21.02.2013 - Икътисад

Агач эшкәртү предприятиесе төзеләчәк

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән “Кроношпан Холдингс Ист Лимитед” компанияләр төркеме башлыгы Петер Кайндл төбәктә “Агач-йомычка һәм ламинат плитәләр җитештерү” өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышын тикшерде.

— Бүген инвестиция проектының җирләрне рәсмиләштерүгә, документлар әзерләүгә бәйле иң катлаулы стадиясен гамәлгә ашырабыз, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. — Без Хезмәттәшлек турында килешүгә нигезләнеп эшлибез һәм проектны гамәлгә ашыруга зур тырышлык салабыз. Яңа индустрия паркының инфраструктурасын булдыру максатында күләмле инвестицияләр салу планлаштырылган.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән агач эшкәртү предприятиесе төзү  буенча  гамәлгә ашырылучы планны җентекле тикшердек. Барлык эшләрнең дә вакытында башкарылуыннан канәгать калдык. Быел җәй объектны төзүгә керешәчәкбез, — диде Петер Кайндл.

Сергей Захаров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»