24.08.2013 - Икътисад

Гарәп илләре дә кызыксыну белдерә

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Берләшкән Гарәп Әмирлек­ләреннән Invest AD компаниясенең генеральный директоры Назыйм Фәвваз Әл-Кудси белән очрашу үткәрде. Анда төрле өлкәләрдә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тикшерелде.

— Сез җитәкләгән фонд эшчәнлеген, нинди зур эшләр башкаруыгызны беләбез. Ресурслар җәлеп итү буенча эшне сезнең белән берлектә оештырырга телибез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Безне турыдан-туры инвестицияләр дә, төрле фондлар оештыру да кызыксындыра. Уртак эшчәнлекнең механизмнарын һәм төрләрен тикшерә алабыз. Сезнең фондның Русия саклык банкы белән хезмәттәшлек итүен беләм. Безнең дә Саклык банкы белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. Берлектәге эшнең берничә проектын тәкъдим итә алыр идек.

— Республикага килүебезгә, Русиядә булуыбызга бик шатмын. Хезмәттәшләребезнең һәм танышларыбызның күбесе нәкъ сезнең республикага барырга киңәш итте. Берлектә эшчәнлек җәелдерү өчен төрле юнәлешләрне карыйбыз, — дип ассызыклады Әл-Кудси әфәнде.

Журналистлар белән сөйләшүдә ул шулай ук сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре тикшерелүен әйтте.

— Республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең инфраструктурасы нәтиҗәле үсешүен, тупланган тәҗрибәне исәпкә алабыз. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тикшердек. Агросәнәгать өлкәсендә дә республиканың мөмкинлекләре зур. Биредә гамәлгә ашырылучы проектлар белән дә таныштык. Аларда үзебезнең катнашу мөмкинлеген тикшерәчәкбез. Республика җитәкчелегенең инвесторлар җәлеп итү теләге зур, кайбер проектларны гамәлгә ашыруга әзербез, — дип белдерде Invest AD компаниясе башлыгы.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»