22.05.2013 - Икътисад

Германия Башкортстанны “Камауга ала”

Башкортстанга  Германия Федератив Республикасы делегациясе килде. 20 майда Германиянең Баден-Вюртемберг җиренең Карлсруэ шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Вольфганг Гренке белән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов очрашты. Очрашуда ике арада  хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре турында сүз барды.

— Башкортстан икътисади үсеш юлында. Сәнәгать тармагы, нефть, газ чыгару буенча алдынгы урыннарны билибез. Шулай ук медицина өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалыкта да уңышлы эшлибез. Бу республикадагы яшәү сыйфатында  уңай чагылыш таба.

Башкортстан бай табигате белән туристларны  күпләп җәлеп итә. Безнең минераль сулар чит  төбәкләрдә дә яхшы билгеле. Әмма табигый байлыкларны тиешенчә кулланмыйбыз әле. Шуңа да республикада күпләп шифаханәләр, дәваханәләр төзү зарур,  халыкның гомерен озайтуга хезмәт итүче  чаралар күрергә кирәк. 

Гомумән, Германия белән Башкортстан арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре байтак, дип исәплим. Сәнәгатьтә дә, туризм өлкәсендә дә фәнни-техник эшчәнлектә дә ике як өчен дә кызыклы юнәлешләр байтак.

Бу җәһәттән, әлеге очрашу аларны нәтиҗәле тормышка ашыруга хезмәт итсен, — диде Рөстәм Хәмитов.

Вольфганг Гренке да чыгышында Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүләре турында белдерде.

— Баден-Вюртемберг шәһәре технология өлкәсендә иң үсешкән төбәкләрнең берсе, сәүдә-сәнәгать эшчәнлегендәге уңышларыбыз күпләргә билгеле. Без бик күп илләр белән уңышлы хезмәттәшлек алып барабыз. Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерү  — безнең эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш, — диде ул.

Атап әйткәндә, очрашуда Германия  делегациясе туризм, мәгариф, кадрлар әзерләү, машиналар төзү, медицина өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча  тәкъдимнәрен җиткерде.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»