06.08.2013 - Икътисад

Власть һәм бизнес тыгыз бәйләнештә

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең башкаручы вице-президенты Виктор Черепов белән очрашты.

— Башкортстанда бизнес белән власть тыгыз бәйләнештә эшли, — дип билгеләде Виктор Черепов. — Республика Президенты белән очрашуда Башкортстан Хөкүмәте һәм Русиянең Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге арасында өч яклы килешүгә кул кую мәсьәләләрен тикшердек. Бу документ Русия Хөкүмәте белән Гомумрусия эш бирүчеләр берләшмәсе арасында Генераль килешүгә кул куюга әзерлек кысаларында эшләнә.

Очрашуда, шулай ук, эш бирүчеләр, профсоюзлар белән хезмәт коллективлары арасындагы, кадрлар әзерләү, салымнарга бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

— Безнең эшләр Президентның күз уңында, Хөкүмәт һәм Хакимият берләшмә белән тыгыз элемтәдә тора, — диде Виктор Черепов. — Безнең вәкилләр барлык консультатив органнар составына керә, Хөкүмәт утырышында катнаша. Фикер алышу бара, бизнес белән килешенгән карарлар кабул ителә. Шундый мисалларның берсе — федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә кабул ителүче закон актын бәяләү. Муниципаль дәрәҗәдә дә шундый закон актларын кабул итү бурычы куябыз.

Очрашуда шәхси эшкуарлар өчен салым ставкасын күтәрү мәсьәләсе дә тикшерелде.

— Без бу салымны гамәлдән чыгаруны тәкъдим итүчеләрнең берсе булдык. 2014 елның  гыйнварыннан барысы да элекке хәлгә кайтачак, — диде Виктор Черепов.

Розалия Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»