07.08.2013 - Икътисад

Инвестицияләрсез яңарыш юк

“Икътисади үсешкә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәреп, инвестиция һәм инновациягә нигезләнеп кенә ирешергә мөмкин”, дигән иде Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта үткән икътисади форумда. Башкортстан җитәкчелеге яңарышка йөз тотып эшли, төбәкнең инвестицион активлыгын арттыруга нигезләнгән дәүләт сәясәте өстенлекле юнәлеш булып тора, республика икътисадын үстерү җәһәтеннән байтак эшлекле чара күрелә.

Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән Инвестиция климатын яхшырту буенча иҗтимагый советның соңгы утырышларының бер­сен­дә Башкортстанны 2020 елга кадәр инвестицион җә­һәттән үстерү стратегиясе тикшерелде.

— Узган елда төп капиталга инвестицияләр күләме 233 миллиард сумга җитте. Якынча исәпләүләр буенча, бу, 2011 елдагы белән чагыштырганда, 8 процентка югарырак. Русия буенча бу күрсәткеч 6,6 процент тәшкил итә. Инвестиция­ләр күләме буенча республика илдә 15нче урыннан 12нчегә күтәрелде, — дип Рөстәм Хә­ми­тов яхшы үсеш динамикасы күзәтелүен билгеләде. — Узган елда чит илләрдән инвес­тицияләр җәлеп итү ике тапкыр (600 миллион долларга якын) артты. 2011 елдагы бе­лән чагыштырганда, бу 2 тапкыр күбрәк. Быел да бу юнә­лештә республика яхшы динамика күрсәтә. 12,5 миллиард долларлык 100 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Без инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырабыз.

Башкортстан — илдә башкарма власть органнарының уңайлы инвестицион мохит булдыру буенча эшчәнлек стандартын кертүдә 12  пилот төбәкнең берсе. Быел Русия Президенты шушы стандартны  илнең барлык төбәкләрендә дә кертергә боерык бирде. Бу юнәлештәге эшне Рөстәм Хәмитов уңай бәяли: “Безнең республикада бу җәһәттән эш элегрәк башланды һәм безгә лидерлыкны саклап калу мөһим. Документның положе­ние­ләрен гамәлгә ашыруның сыйфатын тәэмин итү белән беррәттән, “төбәкләрнең ин­вес­тицияләр ярышында” бу өлкәдә ирешкән уңышлары­бызны мөмкин кадәр ныграк кулланырга кирәк. Иң мөһиме — республика икътисадын ныгыту”, — диде ул.

Башкортстан үзен  инвестицион стратегия буенча да лидер итеп күрсәтте — республикада Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә Муниципаль стандарт эшләнде. Күптән түгел Томскидагы халыкара инновация форумында аның презентациясе үтте. Кайбер төбәкләр бу проектны үзләрендә кертә башлады да инде. Башкортстанны үстерү корпорациясе җитәкчесе Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, Башкортстан Президенты каршындагы Инвестиция климатны яхшырту буенча иҗтимагый советның ике еллык эшчәнлеге чорында Стратегик инициативалар агентлыгы  эшләгән Инвестицион эшчәнлек стандартының мотлак үтәлергә тиеш 15 пункт­ның өче гамәлгә ашырылган. Совет кабул иткән 22 карарның 20 проценты үтәлгән. Башкортстан Президенты фикеренчә, проектларның ки­мендә 80 процентын гамәлгә ашыру яхшы күрсәткеч була алыр иде.

Стандартны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек чикләрендә Башкортстанда 2020 елга кадәр республиканы инвестицион җәһәттән үстерү стратегиясе эшләнә. Документны Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгы һәм “Эксперт РА” белгечләре әзерли. Стратегия­гә ярашлы рәвештә, республикада тулай төбәк продук­тының уртача еллык үсеш темплары 107 процентка җитәргә тиеш. Тулай төбәк продукты структурасында инвестицияләр күләмен 27 процентка кадәр арттыру планлаштырыла. Үт­кән ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 23 процент иде. 2015 елга Башкортстан салым ба­засының үсеш темплары буен­ча Русиянең алдынгы биш тө­бәге исәбенә керәчәк, дип фаразлана. Әлегә республика 8-9нчы урыннарда. Моның өчен авыл ху­җалыгы өлкәсендәге җитеште­рүчәнлек нәтиҗәсе тулай төбәк продуктының 10 процентын тәшкил итәргә, авылда эшсезлек дәрәҗәсе 8 процентка кадәр кимергә тиеш.

Башкортстанда чит ил ин­вестицияләрен җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Мисал өчен, шушы көннәрдә Уфада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты җитәкчелеге Бөек Британиянең Global Project Capital консалтинг фирмасы башлыгы Кен Фултон белән очрашты. Чарада Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм банклар вәкилләре катнашты. Очрашуда GPC компа­ниясенең Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты карамагындагы кайбер инфраструктура объектларын (Агыйдел йөк портын үстерү, “Уфа” халыкара аэропортын модер­низацияләү, Һалле урамы кисешкән урында автомобиль тоннеле, шулай ук күперләр һәм тимер юл линияләре) төзүне финанслау тәкъдиме тикшерелде. Әлеге вакытта комитетның “инвестиция портфеле”ндә 2 миллиард евролык 6 проект бар. Кен Фултон әлеге проектларны гамәлгә ашыруда консалтинг фирмасының катнашырга теләге булуы турында белдерде. Очрашуда яклар ике арада меморандумга кул кую турында килеште.

Башкортстан Сәнәгать һәм инвестицион сәясәт министрлыгында Кытай Халык Респуб­ликасының “УТУН” инвестиция компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Анда республикада “Роторфлай” җәмгыяте эшләгән технологияләр буенча җиңел вертолетлар җитеште­рүне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Очрашуда әлеге министрлык, “УТУН” компаниясе һәм “Роторфлай” җәмгыяте арасында килешүгә кул куелды. Башкортстан исеменнән килешүгә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов кул куйды.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»