18.09.2013 - Икътисад

Русия: ВТОда бер ел

Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә августта бер ел тулды. Күп кенә экспертлар, ВТОга кергән очракта, ил икътисадының кайбер тармаклары тулысынча уңышсызлыкка очраячак, дип фаразлаган иде. Алар берсе дә расланмады, Русиядә икътисадның хәле тотрыклы дияргә мөмкин.

Федераль бюджетның яртысы диярлек чит илләр белән сәүдә исәбенә тулылана. Шуның өчен дөнья базарларында “уен кагыйдәләрен” урнаштыруда Русиянең дә катнашуы мөһим роль уйный. Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе авыл ху­җалыгы, җиңел сәнәгать һәм металлургия тармак­ларының торышында чагылыш тапты.

“Илнең авыл хуҗалыгы тармагы, аерым алганда, сөт җитештерү, ВТОга керүдән шактый зыян күрде, — ди Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко. — Кайбер категория сөт продуктларына пошлина күләме киметелде һәм аларны безнең илгә кертү артты. Ләкин кулланучылар арзан продукция белән тәэмин ителде дип булмый, чөнки товар белән тәэмин итүчеләр, без­нең ил базарының импортка бәйле булуын исәпкә алып, бәяләрне күтәрде. Русиядә сөт продукциясе җитештерү кимүе күзәтелә. Безнең исәп­ләүләр буенча, беренче яртыеллыкта ул 10-15 процент тәшкил итте”.

“Русиянең ВТОга керүе дуңгызчылыкта һәм кошчылыкта да чагылыш тапты, — ди Ит җитештерүчеләр ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин. — Дуңгыз итен импортлауга пошлиналар төшү һәм илдә бу төр ит җитештерү арту нәти­җәсендә күмәртәләп сату бәясе 25-30 процентка төште. Бу, үз чиратында, кош итенә бәя төшүгә китерде.

Модернизация үткәрмәгән югары үзкыйммәтле эре ком­панияләр базардан китеп, урыннарын көчле “уенчы­лар”га бирәләр. Бу – ВТОга керүнең уңай ягы”.

ВТОга керү илнең җиңел сәнәгать тармагына да, аерым алганда, кием-салым һәм аяк киеме базарына, уңай үзгә­реш­ләр китермәде. Русия Кием җитештерүчеләр берлеге президенты Светлана Беляева сүзләренә караганда, чит ил кием-салымына бәяләр төш­мәде, беренче яртыеллыкта әзер продукциягә күмәр­тәләп заказ бирү кимегән. “Товарларның бәясе үзгәрмә­де, хәзер базар арзан, түбән сыйфатлы товар белән тулды. Тагын шунысы да бар: бу продукцияне тәгаен кем җитеш­терүен дә  ачыклау авыр, шуңа “күләгәдәге импорт” кү­ләме арта. Чит илдән кертел­гән продукциянең яртысы диярлек “күләгә импорты”, – ди ул.

Европа союзының Русия металлургия продукциясенә квотаны бетерүенә карамастан, илнең бу төр продукция җитештерүчеләре җиңеллек сизмәде диярлек. Бу Русиянең ачык чикләр шартларында эшләргә начар әзерләнүе һәм илдә җитештерелгән продук­ция­нең тышкы һәм эчке базарда көндәшлеккә сәләтле булмавы турында сөйли, ди белгечләр.”Берләшкән металлургия компаниясе”ндә бел­де­рүләренчә, бердәм уен кагый­дәләре Русия һәм чит илләр компанияләре өчен бердәй мөмкинлекләр бирә дигән сүз түгел әле. Эчке базар чит илдән кертелгән продукциягә ачык, әмма шул ук вакытта, чит ил базарлары безнекеләр өчен ябык булып кала килә.

“Русал” компаниясе вәкил­ләре алюминий сәнәгатендә килеп туган җитди проблемаларга зарлана. Беренче яртыеллыкта Кытай демпингы (товарны базар бәя­сен­нән бик арзанга сату) нәти­җә­сендә Русиядә алюминий куллану 12 процентка (302 мең тонна) кимегән.

ВТОда әгъза булып тору­ның уңай яклары әлегә күрен­мәсә дә, Русиягә карата берен­че ризасызлык белде­рүчеләр бар. Европа союзы, АКШ, Кытай, Япония, Төркия һәм Украина яңа һәм куллануда булган автомобильләрне импортлаганда үтилләштерү җыемна­рына каршы протест белдер­деләр. Русия Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә департаменты җитәк­чесе Максим Медведков сүз­ләренә караганда, алдагы көннәрдә дәгъва белдерү­челәр саны артырга мөмкин.

Русиянең ВТОда бер ел әгъза булып тору чорында квалификацияле кадрлар җитеш­мәве дә ачыкланды. Халыкара оешмада үз мәнфә­гатьләрен якларлык белгеч­ләр, юрист һәм экспертлар җитми. Хәл ителмәгән тагын бер мәсьәлә бар: Русия Хөкүмәте илнең ВТОдагы даими вәкилен билгеләмәгән. Югыйсә, Русия Икътисади үсеш министрлыгы биш кандидатурадан торган исемлекне мартта ук әзерләгән булган.

– Русиянең ВТОга керүе­нең нәтиҗәсе тиз генә сизел­мәячәк, чөнки монда сүз, тәү чиратта, илдә җитештерелгән продукциянең көндәшлеген күтәрү турында бара. Моңа бик тиз генә ирешү мөмкин түгел, – ди Дәүләт думасының Икътисади сәясәт буенча комитеты әгъзасы Игорь Игошин.

“Русия эшкуарларының күпчелеге Русиянең ВТОда әгъза булып торуын үсешкә комачаулаучы тагын бер киртә буларак кабул итә. Шулай булуга карамастан, ил икътисады акрынлап булса да кирәкле юнәлештә хәрәкәт итә башлады, – дип әйтелә Лондон­ның Global Counsel компа­ниясенең “Русия ВТОда – бер ел үткәч” дигән докладында. – ВТОга керү нәтиҗәсендә Русия үз мәнфәгатьләрен нәтиҗәлерәк яклый алачак. 3-5 елдан Бө­тендөнья сәүдә оешмасына керүнең нәти­җәләре күренә башлаячак, ә 10 елдан Русия икътисады үзара хезмәттәш­лекнең уңай яклары тулысынча тоячак”.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»