре шәһәрләр янындагы “алтын” җирне беркем дә бирмәячәк. “Авылга күченеп кайту өчен бик күп акча кирәк. Кайбер урыннарда электр да үткәрел­мәгән. Ут, газ һәм су кертү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Өстәвенә, җир өчен дә зур сумма түләргә кирәк булса, кешегә авылга кайту ниятеннән баш тартырга гына кала.  Шуның өчен ерактагы, халык аз яши торган торак пунктларында җирне бушлай бирергә кирәк. Безнең министрлыкның башлангычы Русиянең кеше аз яши торган районнарына халыкны күчерүгә юнәлтелгән”, — ди Икътисади үсеш ми­нистрлыгының Күчемсез милек департаменты директоры Андрей Ивакин.

Русиядә белгечләрне авылга эшкә кайтару буенча мондый тәҗрибә бар инде. Илнең яшь табибларына үз һөнәрләре буенча авылда 5 ел эшләү шарты белән 1 миллион сум “подъем­ный” бирелә башлады. Бу чара илдә, шул исәптән, Башкортстанда, үз нәтиҗәләрен бирә.

Җир билгеле шартларда биреләчәк. Төп шартларның берсе — ул максатлы файдаланылырга, ягъни дача яки торак йорт төзелергә, бакча яки кечкенә крестьян-фермер ху­җа­лыгы оештырылырга тиеш. “Дача өчен — 4-10, шәх­си хуҗалык өчен 20-30 сутый җир бирү каралган. Әлбәттә, җир мәйданының зурлыгын төбәк­ләр билгеләячәк. Биреләчәк җир участоклары мәйданы шәһәр төзелеше регламентына карап билгелә­нә­чәк. Бу регламентта дача, шәхси хуҗалык яки крестьян-фермер хуҗа­лыгына күпме җир бире­лергә тиешлеге каралган. Күпче­лек муниципаль берәм­лекләрдә мондый регламент гамәлгә кергән, калганнарында  аны кертү процессы бара. Җирдән файдалану һәм төзү кагый­дәләре расланмый торып, Икътисади үсеш министрлыгы әзер­ләгән закон көченә кер­мәячәк”, — ди Андрей Ивакин.

Барлык документлар кабул ителгәннән соң, төбәк властьлары җирнең нинди категория гражданнарга (укытучылар, табиблар, муниципалитетка ки­рәкле башка белгечләр) бире­ләсен һәм бушлай җир бире­ләсе участокларны, җирнең максималь һәм минималь мәйданын билгели. Җиргә милек хокукы берничә этапта башкарыла. Башта участок 5 елга бушлай файдалану өчен бирелә, 4 ел үткәннән соң, җиргә милек хокукын бушлай рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Документны урындагы власть органы, мисал өчен, муниципаль берәмлек хакимияте, кабул итә. Гадәттә, бу мәсьәлә белән торак пункты җитәкчесе кушуы буенча җир комитеты шөгыльләнә.

Министрлык әзерләгән закон проектында тагын бер яңалык бар. Бакча ширкәтлә­рендәге җир хуҗаларына, әгәр мөмкинлек булса, үз терри­торияләренә те­рәлеп торучы буш участоктан бер тапкыр өстәмә җир сатып алу мөмкин­леге тудырылачак. Шул ук вакытта, участокның мәйданы билгеләнгән нормативтан артмаска тиеш. “Дача амнистиясе” кертелгәннән соң, күпләр үз участокларының чик­ләрен билгели алмыйча, өстәмә рәвештә бушлай 10 процент җир мәй­даны “эләктерергә” өлгерә алмый калган иде. Бу яңалык аларның йөрәгенә май булып ятар. Кайберәүләр, документларын әзерләп, төрле алдак юллар белән үзләренең участокларына артыграк сутыйларны өстәде. Министрлык әзерләгән төзәт­мәләр кергәч, бу процедура законлы булачак.

“Дача амнистиясе” дигән­нән, аны сроксыз итәргә уйлыйлар. Шул ук вакытта, халык җирен, йортын документлаштырып өлгерсен өчен кадастр эшләре бәяләрен өч елга “туңдырып” торырга ниятлиләр. Шушындый закон проекты Русия Дәүләт думасына кертелде.

“Дача амнистиясе” 2015 елның 1 мартында тәмамла­ныр­га тиеш иде. Росреестр мәгъ­лүматларына караганда, амнистия игълан ителгәннән соң, 9,7 миллионнан артык кеше гади­ләш­терелгән тәртип­тә күчемсез милек объектына үз хокукын теркәгән. “Дача амнистиясе” совет заманында юридик яктан документлаштырылмыйча мәңге­леккә бирел­гән, шулай ук бернинди рөх­сәтсез алынган җир участокларын теркәү максатында 2006 елның сентяб­рендә игълан ителде. 2010 елда төгәллә­нергә тиеш иде, ләкин 12-15 процент дача участогы (2,5 миллион кеше) гына гади­ләш­терелгән теркәү үткәнлектән, тагын 5 елга озайтылды. Хәзер депутатлар “дача амнистиясен” бөтенләй сроксыз итәргә дигән тәкъдим кертте. Закон проекты авторлары фикеренчә, мондый тәртип кертелгәч, 20дән 40 миллионга кадәр кеше бу хокуктан файдалана алачак. Кадастр эшләренең артык кыйммәтлеге дә аяк чала, шуңа күрә җир һәм андагы биналарны теркәргә ашыгып бармыйлар. Кадастр эшләренә бәяләрне өч елга үзгәрешсез кал­дыру бу процессны җанлан­дырачак дигән фикердә тора депутатлар.

Бу өлкәдәге тагын бер яңа­лык ташландык җир участокларына кагыла. Шушы мәсьә­ләне хәл итү максатында закон проекты әзерләнгән. Дәүләт думасына кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләре өчен салымны 5 тапкыр арттыру турында закон проекты кертелде. Ә Икътисади үсеш министрлыгы тиешле дәрәҗәдә файдаланмаган өчен халыктан җир участокларын тартып алу турында Гражданлык һәм Җир кодексларына төзәтмәләр әзерләде. Монда сүз төзелеш өчен бирелеп, өч ел дәвамында бертөрле эш тә башкарылмаган участоклар, яки бирелү максатын бозып, башка төрле эшчәнлек алып барылган җирләр турында бара. Ил буенча ташландык җирләр турында анык мәгълүматлар юк. Шул ук вакытта, бу мәсьәлә шактый четерекле һәм катлаулы. Мисал өчен, шәхси торак төзү өчен җир алынган, ди, өч ел эчендә хуҗа кеше анда йортның нигезен генә корган. Бу очракта ул җирне максатлы файдаланамы, әллә юк­мы? Шундый сораулар бихисап.

Дәүләт думасы депутатлары, халык ихтыяҗларын искә алып, закон проектына төзәтмәләр кертер дип ышаныйк.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»