13.08.2013 - Икътисад

“500 ферма” программасы гамәлдә

Башкортстанның тагын ике аграр предприятиесе — Мәләвез районының “Ашкадар” кооперативы һәм “Алексеевский” совхозы “500 ферма” программасында катнашачак. Бу хуҗалыкларны исәпкә алып, агымдагы елдан республиканың 40 хуҗалыгы программада катнашучы статусын алды.

Мәгълүм булуынча, “500 ферма” программасы әлеге вакытта 15 районда актив гамәлгә ашырыла. “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. Башкортстан Республикасында 2012-16 елларда 500 сөтчелек фермасын комплекслы модер­низацияләү” республика программасын гамәлгә ашыру былтыр яз башланган иде.

Программаны гамәлгә ашыруның беренче елында анда 67 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Шушы вакыт эчендә 70 сөтчелек фермасы сыйфатлы яңарыш кичерде.

Агымдагы елда яңа төзелешкә һәм фермаларны реконст­рукцияләүгә субсидия — бер баш мал өчен 35 мең, капиталь ремонт вакытында асрауга бер баш мал өчен 20 мең сумга кадәр артты.

Моннан тыш, саву залларын төзү-монтажлау өчен — 1,5 миллион сум, сөт блоклары өчен — 1 миллион сум, заманча саву заллары һәм саву системасы алу өчен 2,5 миллион сумга кадәр субсидияләү кертелде.

Галина Бахшиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»