24.05.2013 - Икътисад

Русиянең нефть һәм газ үзәге булырга тиешбез!

Кичә Уфада “Зур химия” III халыкара форумы ачылды. Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан һәм Татарстан президентлары Рөстәм Хәмитов һәм Рөстәм Миңнеханов, Русиянең һәм чит илләрнең нефть-газ-химия тармагы белгечләре, галимнәр катнашты. Ике көн дәвамында барачак чарада илдә һәм Идел буе федераль округында нефть-газ-химия өлкәсендәге проблемалар һәм тармакны үстерү буенча программалар тикшереләчәк, тәгаен тәкъдимнәр  әзерләнәчәк.

Башкортстан башкаласын­да үткән зур форумда илдә нефть-газ химиясен үстерү стратегиясе — төп тема була­рак билгеләнде.

— “Зур химия” форумы Уфада өченче тапкыр үткәрелә. Аның эшендә Русия һәм чит илләр эшлекле даирәләре катнаша. Форумның әһәмияте, мәртәбәсе елдан-ел күтәрелә. Тармактагы көнүзәк мәсьәлә­ләрне тикшерүдә галимнәр, белгечләр белән бергә министрлык, ведомстволар һәм төбәк башлыклары катнашу да шул хакта сөйли, — диде форум делегатларын сәламләп Михаил Бабич. — Илдә нефть һәм газ комплексын үстерүдә Идел буе федераль  округы мөһим роль уйный. Русиядә табылган барлык “кара алтын”ның 20 проценты округ өлешенә туры килә. Нефть сәнәгатен үстерүдә Башкортстан, Татарстан, Ырынбур өлкәсе нәтиҗәле эш алып бара.

Михаил Викторович, шулай ук, округта нефть һәм газ сәнәгате тармагында 77 предприятие, аларда 400 мең  чамасы кеше эшләвен ассызыклады.  Федераль округта 13 зур нефть эшкәртү заводы бар.

Русиядә 2030 елга кадәр нефть-газ химиясе тармагын үстерү программасына ярашлы, илебез 20 елда  нефть химиясе продукциясен читтән сатып алуны кискен киметергә тиеш. Аерым чыганаклар мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта ихтыяҗның яртысына якыны импорт исәбенә канәгатьләндерелә. Русия Энергетика министрлыгы әзерләгән программаны тормышка ашыру кысаларында, якын киләчәктә алты эре нефть-газ химиясе комплексын оештыру күз уңында тотыла. Алар чимал табудан алып, әзер продукция җитештерүгә кадәр барлык эшләр циклын башкарачак. Идел буе төбәгендә иң эре кластер булачак. Берничә ел элек Башкортстанда һәм Татарстанда ике төбәкнең нефть-химия кластеры оештырылу зур программаны тормышка ашыруда ышанычлы алшартлар тудыра.

— Зур проектны тормышка ашыру күләмле бурычлар куя, — дип билгеләде Михаил Бабич. — Шул ук вакытта нефть һәм газ сәнәгате комплексы корылмаларының тузуын да атарга кирәк. Башкортстанның химия сәнәгатен модернизация­ләү байтак чыгымнар таләп итә. Әлеге тармакның үсеш дәрәҗәсе алга киткән илләрдә тулай төбәк продукты үсешен­нән югары  булса, Русиядә 2030 елга кадәр үсеш перспективасын билгеләүче программада алай түгел. Мин әлеге документ яңача анализланып, аңа төзәтмәләр кертелер дип ышанам.

Форумда катнашучыларны Михаил Бабич Русиядә нефть-газ химиясе сәнәгатен үстерү буенча бурычлар белән таныштырды.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  республикада нефть-газ химиясе тармагын үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән стратегия, яңа алымнар турында җиткерде.

— Узган елгы форумнар эзсез үтмәде. Без “Газпромнефтехим Салават” предприятиесе базасында Бөтенру­сия газ һәм нефть үзәге булдыру эшенә тотындык, — диде Рөстәм Зәки улы. — Полимер эшләүче предприя­тие­ләрне файдаланып, торак-коммуналь хуҗалыкны модер­ни­зацияләү программасы тормышка ашырыла. “Полиэф” җәмгыяте белән аның базасында индустриаль парк ачу турында килешү төзелде. Без, шулай ук, Башкортстан, Татар­стан һәм Ямал-Ненец автономияле округларының Идел буе төбәгендә чимал бирү юнә­лешендә берләшүен бик зур вакыйга буларак кабул итәбез.

Рөстәм Зәки улы, Русиядә, Идел буе федераль округында нефть-газ химиясе тармагын үстерү проблемаларының җитди булуын билгеләде һәм мәсьәләләрне уртага салып тикшерерлек “мәйданчык” кирәклеген белдерде. Президент фикеренчә, әлеге структура федераль округта гына түгел, илдә шушы тармак проблемалары белән шөгыльлә­нергә тиеш. Әгәр бу җавап­лылыкны Русиянең Энергетика министрлыгы үз өстенә алса, тагын да яхшырак булыр иде.

— Узган елгы форумда углеводород чималын тирәнтен­рәк эшкәртү мәсьәләсе буенча фикер алышкан идек. Әмма һаман да экспортка чимал озатабыз. Узган елда, мәсәлән, җитештерелгән чималның 60 проценты читкә киткән, нефть­нең — 46,5, газның 30 проценты экспортланган. Ил чимал белән тулысынча тәэмин ителүгә карамастан, дөньяда җитештерелгән нефть-газ продукциясенең 2 проценты гына Русиягә туры килә. Башкортстан илдә нефть табу буенча — 5, аны тирәнтен эш­кәртүдә беренче урында тора. Әмма нефть-газ чималын эшкәртү буенча эш мактаныр­лык түгел. Пластмасс әйберләр җитештерү буенча — 12, резина изделиеләр производствосында 16нчы урындабыз. 2020 елга кадәр Башкортстан икътисадын үстерү стратегия­сендә без чималны тирәнтенрәк эшкәртү бурычын куябыз. Без­нең максат — җиңел эшкәр­телүче чимал күләмен 50 процентка җиткерү, этилен җитештерүнең суммар куәтен 6 тапкырга үстерү, — диде Рөстәм Хәмитов.

Президент, шулай ук, республикада нефть химиясе тармагын үстерү программасы белән таныштырды, үз фикер­ләре белән уртаклашты.

Форумда, шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Пленар утырышта нефть-газ химиясе тармагы комплексы җитәкчеләре, галимнәр дә көн тәртибенә чыгарылган мәсьә­ләләр буенча үз фикерләрен җиткерде.

Олег Төхвәтуллин.

* * *

Көннең икенче яртысында “Зур химия ” III халыкара форумы кысаларында Идел буе федераль округында нефть һәм газ химиясе тармагын үстерү мәсьәләләре  буенча киңәшмә үтте. Анда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка  җитәкчеләр, белгечләр, галимнәр катнашты. Киңәшмәдә төбәкләрдә нефть һәм газ химиясе тармагына идарә итү системасын камилләштерү,  матди-техник базаны ныгыту, белгечләр белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

— Тармак үсешендә хәл ителәсе мәсьәләләр байтак. Һәрьяклы киңәш­ләшеп эш иткәндә генә көтелгән нәтиҗәгә ирешә алачакбыз. Бу җәһәттән дәүләт органнары белән  предприятиеләр килешеп эшләргә тиеш. Мондый форумның оештырылуы үзе үк бу өлкәнең үсеш юлында булуын күрсәтә. Киләчәктә дә фикер алышулар дәвам итәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Утырышта катнашучылар әлеге тармак үсешенә аяк чалучы мәсьәләләргә тукталды һәм аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертте. 

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»