01.10.2013 - Икътисад

Экологик бизнесның киләчәге өметле

Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил каршындагы Иҗтимагый экспертлар советы утырышында республикада экологик бизнесны үстерү, каты көнкүреш калдыклары белән идарә итү өлкәсендә муниципалитет-шәхси партнерлыкның икътисади проблемалары тикшерелде. Башкортстанда экологик эшкуарлыкны үстерүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар биреләме? Бу бизнес нинди үсеш алган, аның киләчәге бармы? Шушы сорауларга Башкортстанның Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов җавап бирде.

— “Тирә-як мохитне саклау турында” Федераль законның 17нче мәддәсендә “Тирә-як мохитне саклауга юнәлтелгән малтабарлык эшчәнлегенә дәүләт ярдәме каралган”, диелә. Мондый төр коммерциягә нигезләнгән эшчәнлек төрләре Русиянең Экология буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган. Калдыкларны эшкәртү, экологик нәтиҗәле һәм энергияне янга калдыручы технологияләрне эшләү, табигатьне саклау объектларын проектлау һәм төзү, җир, су һәм башка табигать объектларын тергезү, экология белгечләрен укыту һәм квалификациясен күтәрү, инженер-экологик эзләнүләр, табигатьне саклау җиһазларын һәм приборларын җитештерү, экологик страховкалау, аудит һәм сертификатлаштыру, тирә-як мохитне саклау өлкәсендә программалар эшләү һәм кертү кебек эшчәнлекләрне мотлак лицензияләү таләбе кертелде. Вакыт үтү белән бизнесның бу юнәлешләренең кайберләренә лицензия кирәкми башлады. Әлеге вакытта “Росприроднадзор” производство һәм куллану калдыкларын зарарсызландыруны гына лицензияли, — ди Александр Калинович. — Соңгы елларда экологик туризм, экологик адвокатура, экологик чиста азык-төлек җитештерү кебек яңа кече бизнес юнәлешләре үсеш алды.

Әгәр Европада “яшел” бизнес базарның 3тән 10 проценка кадәр өлешен алып торса, Русиядә шушы юнәлештә эшчәнлек алып баручы малтабарлар 1 проценттан да артмый. Шулай да базарның бу сегменты акрынлап булса да эшчәнлеген киңәйтә бара. Әлбәттә, моңа илдә иҗтимагый фикернең активлашуы, федераль дәрәҗәдә экология сәясәтенә “җан өрү”, Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе, Европа союзы белән икътисади бәйләнешләрнең ныгуы булышлык итә.

Әлеге вакытта Башкортстанда да кече һәм урта предприятиеләрнең бары тик 1 проценты гына экоэшкуарлык белән шөгыльләнә. Экологик бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз. Чүпне аерым җыю мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәгән, тиешсез урынга чүп түгү очраклары еш теркәлә. Республикада көнкүреш калдыкларын эшкәртү белән 250 эшкуар шөгыльләнә, 200е экологик хезмәт күрсәтә, 12 кече һәм урта эшкуарлык субъекты экотуризм өлкәсендә хезмәт сала. 10 фирма һәм институт инженеринг белән шөгыльләнә, алар үз технологияләрен кертүгә зур көч сала. Чүп һәм терекөмешле лампалар җыя торган контейнерлер, сәнәгать калдыкларыннан юл люклары, чирәп һәм тротуар плитәләре, урман калдыкларыннан “евроутын” җитештерүче предприятиеләр эшли башлады. Табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендә коммерция нигезендә укыту эшчәнлегендә көндәшлек барлыкка килде. Коммерциягә нигезләнгән 10 укыту учреждениесе һәм үзәге эшли. 20 фирма экологик тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

Республикада калдыклар белән идарә итү үсеш алды, дияргә була. Кайбер район һәм шәһәрләрдә чүп-чарны аерым җыю оештырыла, Уфа, Күмертау, Октябрьский, Мәләвез, Благовещен шәһәрләрендә каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру комплекслары эшли. Каты көнкүреш калдыклары һәм сәнәгать калдыкларына идарә итүне камилләштерү максатында республика максатлы программасы эшләнде.

Акрынлап булса да Башкортстанда экологик эшкуарлык үсә. Шул ук вакытта, республикада су объектларына һәм җир участокларына экологик реабилитация, экологик мониторинг үткәрү белән шөгыльләнүче бер генә фирма да юк.

Экологик эшкуарлыкның киләчәге зур, дип әйтергә тулы нигез бар. Быел республикада тармакны үстерүгә юнәлтелгән берничә мөһим вакыйга — Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашлыгында экологик эшкуарларның II съезды, Дәүләт җыелышы-Корылтайда парламент тыңлаулары үтте. Безнең тарафтан әзерләнгән “Тирә-як мохитне саклауга юнәлтелгән эшкуарлык эшчәнлеге турында” дигән закон проекты республика Президенты һәм Хөкүмәтенең яклавын тапты. Экологик бизнеска ярдәм итү өчен грант фонды булдырырга, экоэшкуарлык буенча ведоствоара совет оештырырга карар ителде. Республикада “Экологик чиста район” конкурсы үткәрү дә халыкның яшәү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәр иде.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»