08.08.2013 - Икътисад

Фермер идарәче эзли

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча проект старт алуга әзер. Аның төп юнәлешләренең берсе — республика районнарының берсендә чит ил белгечләре катнашлыгында үрнәкле хуҗалык булдыру.

“РАО” кооперативы рәисе Рөстәм Зарипов белдерүенчә, Башкортстан районнарының берсендә Голландия фермеры Ханс Бэкс бөртекле культуралар үстерү буенча “ХБ фармс” җәмгыяте оештырган.

— Голландия фермеры инглиз, голланд телләрен белүче, аграр һәм юридик мәсьәләләр турында хәбәрдар, авыл хуҗалыгында эшли алучы белгеч юклыктан авырлыклар кичерә. Ул белгеч Голландиядәге “ТКS” компаниясе белән биредә эшләүче структура арасында бәйләүче звено булырга тиеш. Тәҗрибә чит илдә эшләү авыр булуын күрсәтте, — дип ассызыклады Рөстәм Зарипов.

Фермер хуҗалыгында Лондонда авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган белгеч уңышлы эшли. Тагын ике чит ил кешесе килүе көтелә.

— Җәмгыятьтә эшләр тулы көченә бара. Бу чит ил инвесторы һәм эшләүчесе бер үк кеше булган Русиядәге беренче сынау проекты. Әлегә кадәр илебездә мондый проектларның булганы юк иде, — дип ассызыклады Рөстәм Зарипов. — Безнең бурыч — шундый хуҗалык үрнәгендә аграрийларга авыл хуҗалыгы кооперациясендә эшләрне ничек һәм нинди технологияләр буенча алып бару зарурлыгын күрсәтү. Бу финанс схемасы безгә арытаба чит ил белгеч-инвесторларын җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. Әйтик, азык-төлек продуктларын эшкәртү һәм аларны арытаба саклау өлкәсендә. Ягъни, без Русиядә үзенең агробизнесын ачарга һәм аны Русиядәге партнерлар белән берлектә алып барырга теләүче инвесторларны җәлеп итә алабыз.

Голландия фермерының эше турында җентеклерәк мәгълүматны 8(347)246-03-41, 246-04-25 телефоннары аша яисә spok_rao@mail.ru электрон почтасына сорау белән мөрәҗәгать итеп алырга була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»