20.08.2013 - Икътисад

Инвестиция форумы үтәчәк

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 22-23 ноябрьдә “Урал аръягы-2013” инвестиция форумы үткәрү турында боерыкка кул куйды. Чараның төп максаты — икътисади бәйләнешләрне үстерү һәм Урал аръягы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү.

Форумның оештыру комитетын Премьер-министр урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов җитәкли. 1 сентябрьгә кадәр республика Хөкүмәтенә форумны әзерләү һәм үткәрү чараларының концепцияләре һәм планы проектлары тапшырылырга тиеш.

Беренче “Урал аръягы” инвестиция форумы узган елның июнендә Сибайда үткән иде. Ул “Стратегия “25-20”: кораллар, ресурслар һәм гамәлгә ашыру ысуллары” девизы астында оештырылды. Форумда Башкортстан Хөкүмәте, район хакимиятләре белән инвесторлар арасында хезмәттәшлек турында 11 килешү төзелде, планлаштырылган инвестицияләр күләме — 7,6 миллиард сум. Бүген шушы проектлар кысаларында 830 миллион сум акча үзләштерелгән.

Галина Бахшиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»