25.09.2013 - Икътисад

Үсешкә нәрсә комачаулый?

Ил киләчәге шушы сорауга никадәр тизрәк дөрес җавап табуга бәйле

Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев илдә эчке тулай продукт үсеше канәгатьләнерлек түгел, дип исәпли. Дәүләт думасында үткән “Хөкүмәт сәгате”ендә ул: “2008 елдагы  дөнья икътисади кризисыннан соңгы 5 елда мондый хәлгә беренче тапкыр тарыйбыз, дип уйлыйм”, — диде. Аның сүзләренә караганда, узган ел ахырында ук үсеш темплары акрыная башлаган. Агымдагы елның беренче яртысында исә Русиядә эчке тулай продукт бары тик 1,4 процентка үскән. Сәнәгать динамикасы — ноль, инвестицияләр җәлеп итүдә үсеш юк.

“Өченче һәм дүртенче кварталда хәл бераз яхшырыр, беренче  яртыеллык йомгаклары белән чагыштырганда нәтиҗә югарырак булыр, дип өметләнәбез. Ел ахырына эчке тулай продукт үсеше 1,8 процентка җитәр дип уйлыйм, — диде Алексей Улюкаев. — Икътисадны үстерү, стагнация (торгынлык) һәм рецессия (җитештерү төшүе һәм икътисади үсеш акрынаюы) килеп тумасын өчен анык чаралар комплексы әзерләнә”. Димәк, чебешләрне көз түгел, ә ел ахырында санаячакбыз.

Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-августында инвестицияләр җәлеп итү күләме 1,3 процентка төшкән. “Шулай да ел ахырына инвестицияләр күләме 2,5 процентка артачак, дип күзаллыйбыз. Экспорт күләме дә артырга тиеш”, — дип белдерде икътисади үсеш министры урынбасары Андрей Клепач.

Шул ук вакытта, Русия дөнья икътисадлары арасындагы көндәшлек рейтингында үз позициясен ныгыта. Зур алга сикереш турында сөйләргә әлегә иртәрәк. Русия  Шри-Ланка, Руанада һәм Черногорияне узып, бу рейтингта 67дән 64нче урынга күтәрелде. Бу хакта Бөтендөнья икътисади форумының көндәшлек турында отчетында хәбәр ителә. “Русия рейтингта үз позициясен макроикътисади факторлар исәбенә күтәрде, шул ук вакытта, финанс тармагының начар үсүе, товар базарында көндәшлекне чикләү, шулай ук Русия компанияләренең көн­дәшлек сәләте буенча позицияләр түбән булып кала”, диелә отчетта.

БРИКС илләре арасында бары тик Русия генә үз позициясен яхшырта алган. Швейцария, Сингапур һәм Финляндия беренче өч урынны билиләр. Бурунди, Гвинея һәм Чад рейтингның иң ахырында — 146-148нче урыннарда.

Көндәшлек дигәннән, күптән түгел ил Президенты Владимир Путинга: “Әлеге вакытта социаль дәүләт икътисад җәһәтеннән көндәшле була аламы, Европа модельле социаль дәүләтнең киләчәге бармы?” дигән сорау биргәннәр иде. “Барлык социаль бурычлардан баш тартып, дәүләтнең икътисади нәти­җәлелеге, аның көндәшлеге турында сүз алып барып булмый. Халык мәнфәгатен кайгырту, аны социаль яклау — дәүләтнең мөһим бурычы. Болардан баш тарту дәүләт институтының бетүенә китерәчәк. Проблема башка нәрсәдә. Кайбер Европа илләрендәге кризис моны ачык күрсәтте. Монда сүз нәтиҗәсезлек турында бара. Социаль сәясәт турында түгел, ә мөм­кинлеккә карап яшәү турында. Күп кенә Европа илләрендә эшләүгә караганда, эшләмәү күпкә отышлырак. Артта калган илләрдән күп кешеләр Европага социаль пособие өчен күчеп килә. Бу икъ­тисадка гына түгел, ә җәмгыятьнең әхлакый нигезенә куркыныч яный”, — диде Президент.

Украина Европа союзы белән килешү төзергә әзерләнә. 18 сентябрьдә Украина хөкүмәте документның проектын раслады. Аңа ноябрьдә Вильнюста үтәчәк “Көн­чыгыш партнерлыгы” саммитында кул куелыр, дип көтелә.

Соңгы вакытта Украина икътисады тотрыксыз булып кала. Әлбәттә, Русия үзенең ут күршесенең язмышына битараф кала алмый. Мәскәү Киевка 750 миллион доллар күләмендә кредит бирде. “Ул Украинаны икътисади кризистан коткарачак, — диде Русия Президенты советнигы Сергей Глазьев. — Украина Евросоюз белән килешүгә кул куйган очракта, Русия, Белоруссия һәм Казахстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре начараячак, түләү балансы төшәчәк. Без шушы рәвешле Украинаны дефолттан коткарабыз”.

Сергей Глазьевның сүзләренә караганда, бу кредит Русиянең төп кредитор булып торуы турында сөйли. Украинага икътисадын тотрыклыландыру өчен уңай түләү балансына ирешергә кирәк. Русия моны тәкъдим итә дә инде. “Украинада елына 5-7 миллиард доллар күләмендә “тотрыклы күпьеллык” сәүдә балансы дефициты сакланып килә. Украина бу дефицитны яңадан-яңа займнар белән баланслап килә. Ләкин займнар бетте. Европалылар Украина базарыннан китте, банклар аннан качты. Украинага Русия генә кредит бирә”, — диде ул.

Русия экспертлары фаразларына каршы Украина Хөкүмәте башлыгы Николай Азаров ил икътисадына бернинди дә дефолт янамый, без уйланылган финанс-акча сәясәте алып барабыз, милли валютаның тотрыклылыгы тәэмин ителгән, дип белдерде.

Русия Украинаның күршесе генә түгел, ә инвестиция чыганагы да, ул — төп сатып алу базары. Украина Русия, Белоруссия һәм Казахстан белән сәүдә союзына керсә, күпкә отачак, Евросоюз белән килешү төзесә, үзаллылыгын югалтуы ихтимал, ди белгечләр. Ул кемне сайлар? Украина җитәкчелеге ике яңа дустан бер иске дус яхшырак булуын истән чыгармасын иде...

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»