14.08.2013 - Икътисад

Малтабарлар - инвалидларга

Бүген Русиядә 12,8 миллион инвалид исәпләнә. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, инвалидлар өчен квоталы 680 мең эш урыны бар. Эшкә сәләт­ле 2,57 миллион инвалидның 817,2  меңе генә хезмәт сала, 1,8 миллионы эшсез. Инвалидларның мәшгульлеге, башка категория гражданнар белән чагыштырганда, ике тапкыр түбәнрәк.

Инвалидны аның сәламәтлеге торышы һәм сәләтен исәпкә алып эшкә урнаштыру бик катлаулы процесс. Әлбәттә, инвалидлар физик кимчелекләре булмаган гражданнарга көндәш түгел. Илдә эре предприятиеләрнең кече һәм урта предприятиеләргә бүленүе күзәтелә. Нәтиҗәдә, инвалидлар өчен эш тәкъдим итүче предприятиеләр дә азая.

2 июльдә Президент Владимир Путин физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны социаль яклауны активлаштыру максатында 1995 елның 24 ноябрендә кабул ителгән “Русия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында законга кул куйды. Закон 21 июньдә Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителде, 26 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды. Аңа ярашлы рәвештә, Русия субъектлары дәүләт власте органнарының инвалидларны эшкә урнаштыруда эш урыннарын квоталауда вәкаләтләре арта. 35-100 кеше хезмәт салган предприятиедә инвалидлар өчен эш урыннары мотлак рәвештә булдырылырга тиеш. 35 кеше эшләгән предприятие — 1, ә 100 кеше хезмәт салган оешма  физик мөмкинлекләре чикле 3 кешене кабул итәргә тиеш. Якынча исәпләүләр буенча, өстәмә рәвештә 300 меңгә якын инвалид эш белән тәэмин ителәчәк.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»