25.05.2013 - Икътисад

“Зур химия” форумы яңа мөмкинлекләр ача

Республикада үткән “Зур химия” форумы кысаларында нефть химиясе комплексының берничә предприятиесе тарафыннан аз тонналы химия кластеры булдыру турында килешү төзелде.

— Алар — аз тонналы нефть химиясе продукциясен җитештерүче предприятиеләр. Башкортстанны да, предприятиеләрне дә берләшү системасы кызыксындыра иде. Хөкүмәт әлеге өлкәгә кагылышлы проблемаларны аңларга тели. Аны яңа продукция җитештерү өчен нәрсәләрнең кирәк булуы, аларның нинди авырлыклар кичерүе кызыксындыра, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов.

Төбәктә җитештерелүче продукциянең урындагы предприятиеләр тарафыннан үзләштерелүе мөһим. Бу продукция начар сыйфатлы булган очракта да аны үзебезнекеләр сатып алырга тиеш дигәнне аңлатмый. Продукция көндәшлеккә нигезләнеп эшләнергә тиеш, дип ассызыклады Премьер-министр урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта күпчелек предприятиеләр элекке системага таянып эш итә — чит ил продукциясен сатып ала яисә булдырылган бәйләнешләр аша башка төбәк продукциясен файдалана, ә шундый ук сыйфатлы һәм арзан хаклы Башкортстан продукциясенә ихтыяҗ юк.

— Килешү җитештерүне арттыру һәм продукцияне, иң беренче чиратта, республика базарында алга этәрү максатында Хөкүмәт һәм аз тонналы продукция җитештерүче предприятиеләр көчен берләштерүгә юнәлтелгән, — диде Дмитрий Шаронов.

* * *

Кичә Конгресс-холлда III халыкара “Зур химия” форумы эшен дәвам итте.

Стратегик, фәнни-сәнәгати һәм фәнни-технологик секцияләр утырышларында сәнәгать калдыкларын үтилләштерү һәм эшкәртү, нефть химиясе өчен технологияләр мәсьәләләре тикшерелде.

Анда катнашучылар аз тонналы химиядә экология ысуллары, Идел буе федераль округында нефть химиясе тармагы предприя­тиеләре өчен сәнәгать газы аутсорсингының өстенлекләре турында сөйләде, икътисади зыянны бетерү мәсьәләләрен тикшерде.

Халыкара форумга “түгәрәк өстәл” утырышында йомгак ясалды. “Зур химия” хәйрия концерты белән төгәлләнде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»