03.09.2013 - Икътисад

Бездәгедән илдә эш кыен...

Беренче яртыеллыкта Башкортстан икътисады уртача Русия күрсәткечләре белән чагыштырганда күпкә нәтиҗәлерәк үсешкән

Түбәндә сүз “шпион”нар турында бармаса да, язмага бөек Тукаебызның “Китмибез” шигырен берникадәр үзгәртеп баш куюыбыз очраклы түгел. Эш шунда, узган атнада Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстанның беренче яртыеллыкта социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган Хөкүмәт утырышы үтте һәм, анда билгеләнүенчә, гомум Русия күрсәткечләре белән чагыштырганда, республикадагы эш нәтиҗәләре шактый дәрәҗәдә яхшырак булып кала.

Атап әйткәндә, Президент белде­рүен­чә, ил күләмендә хас булганча, бе­ренче яртыеллыкта республикада да икътисад үсеше темплары беркадәр акрынайса да, шушы чорда тулай төбәк продукты үсеше ике процентка арткан. Русиядә исә эчке тулай продукт үсеше 1,2 процент тәшкил итә.

Сәнәгать үсешендәге темплар да уртача Русия күрсәткечләрен берничә тапкыр узып киткән. Русиядә үсеш нибары 0,1 процент булса, Башкортстанда ул — 1,3 процент. Янә дә шул: Башкортстанда узган чорда төп капиталга инвестицияләр күләме 2,5 процентка артып, 90 миллиард сумга җитсә, Русия күләмендә алты айда үсешнең төп нигезе булган әлеге күрсәткеч 1,4 процентка төшкән.

Гомумән, утырышта билгеләнүенчә, республика икътисадына салынучы инвестицияләр күләме күзгә күренеп арта бара. Мәсәлән, бездә ул 2,8 тапкырга, ягъни 280 процентка арткан булса, илдә үсеш 32 процент белән чикләнә. Бу хакта шул да сөйли, икътисадка салынган инвестицияләр күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында өченче урын били. Шул ук вакытта, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, алга китеш сизелерлек тоемланса да, бу һич кенә дә безне канәгатьләндерергә тиеш түгел.

— Бу әле без теләгән саннар түгел, дөрес, күрсәткечләр күзгә күренеп яхшырды, — диде моңа бәйле Башкортстан Президенты.

Аерым игътибарны Рөстәм Хәмитов быелгы ел өчен иң авыр тармакларның берсе — авыл хуҗалыгындагы хәлгә дә юнәлтте. Баксаң, узган елда һәм быел июнь-июль айларында корылык булуга карамастан, тармакка дәүләт дәрәҗәсендә җитди игътибар юнәл­телүе нәтиҗәсендә бу өлкәдә дә хәлләр начар түгел. Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы производствосы индексы, узган елның шул чорына карата, 99,5 процент  тәшкил иткән. Моннан чыгып, Башкортстанда үткәрелүче аграр сәясәт табигать көйсезлекләренә каршы көрәштә дә тиешле нәтиҗә бирә башлады, дияргә тулы нигез бар.

Аеруча зур үсеш исә төзелеш тармагында күзәтелә. Алты айда 1 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелгән. Бу күрсәткеч узган елның шул чорына карата 18 процентка күбрәк. Русиядә исә бу тармакта үсеш 6,2 процент белән чикләнә. Башкортстан гомум һәм җан башына торак төзелеше күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округында икенче урынны били.

Үз чиратында Башкортстан Президенты әлеге күрсәткечне тагын яхшырту максаты куйды.

— Сүз дә юк, күрсәткечләр яхшы, әмма берничә ел элек тармакның нинди хәлдә булуын исәпкә алганда, тагын да нәтиҗәлерәк үсешкә ирешергә кирәк. Без моңа ирешә алабыз һәм шулай булачак та, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.

Уңышлар белән бергә республика җитәкчесе хәл итәсе мәсьәләләргә дә аерым тукталды. Мәсәлән, беренче яртыеллыкта илдә инфляция күләме 3,5 процент булса, бездә 3,6 процент дәрәҗәсенә җиткән. Туым күрсәткече дә кимегән. Беренче яртыеллыкта, узган елның шул чорына карата, 200 балага азрак туып, 700 кешегә күбрәк үлгән.

Башкортстан Президенты респуб­ликаның 2016 елга кадәр социаль-икътисади үсеше фаразы проектына  бәйле дә анык тәкъдимнәрен кертте.

— Безнең төп максат — респуб­ли­каның социаль йөкләмәләрен гарантияле үтәүгә һәм икътисади үсеш тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәл­телгән бюджет формалаштыру, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.

Шул ук вакытта ул әлеге мәсьә­ләләрне шактый катлаулы шартларда хәл итәргә туры киләчәген дә сызык өстенә алды.

— Быелгы бюджет 18 миллиард сумлык дефицит белән кабул ителде. Былтыр да шулай булды. Әлегә бу сан артмый, әмма елдан-ел хәл катлаулана бара, — диде Башкортстан Президенты.

Әлеге мәсьәләне хәл итүдә керемгә салым мөһим урын биләвен сызык өстенә алып, Рөстәм Хәмитов аерым игътибарны “Транснефть”нең ярдәмче кампанияләре акцияләре пакеты белән башкарылган эшкә юнәлтте.

— Республика карамагында булган “Транснефть”нең ярдәмче компания­ләренең миноритар акцияләр пакетларын сату буенча эш тәмамланды. Әлеге пакетлар моңа кадәр бернинди дә идарә карарлары кабул итү мөм­кинлеге бирми иде һәм шул рәвешле республика беркайчан да алар буенча дивидентлар алмады. Әлеге эштән исә 12,5 миллиард сум керем алдык. Моннан тыш, ел саен 500 миллион сум күләмендә хәйрия чараларын тормышка ашыруны күз уңында тотучы биш елга программа кабул ителде. Шулай итеп, әлеге пакетлар өчен республика 15 миллиард сум алачак. Һәм бу бик күп мәсьәләләрне хәл итүгә юл ача. Атап әйткәндә, бюджет өлкәсе хезмәт­кәр­лә­ренең эш хакын күтәрергә, социаль объектлар: балалар бакчалары, мәк­тәпләр, дәваханәләр, яңа торак комплекслары өчен тиешле инфраструктура төзү мөмкинлеге бирәчәк, — диде Башкортстан Президенты.

Ахырда Рөстәм Хәмитов һәр тармак җитәкчелеген “бюджет сәясәтен формалаштырганда мәсьәләгә җитди, игътибарлы һәм исәпчел килергә” чакырды. Чөнки, Президент билгеләвенчә, бюджет мөмкинлекләреннән сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану алда билгеләнгән максатларга ирешүнең мөһим шарты булып тора. Һәм моны һәр тармак, министрлык һәм ведомство җитәкчелеге җитди аңларга тиеш.

Аңлашылуынча, илебез бүген үзе­нең үсешендә шактый катлаулы чор ки­черә. Һәм шундый хәл-шартларда Башкортстан язмышының Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге төпле фикерле, эшлекле яңарыш ко­мандасы кулында булуы республика өчен зур файда. Һәрхәлдә Башкортстанда җәелдерелгән яңа дәүләт сәя­сәте алдагы чорда да шушы рәвешле нәтиҗәле дәвам иттерелсә, гомум дәүләт дәрәҗәсендә күзәтелгән бюджет накыслыгы мәсьәләсен дә илдә берен­челәрдән булып хәл итү мөмкин­легебез бар. Иң мөһиме, җаваплы чорда, җаваплы көндә ялгышмыйк, анык эш белән ныгытылган дөрес юнәлешне сайлыйк, хөрмәтле ватандашлар!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.

P.S. Сниму квартиру в Уфе на длительный срок


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»