28.05.2013 - Икътисад

Башкортстан сәнәгате үсеш юлында

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федерация җыелышының видеоселектор утырышында катнашты. Аны Русия Федераль җыелышы әгъзасы Евгений Бушмин алып барды. Константин Борисович Башкортстан сәнәгатен һәм аның конкурентлыкка сәләтен үстерү чаралары турындагы темага чыгыш ясады.

— Башкортстан сәнәгате үсеш юлында, биредә кырыктан артык төрле өлкәгә караган инвестицион проект җәелдерелгән. Бу башлангычлар киләчәктә утыз мең кешегә эш урыны булдырачак, — диде Константин Толкачев.

Утырышта билгеләнүенчә, башка төбәкләрдәгечә, республикада да  хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Мәсәлән, җиһазларның тузуы, фәнни-техник базаны һәм белемне тиешенчә файдаланмау, яңа тармакларны үзләштерүгә озак вакыт китүе, хезмәтнең түбән бәяләнелүе. Җитештерүне үстерү өчен күрелгән чараларга тукталганда, инвестицияләр җәлеп итүне, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр булдыруны, яңа төр предприятиеләр өчен мәйданчыклар төзүне, югары категорияле белгечләр әзерләүне, хокук базаларын камилләштерүне Константин Толкачев сызык өстенә алды.

— Бүген республикада 6 кластер төзелгән. Алар арасында авиация өлкәсенә караган башлангычлар мөһим роль уйный. 2-4 урынлы берничә самолет төзелде дә инде. Берничә өлкәне бәйләүче проектлар төзү, республикада җитештерелгән товарларны реализациягә кертү вакытында  ташламалар булдыру,  страховкалау буенча Федераль законнар кабул итү урынлы булачак, — диде ул чыгышында.

Видеоконференциядә билгеләнгән мөрәҗәгатьләр киләсе Федераль җыелыш утырышына тәкъдим ителәчәк.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»