01.10.2013 - Икътисад

“Дуслык”та үскән егет

Хезмәт биографиясен Зөлфәт Кыргыз-Миякәдә урта мәктәп тәмамлаганнан соң урындагы “Дружба” колхозында шофер булып башлый.

Ике еллык армия хезмәтен үткәннән соң да туп-туры туган колхозына эшкә кайта егет. Әмма хуҗалык таркала башлагач, Уфага чыгып китәргә мәҗбүр була. Райондашы, Сатый авылы сылуы Зөһрә белән чәчләре-чәчкә бәйләнгәч, туган якта нигез корырга ниятлиләр. 2010 ел башында үзләренең гаилә бизнесын булдыралар. Мебель җыю цехыннан башланган эш арытаба киң колач ала. Чөнки икесе дә тырыш, тынгысыз җан. Бераздан “Дружба” хуҗалыгының буш бинасын сатып алып, ишек-тәрәзәләр эшләү цехы ачып җибәрәләр. Бүген инде Сәхаповның шәхси предприятиесе Кыргыз-Миякәнең уннан артык кешесен эшле һәм ашлы иткән.

— Бездә көндәшлек көчле. Шул ук ишек-тәрәзәләр кую белән генә дә унбишләп оешма шөгыльләнә. Эш күләмен киметмәү, халыкны даими хезмәт хакы белән тәэмин итүне төп бурыч итеп саныйм. Бүген 25-30 мең сум хезмәт хакы алалмаган ир-егеткә гаиләсен тәэмин итү авырга төшә. Шуңа күрә заман сулышын тоеп эшлибез. Заказчының иң югары таләбе дә  үтәлергә тиеш, җитешсезлеккә юл куелмый. Югыйсә, үзегез беләсез, начар хәбәр тиз тарала — маркаңны югалтканыңны сизми дә калачаксың! — дип малтабарлык үсешенә бәйле фикерләре белән уртаклаша Зөлфәт Зөфәр улы.

Гаилә бизнесы отышлы. Әйтик, акча мәсьәләләре тулысынча бу өлкә белән яхшы таныш хатыны кулында. Сәхаповлар бизнесының тагын бер отышлы ягы бар — төп офис Кыргыз-Миякәнең үзәгендә урнашкан, ә җитештерү цехлары, киресенчә, аулаграк урында. Өченчедән, Сәхаповлар бер генә эш төре белән чикләнми. Төп офиста заказлар кабул ителә, товар үрнәкләре залда бар. Хезмәткәрләре — һәркайсы алыштыргысыз оста. Таштан, тимердән чәчкәләр эшләүче оста куллы Илдар Чарухов янында Артур Әхмәтшин, Руслан Сәйфиев, Радик Дәминов, Ирек Әхмәтшин да сынатмый. Алар, яшь булуларына карамастан, үз эшләренең чын осталарына әверелгән, кулларына күз иярми. Һәр яңа эшне бик тиз өйрәнергә, үзләштерергә генә торалар. Менә шундый егетләре булганга, гомумән, яңа өйләрне мебель белән тулысынча җиһазлау максаты куя Сәхаповлар.

— Корпуслы мебель җыю цехы ачарга торабыз, чөнки кышкы айларда хакларга зур гына ташламалар ясавыбызга карамастан, ишек-тәрәзәләргә заказлар кими. Шуңа егетләрнең хезмәт хакы төшмәсен өчен кухняларга, йокы, компьютер бүлмәләренә заказчы размерлары буенча мебель ясап урнаштырачакбыз. Мондый эшләргә хәзер ихтыяҗ зур, — ди Зөлфәт, алдагы чорга планнар белән таныштырып.

Эшлим дигән кешегә җаен табарга була. Сәламәтлек, тырышлык кына булсын. Сәхәповлар гаиләсе моңа ачык мисал булып тора. Бишенчедә укучы кызлары Сабина белән балалар бакчасына йөрүче уллары Мурат та, һичшиксез, әти-әнисе үрнәгенә иярер.

— Балаларыбызның якты киләчәге өчен тырышкан көнебез инде! — ди Сәхаповлар бу уңайдан.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»