10.08.2013 - Икътисад

“Кроношпан” заводында булдылар

Республика һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, дәүләт һәм бәйсез җәмәгать оешмалары эколог-белгечләре, шулай ук, Уфа районы халкы 9 августта Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә урнашкан “Кроношпан” предприятиесендә булды. Делегация составына 22 кеше керде.

Сәфәрнең төп максаты — агачны тирәнтен эшкәртү предприятиесе эшчәнлеге белән танышу. Мәгълүм булуынча, Уфа районында шундый предприятие төзү планлаштырыла.

Егорьевскийдагы  агач эшкәртүче завод — бүгенге көндә “Кроношпан” компаниясенең Русиядәге беренче предприятиесе.

— Сәфәр вакытында “Кроношпан” предприятиесе җитәкчелеге белән сөйләштек һәм завод белән таныштык. Башта бу сәфәр журналистлар өчен бер көнлек тур итеп планлаштырылган иде. Әмма арытаба эколог-белгечләрне һәм төзеләчәк предприятие янында урнашкан Шакша, Дорогино һәм Кириллово торак пунктларында яшәүчеләрне дә кертеп,  аның составы киңәйтелде, — диде Президент Хакимиятенең матбугат хезмәте хезмәткәре Павел Самойлин.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»