08.08.2013 - Икътисад

Биотехнологияләр куллану - көн таләбе

Президент Рөстәм Хәмитов республикада биотехнологияләрне авыл хуҗалыгында нәтиҗәле куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.  Республика җитәкчесе билгеләвенчә, терлекчелектә һәм игенчелектә биотехнология препаратларын куллану өстенлекле юнәлешкә әверелергә тиеш.

Быел республикада төбәк биотехнологияләр инжиниринг үзәге төзү өчен федераль бюджеттан 50 миллион сум бүленергә тиеш. Аерым төбәкләрдә авыл хуҗалыгында биопрепаратлар куллану киң үсешкән булса, Башкортстанда бу эш әлегә башланып кына тора. Дөрес,  бездә дә биотехнологияләр өлкәсендә эшләүче һәм мондый препаратлар җитештерүче предприятиеләр бар. Мәсәлән, “Агромастер”, “Башинком”, “Биомедхим”, “Экохимтех” һәм тагын берничә предприятие үсемлекләрне саклау, басуларны ашлау, терлекчелек тармагы өчен дару препаратлары җитештерә.  Президент аерым игътибарны хәл итәсе мәсьәләләргә юнәлтте.

— Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һаман да биотехнология продуктларын  җитәрлек күләмдә кулланмый. Ә яңа препаратлар кулланучысын тапмый икән, бу өлкә республикада нәтиҗәле үсешә алмаячак, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов. Президент бу җәһәттән биотехнология препаратларын кулланучылар өчен  льготалар, субсидияләр булдыру тәкъдиме белән чыкты, аларны җитештерүчеләргә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов республикада пластик, сироп һәм крахмал җитештерү белән берничә предприятие шөгыльләнүе турында әйтте.  Алар һәркайсы законлы эшчәнлек алып бара.  Киңәшмәдә бу предприятиеләр арасында гадел конкурентлык мохите булдыру мәсьәләсе күтәрелде.

Киңәшмәдә биопрепаратлар җитештерүче предприятие җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Мәсәлән, “Башинком” предприятиесе директоры Вячеслав Кузнецов 37 төр препарат җитештерүләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларны аеруча корылык елда басучылыкта кулланылучы препаратлар кызыксындырды.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»