06.08.2013 - Икътисад

Инвестицияләр - яңарыш нигезе

Июльнең соңгы көнендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында Казахстанның Павлодар өлкәсе Акимы Ерлан Арын җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда ике төбәк арасында эшлекле бәйләнешләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде, бу өлкәдә өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан Президенты һәм Павлодар өлкәсе Акимы Протоколга кул куйды. Шулай ук Уфа шәһәре хакимияте һәм Павлодар шәһәре акиматы арасында да сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзелде.

Сөйләшүдә республика Президенты аерым игътибарны инвестицион эшчәнлекне активлаштыру мәсьәләсенә юнәлтте.

— Инвестицияләр җәлеп итү Казахстанда да, Русиядә дә һәр төбәк җитәкчесе эшчәнлегендә өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Без бу эшне системалы нигездә оештырдык: тиешле законнар кабул иттек, ташламалар булдырдык, инвесторлар өчен уңай шартлар тудырабыз. Һәм алар чыннан да ышаныч белдереп, безгә килә башлады. Бу эшчәнлекне без арытаба да үстерәчәкбез. Ул уңай нәтиҗәләр бирә — яңа эш урыннары барлыкка килә. Безгә бу өлкәдә берлектәге эшчәнлекне үстерү юлларын тикшерергә кирәк. Ихтимал, сез Башкортстан территориясендә филиаллар, өстәмә производстволар төзергә теләк белдерерсез. Безнең сәнәгать­челәрнең дә сезгә килүенә булышлык итәргә мөмкин. Бу өлкәдә безне ике яклы файдалы, нәтиҗәле хезмәттәшлек көтүенә ышанам, — диде очрашуда Рөстәм Хәмитов.

Президент билгеләвенчә, бүген республикада Казахстан капиталы катнашлыгында төзелгән 24 предприятие эшли. Янә килеп, Казахстан компания­ләренең өч филиалы һәм өч вәкиллеге бар. Башкортстан компанияләре дә Казахстан территориясендә хезмәт сала. Бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов очрашуда катнашучыларны ике яклы инвестиция­ләр агымын арттыру буенча колачлы эшчәнлек җәелдерергә чакырды.

Гомумән, һәр очрашуда, һәр чыгышында республика Президенты төбәк икътисадына инвестицияләр агымын арттыру мәсьәләсенә шушы рәвешле аерым игътибар юнәлтә. Бу җәһәттән инвестицион эшчәнлекне активлаштыру исәбенә яңарышка ирешү соңгы елларда республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә төп өстенлеккә әверелде. Иң мөһиме, әлеге эшчәнлек тиешле нәтиҗәләр бирә. Төбәк икътисадына салынучы инвестицияләр исәбенә яңа куәтле производстволар үсеп чыга, яңа эш урыннары булдырыла. Узган атнада Башкортстан Президентының Сибай шәһәренә эш сәфәре дә моны ачык күр­сәтте. Атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов “Сибайлеспром” җәмгыятендә булды. Ул Баймак районының 2нче Мо­кас авылында урнашкан. Монда агач кисү цехы һәм киптерү камерасы эшли. Шул рәвешле “Сибайлеспром” җәмгыяте агачтан төзелеш материаллары җитештерә.

Апрельдә биредә заманча агач эшкәртү комплексы төзү буенча эшләр башланган. Бүгенге көндә агачны тирәнтен эшкәртү цехында төзелеш-монтаж эшләре бара, казанлык төзелә. 600 кубик метр чимал киптерүгә исәпләнгән камера монтажлана. Яңа производство сафка кергәннән соң предприятиедә 89 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Үз чиратында агач эшкәртү производствосын яңа үсеш баскычына чыгару максатында 150 миллион сум күләмендә инвестицияләр салынган. Объект агымдагы елның ноябрендә файдалануга тапшырылачак. Ул тулы куәтенә эшкә кушылганнан соң предприятиедә еллык продукция җитештерү күләме 230 миллион сумга җитәчәк.

Асфальт-бетон катнашмалары өчен компонентлар җитештерүче “Технострат” җәмгыятендә дә тиздән произ­вод­ствоның икенче чираты файдалануга тапшырылачак. Былтыр һәм агымдагы ярты еллыкта биредә 18,5 миллион сумлык продукция җитештерелсә, 2015 елда яңа производство куәтләре сафка кергәннән соң әлеге күрсәткеч сизелерлек артырга тиеш. Шунысы мөһим, әлеге предприятие җитештергән юл төзелешендә файдаланучы минераль порошокны Башкортстанның тармак предприятиеләре генә түгел, Свердловск, Иркутск, Омск өлкәлә­реннән һәм Сахалиннан да күпләп сатып алалар. Ә предприятие продук­циясенә ихтыяҗ бар икән, димәк, аның үсеш перспективалары да гаять зур.

Бу көнне Президент Сибай карьерында да булды. Аның тирәнлеге — 500 метр. Карьерны эшкәртү вакытында аннан 110 миллион тонна бакыр рудасы чыгарылган. Быел соңгы 20 елда беренче тапкыр геологик разведкалау эше җәелдерелгән. Яңа мәйданнар белән бергә, гамәлдәге ятышларны тирәнтен тикшерү дә күздә тотыла. Разведкалау эшенә Учалы тау баектыру комбинаты 50 миллион сум күләмендә инвестицияләр юнәлткән дә инде. 2020 елга кадәр чорда исә компания бу максатта җәмгысы 867 миллион сум күләмендә инвестицияләр салырга ниятли. Белгечләр билгелә­венчә, Сибайда разведкаланган чимал запаслары тагын 15 елга җитәчәк. Яңа ятышларда ачылачак запаслар исә тармакны якынча 50 ел дәвамында эш белән тәэмин итәчәк. Күренүенчә, бу очракта да инвестицияләр салу тармак эшчәнлеген яңа үсеш баскычына чыгаруга, Сибай карьерын эшкәртү вакытын озайтуга хезмәт итә.

Азкатлы торак төзелеше өчен блоклар җитештерүгә махсуслашкан “Зауральский теплоблок” җәмгыяте дә инвестицияләр исәбенә төзелгән. Ул март аенда гына эш башлаган. Аның төзелешенә 4 миллион сум күләмендә инвестицияләр салынган. Биредә барлыгы алты кеше эшли. Предприятие әлегә тәүге адымнарын гына ясаса да, аны оештыручылар да, биредә эшләү­челәр дә якын чорда яңа производ­ство­ның колачлы үсеш алачагына зур өметләр баглый.

Югарыда без фәкать бер Сибай шәһәрендә һәм эш сәфәре барышында Президент булган объектларда тормышка ашырылучы инвестиция проектларына гына тукталдык. Әмма алардан чыгып кына да бу эшнең республикада чыннан да системалы нигездә алып барылуын ачык күзалларга мөмкин. Һәм инвестиция проектла­рының һәркайсы производство куәтлә­рен яңартуга, шул рәвешле гомум республика икътисадын яңа үсеш баскычына чыгаруга юнәлтелгән. Ә мондый проектлар республикада аз түгел. Берничә районда эре терлекчелек комплекслары төзелә. Алар тулы цикллы производствоны үз эченә алып, Русия базарын ит һәм сөт продукциясе белән тәэмин итүдә лаеклы өлеш кертергә тиеш. Сәнәгать тармагында да байтак колачлы инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Әйтик, шуларның берсе — “Полиэф” җәмгыятендә терефталь кислотасы һәм полиэтилентерефталат җитештерү производствосын яңа куәтләргә чыгарачак инвестиция проекты белән күптән түгел ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев танышты һәм бу өлкәдәге эшчәнлеккә югары бәя бирде. Гомумән, узган елда Башкортстан икътисадына инвестицияләр агымы ике тапкырга диярлек артып, 250 миллиард сумга җитүе бу юнәлештә республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтенең югары нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Шул ук вакытта һәр инвестиция проектына бәйле барлык мәсьәләләрне дә эзлекле өйрәнеп, анализлап, һәр як белән дә килешеп эш итү шарт. Юкса, республика җитәкчелеге изге ният белән башлаган эшләрнең дә, аерым дәүләт структураларының үз вазыйфа бурычларын тиешле һөнәри югарылыкта башкармавы нәтиҗәсендә, бөтенләй башка төс алып, баш бәла­сенә әверелүе бар. Әйтик, узган атнада “Коммерсантъ” гәзите Уфа районында Австриянең “Кроношпан” компаниясе тормышка ашырачак завод төзелешен туктатуны таләп итеп Князево, Дорогино һәм Кириллово авыллары кешеләренең урамга чыгуы турында язды. Анда яшәүчеләр “экологик яктан зарарлы производствоның әлеге авыллардан берничә йөз метрда гына урнашуына канәгатьсезлек белдерә”. Урамга чыгучылар инициатив төркемен­нән Павел Ксенофонтов белдерүенчә, “Уфа районы хакимияте төзелеш урынын халык белән килештермәгән, “Кроношпан” проекты мотлак җәмәгать тыңлаулары үтмәгән”. Дөрес, Хөкүмәт­тән белдерү­лә­ренчә, “төзелеш урынын урындагы халык белән килештерү мәҗбүри түгел икән, әмма гражданнар катгый каршы чыккач, бу процедураны үткәрергә туры киләчәк”.

Әлеге четерекле мәсьәлә кайсы якка хәл ителер — вакыт күрсәтер. Бер­ нәрсә бәхәссез: әгәр дә әлеге инвестиция проектын тормышка ашыруга бәйле барлык мәсьәләләр дә баштан ук тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп, моның өчен ныклы нигезле җирлек әзерләнсә, мондый хәл килеп чыкмас иде. Хәзер ни, бер яклап гражданнарның хокуклары чикләнә, икенче яклап инвестор алдында уңайсыз хәлдә калдык. Билгеле, мондый хәлгә юл куелуы республикада киң колач алган инвестицион эшчәнлек үсешенә дә кире йогынты ясый. Республика халкының да, Башкортстан икътисадына акча салырга теләүче инвесторларның да бу өлкәдәге эшчәнлеккә бәйле фикере үзгәрә.

Шулай да Уфа районында “Кроношпан” компаниясе” тормышка ашырачак инвестиция проектына бәйле мәсьәлә һәр як өчен дә уңай хәл ителер, уртак фикергә киленер һәм бу күңелсез очрак гомум эшкә аяк чала алмас, дип өметләник. Инвестицияләр исә, республикага, һичшиксез, кирәк. Чөнки алар яңарышның төп нигезе булып тора. Әлеге мөһим эштә республика җитәкчелегенә терәк була белик!

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»