25.05.2013 - Икътисад

Русиядәге иң зур предприятиеләрнең берсе - Уфада

Кичә “Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең Уфадагы филиалы “Башнефть — Новойл” компаниясендә күкерт кислотасын эшкәртү корылмасы файдалануга тапшырылды. Аны эшкә кушуда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, “Система” корпорациясенең Директорлар советы рәисе Владимир Евтушенков, “Башнефть” җәмгыяте җитәкчелеге катнашты.

Нефть эшкәртү комплексын модернизацияләү буенча зур проект өстендә эш 2010 елда башланган иде. Анда 20 подрядчы оешмадан 3 меңнән артык эшче катнашты. Төзелеш узган елның декабрендә төгәлләнде. Инвестицияләр күләме 8 миллиард сум тәшкил итә.

Бу корылма “Евро-5” таләпләренә җавап бирүче югары октанлы бензин җитештерү өчен кирәкле алкилбензин (алкилат) алу өчен тәгаенләнгән. Аның җитештерүчәнлеге — тәүлегенә 1200 тонна. Елына 450 мең тонна алкилат җитештереләчәк. Корылмада АКШның  STRATCO-DuРont компаниясе технологиясе кулланыла. Генераль подрядчы — “Востокнефтезаводмонтаж” җәмгыяте.

Корылмада күкерт кислотасы Даниянең “Хальдор Топсё” компаниясе технологиясе буенча эшкәртеләчәк. Кислота катализатор сыйфатында кулланыла. Нәтиҗәдә, экология хәвефе кимиячәк. Генераль подрядчы — “Нефтехимремонт” җәмгыяте.

Аркадий Дворкович Русиядә нәтиҗәлелек таләпләренә җавап бирүче зур предприятие ачылуын билгеләп үтте. Нибары 2,5 ел эчендә заманча технологияләр кулланылган производство төзелгән. Русия Хөкүмәте 4-5нче экологик класслы бензин җитештерү бурычы куйган иде, һәм менә без нефтьнең тирәнтен эшкәртелүен күрәбез, дип билгеләде вице-премьер.

Башкортстан Президенты бу вакыйганың ил һәм төбәк икътисады өчен мөһимлеген ассызыклады, “Башнефть” компаниясенең республика икътисадының флагманы булуын билгеләп үтте. Республика башлыгы мондый корылмаларның Башкортстанда даими ачылып торачагына ышаныч белдерде.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»