14.08.2013 - Икътисад

“Кроношпан” - заманча предприятие

2011 елның 17 августында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Kronospan Holdings East Ltd (“Кроношпан”) компанияләр төркеме башлыгы Петер Кайндл республикада агач эшкәртү һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча предприятие төзү турында килешүгә кул куйдылар. Аңа ярашлы Башкортстанда, агачны тирәнтен эшкәртүче предприятие төзү күздә тотыла. Заводның беренче чиратын (ДСП җитештерү линиясен) киләсе елның өченче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу зур проектның беренче өлешен гамәлгә ашыруга 6 миллиард сум инвестиция салыначак.

“Кроношпан” компаниясе 1897 елда Австриядә гаилә предприятиесе буларак төзелә. Бүген ул — агачны тирәнтен эшкәртү буенча дөньядагы иң эре предприятие­ләрнең берсе. Биредә агач плитәләр һәм ламинат җитештерелә. Компания составына дөньяның 24 илендәге 28 агач эшкәртү предприятиесе керә. Шуларның дүр­тесе — Польшада, өчесе — Гер­маниядә, Англия, Словакия, Румыния, Венгрия, Австриядә берәр завод урнашкан. Бүгенге көндә биш яңа завод төзелә. Русиядә беренче “Кроношпан” предприятиесе 2002 елда Мәскәү өлкәсенең Егорьевск районында ачыла. Экспертлар билге­ләвенчә, биредә кулланылучы технология түбән сортлы агачны һәм җитештерү калдыкларын дөнья һәм ил базарында ихтыяҗ белән файдаланылучы заманча продукт — ламинат, ДСП, ОSВ һәм МДФ алу өчен эшкәртү мөмкин­леге бирә. Предприятие продукция­сенең сыйфаты дөнья нормаларына һәм таләп­ләренә җавап бирә, биредә табигать ресурсларына сакчыл мөнә­сәбәт булдырылган.

Дөньяда билгеле Австрия компа­ниясенең илнең 8 субъекты арасыннан Башкортстанны сайлавы очраклы түгел. Беренчедән, Башкортстан җитәкчелеге яңарышка йөз тотып эшли, төбәкнең инвестицион активлыкны арттыруга нигезләнгән дәүләт сәясәте өстенлекле юнәлеш булып тора, инвесторларга уңайлы шартлар тудырыла; икенчедән, республика Русиядә урман һәм табигать байлыкларына ия алга киткән төбәкләрнең берсе. Башкортстан территориясенең 44,1 процентын (6,3 миллион гектар) урманнар били. Урманнарда агач запасы 765 миллион кубометр, шул исәптән 534 миллион кубометр (70 процент) — каен, юкә, усак, 175 миллион кубометр (23 процент) — чыршы, нарат, ак чыршы, 56 миллион кубометр (7 процент) имән, карама, чаган тәшкил итә. Өлгергән һәм кисү вакыты узган агач запасы 410 миллион кубометрга җитә. Мондый агач запасы соңгы елларда 32,8 миллион кубометрга арткан. Башкортстанда төзелеш материалы итеп куллану мөмкин булмаган, түбән сыйфатлы агач күләме арту сәбәпле, республика Хөкүмә­тенең бу сорт агачларны тирәнтен эшкәр­түне оештырырга омтылуы һәрьяклы аклана һәм хуплана. Шул очракта гына түбән сыйфатлы агачтан файда алырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, өлгергән һәм кисү вакыты узган агачлардагы авырулар һәм корыткыч бөҗәкләр урман фондының экологик һәм санитар хәлен начарайта. Мисал өчен, агач черегәндә фенол һәм башка зарарлы химик матдәләр бүленеп чыга.

“Кроношпан” компаниясе нәкъ түбән сыйфатлы агач эшкәртүгә махсуслашкан. Башкортстанда завод төзелгәч, беренчедән, 600гә якын эш урыны булдырылачак, ДСП җитештерү линиясендә генә 250 кеше эшләячәк, гомумән алганда агач хәзерләү һәм ташу, мебель җитештерү, хезмәт­ләндерү өлкәләрендә 6 мең кеше эш белән тәэмин ителәчәк. Заводта, нигездә, урындагы халык эшләячәк. Әлбәттә, биредә алдынгы заман корылмаларын хезмәтләндерү өчен чит ил эшчеләрен дә җәлеп итү каралган, алар аерым инженерлык процессларына идарә итәчәк, ләкин мондый белгечләр саны барлык эшләүчеләр­нең 3 процентыннан да артмаячак. Икенчедән, өстәмә рәвештә 2,9 миллион кубометр өлгергән агач (аның 80 проценты — юкә, каен, усак) эшкәр­теләчәк. Өчен­чедән, районнарда агач хәзерләү белән бәйле яңа эш урыннары барлыкка киләчәк; дүртен­чедән, киселгән агач урынына ылыслы агачлар утыртылачак; бишен­чедән, түбән сыйфатлы агачка ихтыяҗ барлыкка килгән­лектән урман сәнәгате өлкә­сендә эшкуарлык үсеш алачак. Бел­гечләр исәплә­венчә, республика буенча шәхси эшкуарлар тарафыннан 800гә якын эш урыны булдырылачак. Алтынчыдан, проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы дәүләт унитар пред­приятиеләре үсеш алачак. Бүгенге көндә 25 шундый предприятие бар, аларда 1200 кеше хезмәт сала. Бу предприятиеләрнең финанс-икътисади хәле катлаулы. Төп сәбәп — түбән сыйфатлы агачка ихтыяҗ юк. “Кроношпан” компания­сенең чималга ихтыяҗын канәгать­ләндерү өчен дәүләт унитар предприятиеләре 1,3-1,5 миллион кубометр агач хәзер­ләячәк, димәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. 80-90нчы елларда Башкортстанда елына 5,7 миллион кубометр агач хәзерләнә иде, әле 2,6 миллион кубометр белән чикләнәбез. Түбән сыйфатлы агачка ихтыяҗ барлыкка килсә, елына 3 миллион кубометрга кадәр агач хәзерләргә мөмкин булачак, агач утырту күләме артачак, нәтиҗәдә урман фондының санитар-экологик торышы яхшырачак.  Җи­денчедән, агач хәзерләү күләме артканлыктан, агач ташу өчен муниципа­литетара һәм урман юллары төзе­ләчәк. Сигезенчедән, агач ташу өчен йөк автомобильләре кирәк булачак. Димәк, йөк ташу базары үсеш алачак.

Әлбәттә, инвестор өчен милеккә һәм керем салымына ташламалар каралган. Ләкин ул вакытлыча. Урындагы һәм федераль салымнар буенча ташламалар юк. Димәк,  пред­приятиенең салымнары урындагы авыл биләмәсе бюджетына күче­реләчәк. Бүгенге көндә Уфа райо­нының Кириллово авыл биләмәсе дотация исәбенә яши, агымдагы елда биредә бары тик 1,8 миллион сум салым һәм салым булмаган керем алу күзаллана. Завод төзелгәч, бары тик җир салымыннан гына да Кириллово авыл биләмәсе бюджетына 16 миллион сумнан артык акча керәчәк. Бу авыл биләмә­сенә юллар, күперләр, социаль объектлар төзергә һәм ремонтларга, территорияне төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк.

“Кроношпан” компаниясе производствоны урнаштыру өчен республикада 13 мәйданны карады һәм экология, икътисади, башка үзен­чәлекләрне исәпкә алып, заводны Уфа районының Кириллово авыл советы террито­риясендә төзергә карар итте. 2012 елның октябрендә авыл Советында ачык тыңлаулар үтте, анда җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләре расланды. Моңа кадәр Уфа районында үткән ачык тыңлауларда районны территориаль планлаштыру схемасы расланган иде. Агач эшкәртү һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча предприятие сәнәгать категориясенә караган җир мәйданында урнашачак.

— Ике очракта да гражданнар шушы территорияне сәнәгать объектларын урнаштыру зонасына кертү яклы булды, — диде Уфа районы хакимияте башлыгы Михаил Давыдов. — Шулай да кайбер кешеләр­нең каршы килүе нәтиҗәсендә инвесторлар 10 сентябрьдә “Кроношпан” пред­приятиесендә агач плитәләр җитеш­терүнең тирә-як мохиткә тәэсирен бәяләү буенча иҗтимагый тыңлаулар оештырырга карар итте.

Шакша бистәсе янындагы авылларда яшәүче халык­ның завод төзел­гәч, төбәктә экология начараячак, формальдегид фоны югары булачак, дип борчылуын аңларга була. Чөнки һәр производство эшчән­леге тирә-як мохиткә күпмедер дәрәҗәдә зыян сала. Уфа районында төзеләчәк производствода суның һәм һаваның сафлыгы даими тикшерелеп торачак, атмосферада формальдегид тупланышын контрольдә тоту өчен газ анализаторлары кулланылачак. Якындагы торак пунктында формальдегид концентрациясе тиешле күләмнән артык булмаячак, ди белгечләр. Нәрәсә соң ул формальдегид? Ул — көнкү­рештә киң таралу алган химик матдә. Мисал өчен, формальдегид кушылмаса, шампунь бер атнадан әчеп чыгар иде. Бу матдә агач һәм җимеш­ләрдә дә очрый.  Ул җилем, буяу, ДСП, фанера, мебель, тукымалар, линолеум, пластмасс эшләнмәләрендә бар. Яңа салынган агач йортта формальдегид фоны 1-10 ПДК булуы мөмкин. Аңа карап кына беркем дә яңа йортның берничә ел искергәнен көтеп тормый бит. Эссе җәйге көндә нарат урманында формальдегид фоны 8 тапкырга артык була икән.

“Кроношпан”  тирә-як мохитне саклау һәм экологик хәвефсезлекне тәэмин итү буенча Европа дәрә­җәсендәге заманча чаралар куллана. Шулай булмаганда “Кроношпан” үзенең заводларын экологик та­ләпләр югары дәрәҗәдә куелган Австрия, Бөек Британия, Германия, Польша, Люксембург, Чехия, Болгария, Словакия, Румыния, Хорватия, Венгрия, Латвия, Италия, Сербия, Испания, Украина, Беларусь Республикасы, Кытай һәм АКШта төзи алыр идеме? Юк, әлбәттә. Ул илләр җитәкчеләре моңа юл куймас, андагы халык плакатлар күтәреп чыгу белән генә чикләнмәс иде...

Шул ук вакытта...

9 августта республика һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, дәүләт һәм бәйсез җәмәгать оешмалары эколог-бел­геч­ләре, шулай ук Уфа районы вәкилләре Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә урнашкан “Кроношпан” предприятиесендә булды. 22 ке­ше­дән торган делегация агачны ти­рән­тен эшкәртү предприятиесе эшчәнлеге белән танышты.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»