21.08.2013 - Икътисад

Башкала яңарыш юлында

2012 ел йомгаклары буенча, Уфа шәһәрендә төп капиталга инвес­тицияләр күләме, 2011 елдагы белән чагыштырганда, 14,5 процентка (83 миллиардтан 94 миллиард сумга) арткан иде. Агымдагы елның беренче кварталында башкаланың эре һәм урта предприятиеләренә инвестицияләр күләме 13,8 миллиард сумга җитте. 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш — 24 процент. Күптән түгел үткән матбугат конферен­циясендә Уфа шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов шушы хакта белдерде. Аның сүзләренә караганда, быел башкала 100 миллиард сум үрен ышанычлы яулаячак, киләчәктә инвестицияләр күләме 105 миллиард сумга җитәчәк дип күзаллана.

Билгеле булуынча, 26 июньдә башкала Советы утырышында 2013-2018 елларга Уфаны инвестицион җәһәттән үстерү стратегиясе расланды. Русия Фәннәр академиясенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институты белән берлектә әзерләнгән әлеге төп программа документында башкаланы инвестицион җәһәттән үстерүнең максатлары һәм бурычлары билгеләнгән. Кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру башкаланың абруен күтәрергә тиеш. Башкаланың инвестицион стратегиясе апрель-июнь айларында актив тикшерелде. Документ кабул ителгән­нән соң да аны актуальләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итү дәвам итә. Муниципалитет, икътисади хәлне исәпкә алып, эшлекле даирәләр һәм галим­нәр­нең тәкъдимнәрен инвестиция стра­тегиясенә елына бер тапкыр кертергә планлаштыра. Бүген башкаланың шушы программа документы белән Уфаның инвестицион порталында (инвестуфа.рф, инвест-уфа.рф, invest.­ufacity.info) танышырга мөмкин.

Әйткәндәй, шәһәрнең бу порталы инвесторлар белән эшлекле бәйләнеш булдыру өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Уфа шәһәре хакимия­тенең инвестицион эшчәнлек өлкәсен­дәге төп электрон мәйданчыгы июньдә эшли башлады. Порталда башкаланың икътисади потенциалы һәм аның төп тармаклары, җир участоклары, арендага бирелүче мәйданнар турында мәгълүмат, законнар һәм башка норматив актлар урнаштырылган.

Уфада әле берничә эре инвестицион проект гамәлгә ашырыла. “Мать и дитя” перинаталь үзәге (3 миллиард сум), Онкология үзәге (1,7 миллиард сум), М. Гафури исемендәге паркта спорт комплексы (400 миллион сум) төзелешләренә шәхси инвестиция җәлеп ителде, шулай ук берничә шәхси бассейн төзелә. Тиздән “Планета” сәү­дә-күңел ачу үзәге файдалануга тапшырылачак, июньдә М. Гафури исе­мен­дәге ял паркында “Даско Гарден” ресторан комплексы, шушы көннәрдә 13нче шәһәр дәваханәсенең яңа поликлиникасы ачылды. “Башнефть-Новоил” филиалында ике комплекс төзелде.

Быел башкаланың Агыйдел аръягы территориясен үстерү буенча эре проект гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проектны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәкъдим итте. Июльдә Уфа шәһәре хакимияте карары белән әлеге территориядә инженерлык-транспорт инфраструктурасын үстерү концепциясе расланды. Агыйдел аръягын комплекслы үзләштерү шәһәрнең төзелеш тармагын, икътисадын, транспорт һәм телекоммуникация компания­ләрен үстерүгә этәргеч бирәчәк дип фаразлана.

Республика адреслы инвестицион программаларыннан (РАИП) дәүләт инвестицияләре күләме арта. Агымдагы елга план 2,1 миллиард тәшкил итсә, ел азагына кадәр 3 миллиард сумга кадәр арту фаразлана. 2011 елда РАИП тарафыннан 2 миллиард сум бүленгән иде.

Башкала финанс оешмалары белән дә хезмәттәшлекне киңәйтә. “Русия Саклык банкы”, “ВТБ” Банкы”, “Мәскәү Банк”, “Газпромбанк” һәм “Мәгариф” пенсия фонды белән 2012-15 елларда өстәмә инвестицияләр җәлеп итү буенча килешүләр төзелгән.

Һиндстанның автомобильләр җитештерүче “TATA Motors” компаниясе “Башкортстан троллейбус заводы” җәмгыяте базасында автобуслар эшләп чыгаруны оештыруны өйрәнә. Һиндстан автоконцерны “ТАТА” маркалы авто­мобильләр җитештерә. Шулай ук, “Jaguar” һәм “Land Rover” маркалары да бу концернныкы. 13 августта “TATA Motors” компаниясе вәкилләре заводта булды, Уфа предприятиесенең техник мөмкинлекләре белән танышты, автобуслар җитештерү турында сөйләшү­ләр алып барды.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»